16+

«Робот-хирург быел йөз операция ясаячак»

4 февраль - Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне.

«Робот-хирург быел йөз операция ясаячак»

4 февраль - Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне.

Ел саен 4 февральдә Россиядә һәм башка илләрдә хәзерге заманның иң җитди авыруларының берсе булган Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аның максаты-җәмгыятънең игътибарын онкология авырулары проблемасына җәлеп итү, профилактиканың, даими тикшерүләрнең һәм иртә дәвалауның мөһимлеген искәртү. 2025 елда әлеге дата сишәмбегә туры килә.

– Әлеге көн 2005 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ярдәмендә Халыкара онкология авыруларына каршы көрәш берлеге (Халыкара яман шешкә каршы берлек) тарафыннан гамәлгә куела. Аның максаты – профилактика һәм дәвалау ысуллары, яман шешне иртә ачыклау, мифлар һәм ялгыш фикерләр белән көрәш, шулай ук авыру нәтиҗәләре турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат җиткерү. – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нагуманов.
Picture background

Яман шеш-ул организмның теләсә кайсы өлешенә зыян китерергә, күрше тукымаларга үтеп керергә һәм организм буйлап таралырга сәләтле аномаль күзәнәкләрнең контрольсез үсүе һәм бүленүе белән характерлана торган йөздән артык онкологик авыру.

Нормада күзәнәкләр үсә һәм биологик механизмнар ярдәмендә яңартыла. Әмма яман шеш вакытында бу процесста өзеклек барлыкка килә. Авыруның үсеше берничә этаптан тора. Барысы да күзәнәк ДНКсында мутацияләрдән, контрольсез үсешкә китерә торган генетик үзгәрешләр тупланудан башлана. Аннан соң шеш хасил була, аның күрше тукымаларны зарарлый.

– Узган ел Татарстанда беренче тапкыр 19,4 мең кешедә яман шеш тапканнар, бу узган ел белән чагыштырганда 7,2 процентка күбрәк, – ди Эдуард Вильданович. –  Авырулар структурасында Татарстан өчен гадәттәгечә юан эчәкнең яман шеше – 13,9 процент, тире меланомасы – 13,4 процент, сөт бизе – 11,7 процент, хатын – кыз җенес органнары – 9,2 процент, үпкә – 9 процент, простата бизе – 7,9 процент лидерлык итә.

Ә менә ашказаны онкологиясе буенча күрсәткечләр кимегән икән, гомуми структурада ул – 5,4 процент алып тора.

Куанычлы яңалыклар да юк түгел. Республика клиник онкодиспансерында эшләүче робот-хирург быел йөз операция ясаячак икән.

– Республика табиблары кергән дүрт бригада әзерләнде, якын арада алар Боткино хастаханәсендә укулар узып сертификатлар алачак. Бу эшкә ныклап тотынырбыз дип ышанам. Операцияләр кыйммәт, бер операциянең бәясе 380 мең тирәсе, чыгым материаллары да арзан түгел, әмма хөкүмәт мөмкинлек тапты һәм безгә югары технологияле медицина ярдәме буенча өстәмә йөз квота бүлеп бирде. Хәзер безнең бурыч быел йөз операция ясау, - Республика клиник-онкология диспансеры (РКОД) баш табибы Илгиз Һидиятов.

Простата бизенең шешен алу буенча ике операция узган инде – беренчесе 20 декабрьдә, ә икенчесе 22 гыйнвар көнне үткәрелгән. Илгиз Һидиятов ассызыклаганча, робот-хирург операцияләрне минималь травматик (күп яра калдырмыйча) һәм югары төгәллек белән үткәрә. Алга таба планнар буенча эчәклек яман шешен алу буенча операция ясый башларга исәплиләр.

Казанга тагын бер онкология поликлиникасы кирәк. Илгиз Һидиятов сүзләренчә, хәзер поликлиника җитди йөкләнеш белән эшли - ул сменага 300 кеше кабул итүгә исәпләнгән, ә факт буенча 1 мең кеше кабул итә. Моның өчен учреждение ике сменада, шулай ук шимбә көннәрендә эшли.

– Яңа поликлиника кирәклеген Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге, республика җитәкчелеге дә яхшы аңлый. Без бу юнәлештә эшлибез, - диде Һидиятов. Ул бу планны якын киләчәктә гамәлгә ашырып булыр дигән өмет булуын әйтте.

Фото: oncort.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading