Спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән вакыт җитте
Яз – бөтен әйләнә-тирә дөнья һәм табигать уяна торган вакыт. Җылы кояшлы көннәр исә саф һавада активлыкка рухландыра. Көннең озынаюы һәм уртача һава температурасы урнашуы спорт белән шөгыльләнү өчен идеаль шартлар тудыра. Шул ук вакытта физик йөкләнешләр белән бәйле күп кенә ялгыш фикерләр яши. Казан федераль университетының физик тәрбия һәм спорт гомумуниверситет кафедрасы мөдире Наталия Таһирова КФУның “Фәнни вердикт” проекты кысаларында дөреслекне табарга ярдәм итә.
Әгәр күнегүләрдән соң берни дә авыртмаса – ул нәтиҗәле булмаган. Белгеч сүзләренчә, бу бөтенләй алай түгел. - Мускулларның физик йөкләнешкә җавабы алай тиз генә булмаска мөмкин. Кайвакыт авырту күнегүләрдән соң икенче, өченче көнне барлыкка килә. Монда барысы да индивидуаль, - дип билгеләп үтә Таһирова.
Аның сүзләренчә, әгәр күнегүләрдән соң сез үзегезне яхшы хис итәсез икән, бик яхшы, бу физик йөкләнештән нәтиҗә алмаган дигән сүз түгел. Физик активлыктан башка форманы ике атна эчендә югалтырга мөмкин.
Кафедра мөдире бу фикер белән килешә. Кеше спорт белән никадәр активрак шөгыльләнсә, тиешле йөкләнешсез формасын шулкадәр тизрәк югалтачагын әйтә ул. Әйтик, ун еллык стажы булган спортчы ике атна эчендә формасын югалтырга мөмкин, дип раслый белгеч. Бу очракта резинка белән охшашлык бар. Без аны тартабыз, ә аннары җибәрәбез икән, ул бик тиз кире үз формасын ала.
Тир – күнекмәләрне яхшы ясау күрсәткече. Күпләр физик активлык вакытында тир никадәр күбрәк булса, тәндә май шулкадәр күбрәк яна дип ышана. Чынлыкта, тирләү спорт белән шөгыльләнү вакытында сарыф ителергә мөмкин булган калорияләр күләменә сизелерлек йогынты ясамый. - Бу бик индивидуаль аспект. Кемнеңдер тир бүленүе физиологик үзенчәлекләре аркасында көчлерәк, ә кемнеңдер тир бөтенләй диярлек бүленми. Моннан тыш, тирләү физик йөкләнеш төренә дә бәйле. Мәсәлән, мускулларның зур төркемнәре белән эшләгәндә тир күбрәк булачак, ә кечеләре белән эшләгәндә – азрак, – ди Наталия Таһирова.
Йөгерү тезләргә зыян китерә. Н.Таһирова билгеләп үткәнчә, йөгерүнең тез буыннарына йогынтысы күп факторларга бәйле. Мәсәлән, кеше авырлыгына. Әгәр ул нормадан артса, физик активлыкның әлеге төренә саклык белән карарга кирәк. Альтернатива сыйфатында бу очракта белгеч тиз темпта җәяү йөрүне яки Скандинав йөрешен тәкъдим итә.
Буын һәм йөгерүгә кагылышлы икенче момент – аяк табанының дөрес торышы һәм йөгерү техникасы. Хәзер күп кешеләр дөрес итеп йөрми дә –үкчәдән аяк очларына күчеш юк, шунда ук табан белән куялар, ди белгеч. Аяк киеме дә зур роль уйный. Ул спорт өчен яраклы һәм сыйфатлы булырга тиеш, чөнки нәкъ менә кроссовкалар җир өслеге һәм аяк буыннары арасында амортизатор булып тора.
- Йөгергән өслекнең дә әһәмияте бар. Әгәр дә бу грунт яки махсус резин өслекле йөгерү юлы булса, тез буыннарына һәм умыртка сөягенә йөкләнеш кими, - ди Таһирова.
Тренировкадан соң сузылу күнекмәләре ясау тәнгә тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә. Тренировка вакытында йөкләнеш төшкән мускулларны сузу, чыннан да, файдага булачак. Белгечләр мондый күнегүләрне аерым тренировка буларак үткәрергә дә тәкъдим итә. Мускулларга йөкләнеш булганда аларда сөт кислотасы җыела, нәкъ менә сузылу күнекмәләре аны куып таратырга ярдәм итәчәк.
Спорт белән шөгыльләнү – тән авырлыгын киметүнең иң яхшы ысулы. Таһирова билгеләп үткәнчә, хыялдагы тән төзелешенә юлны дөрес тукланудан, сәламәт яшәү рәвешеннән һәм көн режимыннан башлау мөһим. - Ябыкканда бердәнбер һәм нәтиҗәле ысул – калорияләрнең кулланылганга караганда күбрәк яндырылуы. Әгәр дә сез бер көндә 1300 килокалориялек ризык ашап, күнегүләр вакытында 2000 килокалория сарыф итсәгез, 700 калориягә кытлык барлыкка килә. Бу акрынлап авырлыкны киметергә ярдәм итәчәк, - дип аңлата ул.
Тренировка вакытында су эчәргә ярамый. Бу стереотип та шик астына эләккән. Спикер физик активлык вакытында су эчәргә мөмкин генә түгел, ә кирәк тә, дип белдерә. - Күнегүләр вакытында күтәрелә торган тән температурасы хисабына кан куера, тирләү арта. Димәк, безгә су-тоз балансын торгызырга кирәк. Чиста су эчәргә, ул баллы булмаска тиеш. Газировка да бу очракта туры килми.
Гүзәл Камалова әзерләде.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар