16+

Илназ Баһ гаиләсе Казанда тавыклар үрчетә башлаган! (ЭКСКЛЮЗИВ)

Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова үзизоляция вакытында нинди генә шөгыль тапмады, ниләр генә эшләмәде. Бу – иң тик тормас һәм оптимистик рух белән яшәүче гаилә. Гаилә зур булгач, ризыгы да күп кирәк.

Илназ Баһ гаиләсе Казанда тавыклар үрчетә башлаган! (ЭКСКЛЮЗИВ)

Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова үзизоляция вакытында нинди генә шөгыль тапмады, ниләр генә эшләмәде. Бу – иң тик тормас һәм оптимистик рух белән яшәүче гаилә. Гаилә зур булгач, ризыгы да күп кирәк.

Ичмасам йомыркалары булыр, дигән ният белән Баһлар тавыклар алган. Кемнәр белми - Баһлар хәзер үз йортлары белән яши.

-    Үзизоляциядә өйдә утыру сәбәпле, балаларның, сөбханалла, ашавы сиздерә башлады. Аеруча йомырканы яраталар. Аның төрле төрен ашыйлар. Кибет йомыркасын ашамыйбыз, авыл йомыркасын яратабыз. Аллага шөкер, әниләр чиләк-чиләк җибәреп тора. Ә үзизоляциядә әниләргә кайтырга, гомумән, өйдән чыгарга ярамагач, авыл йомыркасына сусадык. Шулай итеп, тавык алырга булдык! Аллага шөкер, җиде тавыгыбыз бар. Алганда кечкенә иде, хәзер үстеләр инде. Элек тавык үстерү хезмәтен күреп кенә белсәк, хәзер менә үзебез шөгыльләнәбез. Ояны, улакны Илназ үзе ясады. Өй артында гына яшеллек, кычыткан үсә. Аннан соң өйдә гел каткан ипи, бәрәңге кабыгы була. Ризыкны минераль удобрение салып әзерлим. Илназ, әтисеннән өйрәнеп, кычыткан турый торган җайланма ясады, - дип сөйләде Гүзәл Идрисова.

Гүзәл фаразлавынча, тавыклар 1-2 атнадан йомырка сала башларга тиеш. Уллары йомырка җыярга кәрзиннәрен әзерләп куйган инде. Киләчәктә тавыклар санын арттырырга һәм әтәч алырга ниятлиләр. 

- Быел теплица да куйдык. Иртә язда редис, руккола, петрушка чәчтек. Без инде әллә кайчаннан бирле үлән ашыйбыз. Аллага шөкер, кыяр белән помидор чәчәк атып утыра. Тиздән яшелчә дә ашый алырбыз, дип көтәбез. Бакчада матур түтәлләр ясадык. Үкчәле туфли киеп йөрерлек булсын, дип араларына ак ташлар җәйдек, - ди Гүзәл.

Лена РӘХИМОВА

ИГЪТИБАР: Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    вот бу яналык

    Мөһим

    loading