16+

Айсылу Габдинова: «Уянып китсәм-йоклаган килеш текстны кабатлап ятам икән»

Яңа телевизион сезонда,"Яңа гасыр" телевидениесендә башланган, "Болгар" радиосының "Кайнар хит" тапшыруы 3 сентябрьдә туры эфирда чыкты.

Айсылу Габдинова: «Уянып китсәм-йоклаган килеш текстны кабатлап ятам икән»

Яңа телевизион сезонда,"Яңа гасыр" телевидениесендә башланган, "Болгар" радиосының "Кайнар хит" тапшыруы 3 сентябрьдә туры эфирда чыкты.

Әлеге тапшыруны туры эфирда алып барган җырчы Айсылу Габдиновага, эфирдан соң ук берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек:

- Айсылу,син - җырчы. Ничек бу тапшыруга килеп эләктең?
- Әлбәттә,төп профессиям буенча мин җырчы. Ләкин телевидение дә миңа ят түгел. Кайчандыр "Яшләр тукталышы"ның берничә тапшыруын алып барган идем,бу елны "Поем и учим татарский язык" тапшыруларын алып бардым. Монда яңа тапшыруга кастинг бара дигәч, болай гына кергән идем - мине сайлап алдылар.



- Куркыттымы туры эфир?
- Быелдан башлап, үз концертларым белән йөри башлаганга каушамаска бераз өйрәнгән идем инде.(көлә). Тик миллиолы аудиторияле каналда туры эфирда тапшыру алып бару - бик җитди нәрсә шул ул. Каушатты да. Яңа тапшыру булгач, әзерлек эшләре дә бер көн кала гына бетте,"Кайнар хит" та катнашучылар исемлеге дә шулай көне җиткәч кенә билгеле булды дияргә була.

- Ничек әзерләндегез?
- Өйрәндем инде.Тапшыру чыгасы көн алдыннан ятып йоклаган идем-төнлә нидәндер уянып киттем. Баксаң,йоклаган килеш тексты кабатдлап ятам икән... Рәхәтләнеп үз-үземнән бик көлдем, ятып йокладым.

- Телевидениедә ничек каршы алдылар?
- Анда бик ярдәмчел коллектив. "Яңа гасыр" каналының баш режиссеры Алмаз Акбәров та, "Болгар" радиосының баш мөхәррире Илфар Кәримов, продюсерым да башкалар да чын күңелдән ярдәм иттеләр.

- Тапшырудан соң кайтавазлар булдымы әле?
- Оооо.. Күп. Укытучым Венера Ганиевадан "Син чын профессионал кебек ташыруны алып барасың" дигән хәбәр килде. Мине җылы кабул иткән тамашачыларга бик зур рәхмәт.

- Ә җырчылар?
- Күптән аралашмаган җырчылар да яза башлады.

- Быелгы гастрольләреңә ташыруны алып бару комачауламасмы?
- Өлгерергә тырышырга инде. Әле бит уку да бар, музыка мәктәбендә укыту да. Студиядә эшләү дә. Тик миңа мондый темпта яшәү күңелле була башлады.



- Тапшыру атна саен буламы?
- Әйе. Атна саен, шимбә көнне, иртәнге сәгать уннан-унбергә кадәр. Кабатлап та чыгачак.

- Уңышлар сиңа ,Айсылу!
- Рәхмәт!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading