16+

Айсылу Габдинованы уңайсыз хәлдә калдырганнар

Җырчы, алып баручы Айсылу Габдинованы уңайсыз хәлдә калдырганнар. Бу хәл бүген Казанның җәмәгать транспортында булган.

Айсылу Габдинованы уңайсыз хәлдә калдырганнар

Җырчы, алып баручы Айсылу Габдинованы уңайсыз хәлдә калдырганнар. Бу хәл бүген Казанның җәмәгать транспортында булган.

“Бүген эшкә автобус белән барырга булдым, чөнки буранлы көндә рульдә йөрергә яратмыйм. Утырам шулай. Берзаман каршыма бер ханым килеп утырды да, бөтен автобуска ишетелерлек итеп: “О, сез бит җырчы! Габдинова! Алияме әле?!” - диде. Шундый уңайсыз булды. Шуннан соң бер-бер артлы сораулар яудыра башлады: “Ник автобуста йөрисең, машинаң юкмы әллә? Кияүдәме? Балаларың бармы? Ничә яшь сиңа? Кая барасың?” һ.б. Кыскасы, автобуста барган халык минем белән якыннан танышты. Мин таныш булмаган кешегә мондый сораулар бирә алмас идем. Оялып беттем”, - ди Айсылу Габдинова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading