16+

Гүзәл Идрисова: «Улыбызның баяны кыйбат, бер машина бәясе»

Җырлы-моңлы Гүзәл Идрисова белән Илназ Бахлар гаиләсенең соңгы вакытларда шатлыгы арта төште: олы уллары Камилгә ялтырап торган хромка гармун бүләк иткәннәр.

Гүзәл Идрисова: «Улыбызның баяны кыйбат, бер машина бәясе»

Җырлы-моңлы Гүзәл Идрисова белән Илназ Бахлар гаиләсенең соңгы вакытларда шатлыгы арта төште: олы уллары Камилгә ялтырап торган хромка гармун бүләк иткәннәр.

Дөресрәге, сюприз ясаганнар. 

– Камилнең уен кораллары берничә: баян, тальян, гармун, учка сыярлык 7 генә төймәле кечкенә гармун һәм менә хромка. Алар безнең ишек төбеннән түргә дә үтмиләр кайчак. Кичке якта җыенып чыгып китәбез дә, төн уртасында гына кайтып керәбез, дигәндәй. Камил төрле уен кораллары алмаштырып татар халык көйләренә тезмә уйный, хромка гармун шуның өчен дә кирәк иде. Аннары сәләтне үстерер өчен дә кирәк, аның өчен төрле уен коралларында уйнау мөһим, – ди Гүзәл.

Сер итеп кенә әйтәбез, хромка гармунның бәясе ярты миллион тирәсе! Италиядән кайтартылган. Дөресрәге, бөтен үзенчәлелкәрне истә тотып, Камил өчен махсус эшләнгән. Кристаллар белән бизәлгән, пыялы төймәләрдән, өстәвенә матур хәрефләр белән Камил дип тә язылган.

– Баланың сәләтен үстерү финанс мәсьәләсенә дә бәйләнгән. Начар уен коралында уйнап, үсеп булмый. Ә яхшы уен кораллары бик кыйммәт. Камилнең киләчәгенә зур өметләр багълап баян да алып куйдык. Анысы тагын да кыйммәтрәк, бер машина бәясе, һич алдаусыз әйтәм. Сәхнә юлыннан китсә ул әлеге баяны ярдәмендә дөнья күләмендә танылуга ирешәчәк. Ипи ашатыр өчен бәлки гади уен коралы да җитәр иде. Без улыбызның киләчәген, яшерен-батырын түгел, зур сәхнәдә күрергә ниятлибез, – ди Гүзәл.

Камилне яңа гармуны белән котлыйбыз! Йөгерек бармакларыннан туган көйләрне озак еллар тыңларга язсын!

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading