16+

Булат Нигъмәтуллин прививка ясаткан: "Шикләнеп йөрүдән туйдым"

Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин коронавируска каршы прививка ясаткан.

Булат Нигъмәтуллин прививка ясаткан: "Шикләнеп йөрүдән туйдым"

Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин коронавируска каршы прививка ясаткан.

“Гел куркып, шикләнеп, битлек киеп йөрү туйдырды. Үземнең һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеге өчен прививка ясатырга булдым. Беренчесен әйбәт кичердем. Ике-өч көн генә бераз хәлсезлек булды, укол ясаган кул сызлап алды. Әмма куркыныч түгел. Ә икенче тапкыр ясаткач, икенче көнне температура 39га кадәр күтәрелде. Аллаһка шөкер, озакка бармады, бер көн генә булды ул. Антитәнчекләрне тикшертмәдем әле, 11 сентябрьдә барырга исәп”, - дип сөйләде безгә Булат Нигъмәтуллин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading