16+

Данир Сабиров: «Мин акчага кытлык кичермим, ләкин миллионер да түгелмен»

Соңгы көннәрдә янып-көеп юбилеена әзерләнеп йөрүче Данир Сабировның хәлләрен белешеп алдык.

Данир Сабиров: «Мин акчага кытлык кичермим, ләкин миллионер да түгелмен»

Соңгы көннәрдә янып-көеп юбилеена әзерләнеп йөрүче Данир Сабировның хәлләрен белешеп алдык.

- Данир, кайда бу кадәр кызындың?
- Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иттек. Сигез кешедән торган, зур компания белән исән-имин йөреп кайттык: без гаиләдән - дүртәү, хатынның әти-әнисе, минем әни һәм апа. Бер атна вакытны күңелле уздырдык. Чит ил нинди генә матур, ризыклары нинди генә тәмле булса да, туган як нык сагындыра икән ул! Ике-өч көннән үк токмачлы ашны катык белән ашыйсы килә башлады!

- Дубайга күпләр шоппингка йөри бит. Берәр нәрсә алдыңмы?
- Бер тапкыр гына кибетләргә чыгып кердек. Үземә концертларга кияргә бәрхет жилет сатып алдым. Гарәп ир-атлары кия торган ак күлмәк - "кандура"га кызыштым, аны да алдым. Тик кайда киярмен?! Бәлки, аның белән берәр концерт номерын да бәйләрмен. Ул кандура карап торуга бөтен кешедә дә бертөрле кебек, ә кибеткә керсәң - төрләре һәм бәяләре!.. Мин алганы артык кыйммәткә төшмәде, безнең акча белән әйткәндә 4 мең сум.



- Ялда сезнең белән булган берәр кызыклы хәл турында сөйләмәссеңме икән?
- Беләсездер, Дубайда дөньядагы иң биек бина - Бурдж Халифа урнашкан. Аның янына төнлә килдек, җем-җем утлар белән яна иде. Бәләкәй кыз - Дания күрде дә: "Вот зур елка бу!" - ди. Чынлап та, ул бина чыршыга охшап тора бит. Рәхәтләнеп көлдек.

- Ялдан кайту белән, туры хастаханәгә киткәнсез икән.
- Әйе, кызларның икесендә дә бер гадәт - эт тырнагын тартып алалар. Диңгездә, күрәсең, яраларына инфекция кергән, эренләде, шеште. Шуңа күрә, кайту белән чистарттырып, бинт белән ураттырып чыктык. Кызык булып китте: ике бала да бинтка уралган, алар белән фотога төшеп, "Мин - ялдан, ә балалар сугыштан кайткан төсле", - дип язып куйдым. Кеше шундук балалар өчен борчыла башлады. Юк, артык җитди түгел, бар да әйбәт.



- Тиздән юбилеең, 30 яшеңне каршы аласың.
- Әйе, хәзер концертка әзерләнеп йөрим. Юбилей кичәсендә дус артистлар чыгыш ясый. Алар белән бартер буенча эшлибез, бер-беребезгә акча түләш түгел. Киләчәктә мин дә аларның юбилеена барып чыгыш ясыйм. Мәсәлән, Айдар абыйның да февральдә туган көне, Уфага барып котлап кайтачакмын.

- Бүләккә ни телисең?
- Җан тынычлыгы булсын һәм күңел төшенкелеккә бирелмәсен иде. Соңгы арада әллә нәрсә: шундук төшенкелеккә биреләм дә куям. Ә андый кәеф белән артистка гына түгел, башка һөнәр иясенә дә эшләве авыр.

Материаль әйбергә килгәндә, кирәк әйберләрдән бар да бар, Аллага шөкер. Менә гастрольгә йөри торган автобусның зуррагы гына булсын иде, алай күпкә уңайлырак булыр төсле. Колак мониторын телим, анысын бүләк итәбез диделәр инде. Җырлаганда үзеңне ишетеп җырлыйсың, бик шәп әйбер дип рекламаладылар әле.



Нинди бүләк иң яхшысы? Мөгаен, акчадыр. Кирәк әйберне барасың да аласың. Мин акчага кытлык кичермим. Артыгы да юк, миллионер түгелмен, бөтенләй хәерче дә түгел. Булганча инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading