16+

Данир Сабиров: "Әнинең Миләүшәгә: “Сез минем улымның үлемен телисезмени?” дигәннәрен әле дә хәтерлим..."

2017 елда күңел төшенкелегенә бирелдем. Ул вакытта гел киләсе сезонда тамашачыны нәрсә белән шаккаттырырмын, тагы нәрсә уйлап табармын икән уйлана идем. Аеруча юмор авыррак бирелә. Тамашачыны чыгып көлдерү нәрсә инде ул диләр кайберәүләр. Беләсезме, көлдерүгә караганда, елатуы җиңелрәк. Элек бит бөтен эшне үзем эшли идем: сценарий авторы да мин, режиссер да...

Данир Сабиров: "Әнинең Миләүшәгә: “Сез минем улымның үлемен телисезмени?” дигәннәрен әле дә хәтерлим..."

2017 елда күңел төшенкелегенә бирелдем. Ул вакытта гел киләсе сезонда тамашачыны нәрсә белән шаккаттырырмын, тагы нәрсә уйлап табармын икән уйлана идем. Аеруча юмор авыррак бирелә. Тамашачыны чыгып көлдерү нәрсә инде ул диләр кайберәүләр. Беләсезме, көлдерүгә караганда, елатуы җиңелрәк. Элек бит бөтен эшне үзем эшли идем: сценарий авторы да мин, режиссер да...

Хәзер бар да җайланды, Аллага шөкер, иҗади командам бар. Үз өстеңә бар әйберне дә йөкләү – ул зур хата. Менә шул уйланулар, борчылулар мине депрессиягә китереп терәде дә. 30 яшем тулыр алдыннан, юбилей тамашасына әзерләнгәндә...

Депрессиянең беренче көнен Миләүшә яхшы хәтерли. “1 гыйнвар, 2017 ел. Икенче этаждан төшеп киләсең. Күзләрең тонык, йөзеңнең төсе юк. Бөтенләй башка кеше идең, әйтерсең дә сине алыштырганнар”, - ди.

Ул вакытта депрессия дигән чир турында бөтенләй белми идек бит. “Ярар, тиз генә үтәр”, - дип уйлаган якыннарым. Инде айга сузылгач, табибка бардык. “Д витамины кирәк, кояш кирәк сезгә”, - диде табиб. Киттек 10 көнгә Доминиканага. Бер айдан соң Төркиягә бардык. Әмма минем кәеф үзгәрми. Кешегә күңелле, ә мин үземә урын таба алмыйм. Апатия! Бер нәрсә дә эшлисем килми.

Больницада ятып чыктым, системалар куйдылар, әмма анда да хәл яхшырган кебек булмады. Психологларга йөри башладык. Алар берничә һәм төрле булды, бер сеанс өчен хәтта 12 мең сум алганнары да. Психологларга тоткан акчаны кушсаң, ярты миллион тирәсе чыгадыр. Әмма алардан да миңа файда булмады.

...Алып киттек Мәрьямне Мәскәүгә “Лучше всех” тапшыруына кастингка. Миләүшә инде мине һаман нәрсә белән булса да мәшгуль итмәкче, бәлки шуның файдасы тияр дигән кебек. Бардык, Мәрьям чыгыш ясады, тапшыруга эләгәме-юкмы – ике көннән шалтыратып әйтербез, диделәр.

Мәскәүдән кайткач, Миләүшә мине бер мари әбисенә өшкертергә алып китте. “Өегезгә кайтканчы сөйләшергә тиеш түгелсез”, – ди. Ике әпә кебек, бер сүз дә дәшми кайттык. Ә Миләүшәгә юл буе бертуктаусыз шалтыраталар, ул трубканы алмый. Мәскәү номеры, таныш түгел... Өйгә кайткач, Миләүшә электрон почтасын ачса, анда “Лучше всех” редакциясе хат язган: “Кызыгыз кастингны узды. Сезгә шалтыратабыз, ә сез трубкагызны алмыйсыз”. Миләүшә сөенеченнән нәрсә эшләргә белми, ә мин инде, кәеф булмагач: “Рано радуешься, хәзер әйтерләр 1-2 миллион түләргә кирәк дип”, – дим.

Нәтиҗәдә, бар чыгымнарны да Беренче канал үз өстенә алды. Хәтта өйдән аэропортка кадәр такси өчен дә үз кесәбездән түләмәдек. Самолетка билетлар алдылар, кунакханәгә урнаштырдылар.

Бу – минем депрессиянең пик чоры. Идәнгә ятып, идәнне сугып, елап яткан чакларым. Ашау түгел, хәтта дару да керми миңа. Дару кабам, шундук кире косып чыгарам. Яшәүне бер яме юк. Яшисе килми! Үземә кул салу теләге көчле иде.

Мәрьям, Миләүшә һәм мин киттек Мәскәүгә “Лучше всех”ка. Урнаштык кунакханәгә. Ә кунакханә 15нче катта. Миләүшә берүземне бүлмәдә калдырырга курка, чөнки тәрәзәдән ташлануым бар. Гомумән, ул елларда мине берүземне бөтенләй калдырмадылар, кем дә булса артымнан ияреп йөри иде.

Отельдә иртән хатын белән кызга иртәнге ашка беренче этажга төшәргә кирәк. Ә мин төшмим, чөнки бер грамм да ризык ашамыйм. Ә алар мине берүземне бүлмәдә калдырмый. Нәтиҗәдә беркем дә иртәнге ашка бармады, барыбыз да ач утырдык.

Максим Галкинны күрү, кулын кысу – ул күптәнге хыялым. Тик ул чакта миңа барыбер иде. Бернәрсәгә дә, беркемгә дә исем китми. Мәрьямнең чыгышыннан соң Максим әле безне сәхнә артына да чакырып алды, сөйләшеп тордык. Әмма, әйтәм бит, эмоцияләр – ноль!

Миләүшә белән әнисе һәрвакыт янымда булды. Түзде инде алар. Шундый көннәр җитте: караваттан да тора алмый ятам. Бөтенесе елый. Азнакайдан әни килде. “Рәхәткә чыдый алмыйсың син. Бөтен әйберең дә бар, шуңа. Делать нечего”, – дип ачуланды. Һәм әни мине психбольницага яткырмакчы. Миләүшә каршы килде һәм ахырда алар ачуланышып туктады. Килен белән каенананың мөнәсәбәтләре гел бал да май гына булмаган икән, менә шунда бик каты тавыш купкан иде. Әнинең: “Алып китәм мин улымны Азнакайга. Сез минем улымның үлемен телисез мени”, - дигәннәрен әле дә хәтерлим. 

Берсендә шулай әни белән ишек алдын җыештырабыз, себерәбез. Әнигә (тещага) елый-елый: “Дәвала инде мине”, – дим. Ул инде, үзенчә шаярту кушып: “Дәваласам, зәңгәр шуба алып бирәсеңме соң?”, “Карт көнемдә карыйсыңмы соң?”... Шундыйрак сораулар бирә. Мин инде: “Әйе”, – дим. Әни нык түзде. Башка бер кеше булса, бәлки, мондый кияү ниемә кирәк дип, кызына аерыл, дип басым ясар иде. Әниләрнең икесен дә бертигез күрәм, хәл кергәч тә, икесенә дә шуба алдым: берсенә – караны, икенчесенә – үзе теләгән зәңгәрен.

...Әле бер түрә мине улының туен алып барырга чакыра. Зур кеше инде, беләсез сез аны. Отказ бирергә ярамый, алар бәйрәмдә минем булуымны бик тели. Ә мин кайда инде туй алып барырга? Нәтиҗәдә Айваз Садыровны сөйләштем дә, аның белән бардым. Чыгып исәнләштем, ике җыр җырлаганмындыр, бетте шуның белән. Кеше көлдерер хәлем юк. Айваз ерып чыкты ул туйны. Минем хәлемне күреп, анда оештыручылар да: “Данир, син андый түгел идең бит”, – дип шаккаткан иде.

Мин авырганда иң рәхәте төркемемә булды. Нәрсә эшләсәләр дә, бер сүз дә әйтмим. Ул вакытта бөтенләй дә таләпчән булмадым. Башка вакытта бит мине чыгырымнан чыгарыр өчен күп кирәкми: бер котырып китсәм! Әмма барыбер вакытында тынычланып, аннары гафу үтенеп йөрим.

Бу авыр чирдән кайчан һәм нәрсәдән дәваланганымны төгәл әйтеп бирә алмыйм. Әкеренләп-әкеренләп булды инде ул. Без йөрмәгән өшкерүче, без бармаган хәзрәт калмады... Намазга да шул вакытта бастым. Бишесен дә укымасам да, кулымнан килгәнен эшлим, җомга саен мәчеткә барырга тырышам...

Якыннарымның өмете шул саздан чыгарга ярдәм иткәндер дә. Алар ышанды, терәк булды, алар мине ташламады.

Беләсезме, ул “атакалар” әле дә бар. Тик хәзер мин акыллырак: күңел төшенкелеген сизеп алам икән, күңелле танышларым белән очрашулар билгелим, янымда һәрвакыт аралашырдай кеше булуын телим. Спортка чумам. Балалар белән мәш киләм. Үземне-үзем коткарып калырга тырышам. Ходай язмасын ул чирнең кабат ишек кагуын...

Язмага реакция белдерегез

54

1

5

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Куз тигэн, эйе куз тигэн

    • аватар Без имени

      1

      0

      Аллахым узе сакласын. Намаз укырга кирэк.

      • аватар Без имени

        2

        0

        Ышанып та булмый,шаккаткыч хэл бит бу.

        • аватар Без имени

          0

          0

          тебе не на сцене скакать а рассказы писать.

          • аватар Без имени

            3

            0

            Бу гыйбрэтле хэлне эллэ ничэ укыдым,хич ышанасы килми,куз тигэндер диеп уйлыйм миндэ,ярый янында Милэушэн,энилэрен,якын дусларын булган,исэн -имин яшэгез,башка кабатланмысын инде.

            Мөһим

            loading