Шәһри Казан

Данир Сабиров: «Шешә "сдавать" итеп акча эшләдек»

Тулай торакка әйләнеп кайтыйк әле. Анда Азамат дигән дустым бар иде. Без аның белән хыялланырга ярата идек. “Эх, үскәч кеше арасына чыгарга, күтәрелергә иде... фатир алырга иде...” – шундый иде безнең хыяллар. Аллага шөкер, бүген ул Азаматның да тормышы матур, аның өчен бик шатмын. 

Башы: Данир Сабиров: «Бала чагымда апам үз-үзенә кул салды»
Дәвамы.
15 нче бүлек

...2000 еллар. Авылда син олы малайларга аракы “куярга” тиешсең. Үзенчә шундый понятие бу. Ә мин алар кураена биергә яратмый идем. Чөнки, яшьтәшләремнән күреп беләм, аларга бер бөгелсәң, аннары гел бөгәләр сине. “Шут”, “Артист” дип, мине беркөнне кыйнарга булдылар. “Ярырга” сүзе бу очракта ныграк килешәдер. Әле алар, мыскыл итеп, башта җырларга куша иделәр.
“Әйтмә син авыр сүз, әйтмә, түз”, - дип сузам да, берне китереп чәпиләр. Әле бит алар өч егет.
“Бик кыска, әй кыска гомерләр”, “ дип дәвам итәм, тагы сугалар миңа... Шулай җырлатып кыйнадылар мине. Әмма ул вакытта бер дә кызык булмады...
“Пацанский  закон”ы да бар бит: алар сукканда син сдача бирергә тиешсең. Миңа шул спорт ярдәм итә иде:  үземчә сдачасын бирә идем. Мин беркайчан да “блатной” да булмадым, “лох” та булмадым. Уртача дулкында йөрдем шунда.

Әле иң кызыгы: Миләүшә апа (әнинең сеңлесе) безнең яннан узып киткәндә мине эскәмиягә утыртып куйдылар. “Ә, егетләр, утырасызмы, молодцы”, – дип китте. “Әйе, бар да яхшы”, – дип аңа сүз әйткән булам. “Апа, мин дә кайтам”, – дип кереп кит бит инде, алар бит бернәрсә дә әйтмәс иде. Әмма башым җитмәгән, күрәсең. Апа кереп киткәч, мине тагы да ныграк кыйнадылар.
Бик каты эләкте миңа. Шундый әрнү, ачу, курку белән кереп йокларга яттым.
Икенче көнне Азнакайга кайттым. Анда минем блатной  танышларым бар иде. Авыл егетләре мине кыйнаганнарын аларга сөйләдем. 2 боксер егет танышларым, Ауди 100 машинасында йөриләр. Бик крутойлар инде. Тулай торактагы дустым Азамат белән блатнойларның Аудиена утырдык та, киттек Сәпәйгә. Алар икесе алда, без артта утырабыз.
Ул көнне клуб эшләми, яшьләр садик янына җыелган. Ә мине кыйнаган Айзатның (исеме үзгәртелде) читтән килгәннәргә бераз ялагайлана торган гадәте бар иде. Затлы машинаны күрү белән бу безнең янга килде. Руль артынагы егет ипләп кенә тәрәзәсен төшерде дә...

16нчы бүлек
...Миңа борылып: "Это он?", – ди. Мин әйе дип баш кактым. Руль артында утырган килеш тәрәзә  аша аңа берне сукты да, Айзат шундук ауды. 
Боксерлар машинадан чыкты да, Айзатны капотка утыртып: "Сейчас послушаем как ты поешь", – диделәр. Ул вакытта «Бьет по глазам» дигән җыр популяр иде.
“Бьёт по глазам адреналин”, – дип сузып җибәрде Айзат һәм аңа берне күзенә китереп чәпиләр.
"Переживём, ну и чёрт с ним", – ди, тагы  берне чәпиләр. Каты эләкте аңа, хәтта җәлләдем үзен.

Реклама

Һәм шул көннән бирле Сәпәй дискотекаларында мин иркенләп йөри башладым. Тик, кызганыч... Мине кыйнаган малайларның берсе үз юлын төрмәдә тапты, ә икенчесе былтыр бакыйлыкка киткән дип ишеттем.

Хисләр ташып торган чак: тагы бер кызга гашыйк булдым. Диана (исеме үзгәртелде) уку ягыннан бик өлгер, чибәр, спортивный иде.
Ул кыз Азнакайның бөтенләй икенче башында яши. Аның янына 1 сәгать барам, берәр сәгать янында утырам (тоттырган җирләрен тотып), аннары тагы 1  сәгать өйгә кайтам. Аннан әле, кайткач, мендәр кочаклап, ул дип күз алдына китереп, хыялланып ята идем.
Аның белән очрашканда тулай торакта яшәвем өчен аеруча кыенсына башлаган идем. Өстәвенә әле ул да, утка май салгандай...
 – Укуны тәмамлагач, кайда укырга керергә җыенасың? – дип сорый
– Шул сәнгать буенча китәрмен инде, бию бүлегенә укырга керермен.
– Алай булгач, шул тулай торагыңнан ерак китмәссең, максимум берәр авыл завклубы булырсың, – дип куймасынмы?
Ул бу сүзләрне шундый нәфрәт белән әйтте. Минем болай да эчем тулы комплекслар. Әмма, дөнья ул шулай китереп куя икән: бүген ул кыз...

17нче бүлек
...Бүген ул кыз үзе клуб мөдире булып эшли дип ишеттем. Мин моны көлеп язам дип уйлый күрмәгез, һәр кешенең үз язмышы, һәр кеше үз ризыгы белән туа бу дөньяга.
…Бала чакта безнең өстәлдә кәнфит булмый иде. Ач тормадык, әмма тәм-том сирәк була иде. Чөнки аны сатып алырга гаиләбезнең артык акчасы юк. Әмма без, энекәшем белән, таптык «на карманные расходы» акча эшләү ысулын. Бабайның запойлар белән эчүенең плюсы: шешә өйдә кала иде. Ә ул шешәне нәрсә эшләтеп була? Дөрес, сдавать итеп. Бабайның шешәләре белән генә ерак китеп булмый иде, китә идек шәһәр буйлап шешә эзләргә. Резьбалы шешә тапсак, ул кыйммәтрәк йөри иде, шуңа бик сөенә идек. Пиво эчеп торган кеше күрсәк, эчеп беткәнен көтеп, сагалап йөрдек янында.
Бизнесыбыз зур оборотлар алгач, Назыр белән телескопичка кармакларын сатып алдык. Әле модага  кергән генә мәле, елга буенда тал чыбыгы белән утырган малайлар арасында без иң крутое идек.

...Бервакыт хисле Данир өендә кунмый башлый. "Мин бүген Азатларда кунам", - дип китә идем. Инде бу читтә кунулар бер атнага сузылгач, әни Азатларга шалтыратып, мине хәлләремне белергә булган.
- Алло, исәнмесез! Данирны мөмкинме?
- Ул бездә түгел.
- Ә кичә сездә булдымы?
- Юк, аның безгә килгәне дә юк.
Аптыраган әнинең мине күргәч тә, беренче соравы: "Берәр сектага эләктеңме?"...
Юк, секта түгел. Мин бит тагы гашыйк булдым. Тик хәзер бар та җитди, 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: