16+

Данир Сабиров: “Угроза выкидыша” диагнозы куйсалар да, Миләүшә 9 ай буе эшләде..."

...Миләүшә балаларның яшь аермасы 3 ел булуын теләгән иде. Әмма бер ел авырга уза алмады, әллә мин булдыра алмаганмын микән. “Икенче балаңның малай булуын теләгәнсеңдер?” – диләр. Юк, минем өчен аерма юк иде. Миңа караганда әле Миләүшә үзе малай булуын теләгәндер.

Данир Сабиров: “Угроза выкидыша” диагнозы куйсалар да, Миләүшә 9 ай буе эшләде..."

...Миләүшә балаларның яшь аермасы 3 ел булуын теләгән иде. Әмма бер ел авырга уза алмады, әллә мин булдыра алмаганмын микән. “Икенче балаңның малай булуын теләгәнсеңдер?” – диләр. Юк, минем өчен аерма юк иде. Миңа караганда әле Миләүшә үзе малай булуын теләгәндер.

46нчы бүлек
Өй салып чыгуны булдыра алмас төсле идем. Үз-үземә ышанмадым. Бар документларны да Наил абый исеменә күчердем, чөнки үзем гастрольдә, вакытым бөтенләй дә юк. Су үткәрүне дә, газын да ул үзе сөйләшеп йөрде. Башта мунчаны салдык. Аннан әкеренләп йортны. Гастрольдән кайтып, участокка барып, йортның күпмегә күтәрелгәнен күзәтүе кызык иде миңа.

Интернеттан әле дизайнер да таптык, озак кына проектны сайлаганыбыз хәтердә. Дизайнер эше өчен зур бәя сорады һәм проект бер айдан гына әзер була диде. Наил абый: “Нәрсәгә кирәк ул? Сабадан әллә кем малае бар, проектировщик. 2 минутта ясап бирә”, – диде. Нәтиҗәдә: бөтен әйберне сходу эшләдек, үзебез хәл итеп.

Миләүшә белән уртак тел табу авыррак иде: өстәлне минем бер почмакка куясы килә, ә аның – икенче... Ремонт бетмәгән иде, әмма без карават алып, яңа йортта куна башлаган идек инде. “Үз йортымда кунам”, – дип... Ул хис-тойгыларны аңлатып бетерерлек түгел.

Әлфия апа турында. Кызганыч, чир көчлерәк булды, Әлфия апа ракны җиңеп чыга алмады. Үлде. Урыны оҗмахта булсын!

Наил абыйга бик авыр булды. Үземә дә җиңел булмады. Әмма, бернигә карамастан, аванс итеп алган акчасы өчен Наил абый тиешлечә эшен башкарып чыкты. Рәхмәт аңа зур итеп. Вәгъдәсен үтәде. Молодец чын ир-ат!

47нче бүлек
Тормышымда зур роль уйнаган тагы бер кеше – ул Миргазиян абый. Туган да түгел, коллега да... Якташым. Сез аны “Минем законный хатыным” клибы аша беләсез. Әле күпләр аны Миләүшәнең әтисе дип тә уйлады. Абзыйның Азнакайда автосалоны бар иде. Артистларны бик ярата. Аның тарафыннан һәрчак ниндидер поддержка бар иде. Миңа калса, Азнакай халкы да аңа бик рәхмәтле. Ул үзе мине Булат Нигъмәтуллин концертларында күреп алып: “Син бит әзер артист, апаем”, – дип, үзенчә бәя биргән иде. Мине корпоративларга чакыра башлады... Әкеренләп шулай аралаша башладык. “КИА Спектра” машинамны сатып, аның аша зур ташлама белән “Фольксфаген Тигуан” алдым. Ул вакыттта 800 меңлек булса да, абый уз скидкасын файдаланып, 750 меңгә Питердан кайтарды, өр-яңа.

Азнакайда, якташларым арасында аның кадәр якын иткән кешем юк. Туган якта концертлар булганда билетлар калса, "выкупать" итә дә, аларны эшчеләренә тартарып бирә иде. Аның үзенә яхшы урыннарны калдырам. Юк, ул аларга да кемнедер утыртып куя да, аннары ятим бала кебек, урындык сорап, читтә кайдадыр утырып тамаша карый иде.

Ул минем өчен шулкадәр якын кеше иде, хәтта аның үлеме дә минем туган көндә булды. Нәрсәне аңлата бу белмим, тик елда 365 көн, ник төгәл минем туган көнне булды аның бакый дөньяга күчүе?!.. Дусларым белән табын артында, 34 яшемне бәйрәм итеп утырам, һәм хатыны Альбина апа шалтыратып, әлеге күңелсез хәбәрне җиткерде. Икенче көнне Азнакайга абзыйны соңгы юлга озатырга кузгалдым. Авыр туфрагы җиңел булсын, юксынам сине, абзый! Ачуланышкан чаклар да булды, әмма күңелле мизгелләр хәтердә ныграк уелып калды...

48нче бүлек
...Миләүшә балаларның яшь аермасы 3 ел булуын теләгән иде. Әмма бер ел авырга уза алмады, әллә мин булдыра алмаганмын микән. “Икенче балаңның малай булуын теләгәнсеңдер?” – диләр. Юк, минем өчен аерма юк иде. Миңа караганда әле Миләүшә үзе малай булуын теләгәндер. Хәтерлим, хыялланып, Даниэль дип исем дә уйлап йөргән иде. Тик кыз икәнен белгәч, елады...

“Угроза выкидыша” диагнозы куйсалар да, Миләүшә 9 ай буе эшләде. Декабрьнең соңгы көненә кадәр юлда йөрде. Аннары, 8 гыйнвар көнне, мин гастрольдә булганда, әнисе такси белән бала тудыру йортына илткән. Һәм, әле дә хәтерлим, Азнакайдан Баулыга китеп барганда, икенчегә әти булганымны хәбәр иттеләр. Миннән дә бәхетле кеше юк! Апа хөрмәтенә исеме Дания булачак, дип канатланып килеп җиттем Баулыга. Концертта сәхнәгә чыгып та әйттем, тамашачы кул чабып тәбрикләде.

...Төзелешкә әйләнеп кайтсак, башта мунчаны салып беттек, аннары әкеренләп йортны. Дөресен генә әйткәндә, ашык-пошык салынды инде ул. Хаталары күп. Бар әйберне дә сходу хәл иттек бит, бернинди дизайнерсыз. Хәзер генә аңлыйбыз: беренче катта да бүлмә ясыйсы булган. Кунаклар килсә, алар өчен бүлмәбез юк. Гаражым гараж түгел, ә хозблок, анда машина куя алмыйбыз. Бер инженер дустым: “Үзеңә туры килердәй йорт салам дисәң, башта берне саласың, аннары аны сатасың, аннан тагы берне саласың”, - дип әйткән иде. Язсын Ходай, киләчәктә тагы бер йорт салырга илһамы да, көче дә, куәте дә булсын. Булганына шөкер инде! Потребностьләр дә арта бит: кайчандыр тулай торакның бер бүлмәсенә сөенеп бетә алмый идек, ә бүген ике катлы йортта да урын әз кебек.

Йорт алдына матур итеп брусчатка җәеп куйдык. Әле узор да ясаган булдык: “ДМ 2015”. ДМ – ул гаилә әгъзаларының исемнәренең баш хәрефе, ә 2015 – йортка күченгән ел. Миңнегаян, Дилбәр, Данир, Миләүшә, Мәрьям, Дания – барысы да “Д” белән “М”га бит.

Кстати, киңәш: очсызлы брусчатка алмагыз! Бер елда ишелеп бетте, шуны яңадан алыштырырга әле һаман кул җитми. 

Алай дисәң... как повезеттыр инде. Менә бойлер кыйммәтлене алдык. Тишелде! Биш ел гарантиясе бар иде, гарантия дип барган идем, дөрес урнаштырмаганнар булып чыкты. Кыскасы эт – эткә, ә эт – койрыкка. Обычныйны, 20 меңлекне алып куйдым, әле менә һаман тора, эшли. Ничек эләгәсең инде. Бәхетеңне керпе “тексә”, очсызлысы да начар, кыйммәтлесе дә яраксыз инде.

Язмага реакция белдерегез

20

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн -имин яшэргэ язсын, барда булыр алла бирсэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исэн сау п, тиезлектэ, бер берегезне анлап, кинэшлэшеп яшэгез!!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик матур йорт-жирегездэ Данир тирэ -якныда матурладыгыз,исэн-сау яшэргэ насыйп булсын!

        Мөһим

        loading