16+

Данир Сабировның «улы»на 1 яшь тулган: җырчылар килеп, бушка җырлап киткәннәр

Бүген Данирның "улына 1 яшь тулды. Кемальның туган көненә хәтта җырчылар да килеп җырлаган.

Данир Сабировның «улы»на 1 яшь тулган: җырчылар килеп, бушка җырлап киткәннәр

Бүген Данирның "улына 1 яшь тулды. Кемальның туган көненә хәтта җырчылар да килеп җырлаган.

Кемнәр Данирның Инстаграмына язылган, алар аның гаиләсе белән яхшы таныш. Хатыны, әбисе, 2 кызыннан тыш, Кәшифә кушаматлы песие һәм Кемаль атлы эте дә бар.

Бүген Кемальга 1 яшь тулган! Гаилә башлыгы әлеге бәйрәмгә бик шат!

- Этне без декабрь аенда сатып алдык. Шунда безгә: "Туган көне - 16 сентябрь", - дип әйткәннәр иде. Хәтердә калдырдым. Котладык бүген! Тәмле ит ашаттык. Кичкә ак шәрәб сорады (көлә). Шаяртам инде. Әмма җырчылар килде! Илсөя Бәдретдинова үзе килеп җырлап китте! Махсус, Кемальнең туган көненә дип, кырык эшен кырык якка ташлап килде.

Күпчелек язылучыларым этемә Кемаль исемен кушканны яратмады. Янәсе, аланың улларының шундый исеме булган икән, яисә туачак балаларына кушарга теләгәннәр. Ә хәзер алар эт исеме итеп кабул итә. Мин әйтәм: "Ул да җан иясе бит!" Төрек сериалларын көн-төн карап, Кемаль дигән геройга Миләүшә генә түгел, үзем дә гашыйк булып, аңа шундый исем сайладык. Монда үпкәгә урын юк. Әгәр минем дә улым туа калса, аңа да Кемаль дип кушармын дигән уй-ният бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading