16+

Эльмира Кәлимуллина Путинны төшләрендә күреп уяна

31 март көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу залында, "Беренче канал"да бара торган "Голос" тапшыруы финалисты, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның беренче концерты узачак. Хәзер җырчы бөтен буш вакытын концертка әзерлеккә багышлый. Хәтта төшенә чакыру билеты сорап Владимир Путин да кергән икән.

Эльмира Кәлимуллина Путинны төшләрендә күреп уяна

31 март көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу залында, "Беренче канал"да бара торган "Голос" тапшыруы финалисты, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның беренче концерты узачак. Хәзер җырчы бөтен буш вакытын концертка әзерлеккә багышлый. Хәтта төшенә чакыру билеты сорап Владимир Путин да кергән икән.

- Бу көннәрдә минем бөтен уем, бөтен барлыгым бары тик концерт турында гына. Төшемдә дә әлеге тамаша белән саташам. Мәсәлән, бүген Россия Президенты Владимир Путинны күрдем. Ул минем янда тары боткасы ашап утыра иде. Соңыннан: "Миңа чакыру билеты кая соң?" - дип сорады. Бу концертка мин «Голос» проектының финалыннан ук килдем. Инде шул вакытта ук Динә Гарипова, Маргарита Позоян, Анастасия Спиридонова белән бер сәхнәдә тамаша үткәрергә хыялландым, - диде Эльмира Кәлимуллина.

Тамашачы өч ел буе көткән концерт программасы киңкырлы: монда татар халык җырларын да, классик музыканы да ишетеп булачак. Мәсәлән, Эльмираның дусты Маргарита Позоян үзе язган рок-поп юнәлешендәге җыр башкарачак. Ә Эльмира белән Сәйдә Мөхәмәтҗанова "Cancao Do Mar" дигән әсәрне җырлый. Аны Эльмира кайчандыр укытучысы Пелагея белән башкарган иде. Концертта шулай ук Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров чыгышын да күреп булачак.

Сүз уңаеннан, Эльмира инде Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә үз концерты белән чыгыш ясарга өлгергән. Җырчы һәр шәһәрдә аны тулы зал белән каршы алуларына сөенеп туя алмый. Казандагы концерт та бары тик тере тавышка дирижер Анна Гулишамбарова һәм "Новая музыка" Казан камера оркестры ярдәме белән барачак.

- Бу безнең Андрей Руденко белән беренче генә хезмәттәшлек түгел. Хәзер менә Эльмира үзе белән чыгыш ясарга чакыргач, берничек тә баш тарта алмадык. Бу безгә үзебезгә кызык, без төрле музыкаль экспериментларга әзер, - диде Анна Гулишамбарова.

Эльмира кичәсендә әллә нинди шаккаттырырлык спецэффектлар вәгъдә итми.
- Концертта төп игътибар тере музыка һәм тере тавышка юнәлтеләчәк. Минемчә, хәзерге вакытта бу бик мөһим әйбер. Безнең тамашачы үзгә. Ул яңа музыканы, татар халык җырларының яңартылган вариантын кабул итергә әзер, - диде җырчы.

Эльмира Кәлимуллинаның кичәсенә килә алмаганнарга аны якын арада ТНВ каналыннан карарга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading