Үзенчәлекле шәхес, кабатланмас образ иясе ул. Радик Юльякшин белән аралашкач, күңелдә шундый фикер туа.
Радик белән бер чарада кисешкәч, җәһәт кенә әңгәмә корып алдык.
– Радик, илнең зур концерт залларында чыгыш ясыйсыз. Бу популярлыкның сере нәрсәдә? – Бернинди сере дә юк, күп итеп эшләргә, тырышырга кирәк. Дусларым арасында бик сәләтле кешеләр күп, тик кемдер ялкаулана. Уңышка ирешергә теләсәң, эшләргә кирәк.
– Яшьләрне дә үзеңә тартасың, шулай бит? – Әлбәттә, ел саен лейблга яңа җырчы өстәлә. Студиядә дә 3 яңа аранжировка ясаучы эшли. Аллаһка шөкер, кеше килеп тора. Лейблда эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Концертлар бар, студия бар, рәхәтләнеп эшләргә инде.
– Башкортстанда дәүләт эшләре белән дә шөгыльләнәсез. Бу иҗади карьерага тәэсир итмиме? – Дәүләт структурасында яшьләр сәясәте һәм мәдәният өлкәсе буенча киңәшче ролен үтим. Мин тормышта да гел яшьләр белән аралашам, ә иҗат безне бәйләүче күпер кебек. Яшьләргә иҗади яктан үсеш алырга ярдәм итәсем килә. Сәләтле яшьләр белән хезмәттәшлек итәбез, эшкә чакырабыз. Безнең ишекләр һәрвакыт ачык.
– Студиядә, концертларда җиһазларыгыз бик көчле. Бу җиһазларның бәясен акларга да кирәк бит әле. Буламы? – Ниһаять, иҗатка керткән акчалар кире кайта башлады. Пандемия чорында, чыннан да, авыр булды. Шулай да без бу вакытта кемнең кем икәнен аңладык. Кемдер түзә алмыйча китеп барды, кемдер калды. Калган кешеләр белән әле дә бергә эшлибез. Пандемия безне чыныктырды.
– Радик, тормыш иптәшегез дә бик тыйнак, үзегез дә бу хакта бик сөйләмисез кебек. Гаиләдә кем баш соң? – Тормыш иптәшем белән киңәшләшеп карарлар кабул итәбез. Гаиләдә мин баш дип кенә яшәп булмый. Кайвакыт юл куярга да кирәк.
– Сез кызу канлы кешеме? – Әлбәттә! Минем белән эшләгән кешеләр бу хакта бик яхшы белә. Без барыбер бер төркем булып эшлибез. Бер, ике тапкыр әйтеп аңламасалар, өченче тапкыр җитди сөйләшү булачак.
– Җырларны яңартып чыгару белән дә шөгыльләнәсез. Моңа җырчылар каршы килмиме? – Бер җырга да авторларыннан рөхсәт алмыйча, документал яктан килешмичә тотынмыйм. Көй һәм сүзләр авторы белән килешкәч кенә, эшли башлыйм. Мәсәлән, Салават Фәтхетдинов башкаруында “Уфтанма” җырын да үз стилемдә ясадым. Бу һичшиксез легендар җыр, шуңа күрә аңа алынгач, сыйфатсыз әйбер ясарга кулым да борылмады. Салават абый белән җыр буенча алдан килештек, бернинди проблемалар булмады.
– Сезнең җырларны башкаручыларга нинди караш? – Рәхәтләнеп җырласыннар. Яңа җыр чыкса, интернетта минусовкасын да кертеп куям әле. Караоке форматында видео ясап та куябыз. Без җырлый торган халык бит, өйдә, төрле мәҗлесләрдә җырларымны башкаруда бернинди начар әйбер дә күрмим. Ә инде җырны студиядә яздыртып, яңа җыр итеп чыгару барыбер мөмкин булмаячак, чөнки аңа хокуклар миндә.
– Сезнең иҗатны яратучылар белән беррәттән, иҗатыгызны кабул итмәүчеләр дә күптер? – Мин иҗатымны тыңлаган һәркемне хөрмәт итәм. Җырчының хейтерлары булу табигый хәл. Иҗат бөтен кешегә дә охшап бетергә тиеш түгел. Киресенчә, хейтерларың булу, тагын да тырышыбрак эшләргә көч бирә. Бу хакта бер дә борчылмыйм.
Комментарийлар