Танылган алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева бер ара җәмәгатьчелек күзлегеннән югалып торды.
Социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә активлык күрсәтмәгәч, тамашачылар Эльвираны югалтканнар. Без Эльвира Фазлыева белән хәбәргә чыгып хәл-әхвәлен белештек. Ул хәзер Мәскәүдә яши икән.
– Эльвира, тамашачылар сезне тәмам югалтты. Нәрсә булды?
– Хәзер барысы да яхшы. Бер ара үз уйларыма бирелдем. Тиздән “Аида көне” җитә, шуңа әзерләнәбез. Тормышыма битараф булмаган һәркемгә рәхмәт әйтәм.
– “Аида көне” быел да узачакмы?
– Әлбәттә! 9 июнь көнне шулай ук “Туган авылым” комплексында уздырачакбыз. Эш көне булгач, бәйрәмне бераз соңрак башларга булдык. 16:00дан барыгызны да көтеп калабыз. Гадәттәгечә, бушлай тәм-томнар, аниматорлар булачак. Һәркем өчен дә ишекләр ачык.
– Сезгә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләргә нишләргә?
– Мин һәр елны: “Акча җыймыйм”, – дип әйтәм. Чөнки “Аида көне”н үткәрү шәхси теләгем. Бу хәйрия чарасы кебек уза. Бик күп балалар килә, алар арасында мөмкинлекләре чикле булганнар да бар. Аида безнең арадан киткәнгә быел 5 ел. Күпләр: “Мондый хәлне ничек кичердегез? Нәрсә эшләдегез?” – диләр. Газиз баланың үлемен кичереп тә, онытып та булмый. Алга таба шул авыр йөк белән яшәргә өйрәнәсең.
– Яңа дүрт аяклы дустыгыз бар икән. Кыен түгелме?
– Герси – сенбернар токымлы эт. Ул 90 килограммга кадәр үсә ала. Гомумән, эткә дә тәрбия, игътибар кирәк. Әкренләп төрле “команда”ларга өйрәтәбез. Ул урамда яши. Ялгызлыгымны аз булса да бизәп тә торадыр, бәлки.
– Зәңгәр экраннарда да күренмисез. Телевидениедән бөтенләй киттегезме?
– ТНВда эшләмим. Мәскәүдә төрле проектларга чакыралар. Хәзер “Постучись в мою дверь” төрек сериалының рус версиясендә хәйрия фонды җитәкчесе ролендә төшәм. Мин махсус кастинг узган идем. Әлегә минем өчен бу өлкә кызык, үземне төрле яктан сынап карыйсы килә. Кинода төшү тәҗрибәм бар иде инде. Ә федераль масштабта, зур проектта беренче тапкыр катнашуым. Актер һөнәре күңелемә ятты, мин аны яратып эшлим, шуннан илһам алам. Дөресен әйткәндә, аны эш дип тә санамыйм, чөнки бер авырлыгын да сизмим. Съемкаларны көзен дә дәвам итәчәкбез.
– Мәскәү йолдызлары “эре”рәк диләр. Дөресме?
– Барысы да шундый ачык йөзле. Үз эшенең профессионаллары икәне әллә кайдан күренеп тора. Шулай да “эре”ләнеп йөрмиләр. Федераль дәрәҗәдәге проект икәне төшерү үзенчәлекләреннән дә сизелә. Бик көчле оператор, режиссерлар төркеме эшли. Сериал төшерүнең “эчке кухнясы”н күзәтү дә кызыклы.
– Яңа урында, яңа һөнәрдә икән сез. Кире Казанга кайтырга теләмисезме?
– Әлегә миңа барысы да ошый, үкенмим. Күңел ничек куша шулай яшим. Туганнарым, якыннарым Татарстанда. Башта әни: “Уйлап кара инде, кызым”– дип әйтеп карады, борчылды. Мин барыбер Казанга кайтып йөрим. Самолетлар оча, шөкер.
– Яңа дистәлеккә кердегез. Матурлыкны ничек саклыйсыз?
– Үземне иң гүзәл кеше дип атамыйм. Һәркемнең үз матурлыгы бар. Хәзер матурлыкны саклап калу өчен төрле ысуллар бар. Кремнар сөртәм, кирәк булса, косметологка барам.
– Иренегезне дә кечерәйткәнсез икән. Ни өчен?
– Башта күперттек, хәзер киредән үз халәтенә кайтарабыз. Күпертелгән иреннәр хәзер “мода”да түгел, диләр. Мин аларны болай да артык зурайтырга тырышмадым. Бер тапкыр гына таныш түгел косметологка барып, бераз ныграк күпертелде. Иң мөһиме – яхшы белгечләргә мөрәҗәгать итәргә, барысын да табиб белән киңәшләшеп эшләргә.
– Сез пластик операцияләргә нинди карашта?
– Шәхсән минем пластик операцияләргә ихтыяҗым юк, үземнән канәгать. Әти-әни, Аллаһ Тәгаләгә биргән матурлык өчен рәхмәт. Пластика ясаткан хатын-кызларга каршы бер сүз дә әйтмим. Аларга ошый икән, ясасыннар. Әгәр пластика ясагач, кеше үз-үзенә ошый башласа, яхшы.
«Постучись в мою дверь в Москве» сериалының режиссёры Павел Смирнов белән
актер Влад Соколовский белән
Кирилл Дыцевич белән
Комментарийлар