Узган елны Әнвәр Нургалиев интервью биргәндә болай сөйләгән иде: "Айсылу әле хастаханәдә ята, 2 «химия» эшләтте. Оптимистик рух саклап кала, көрәшә һәм җиңеп чыгачакмын ди. Чәчләре коелды, ябыкты... Əмма бу вакытлыча гына. Бар да әйбәт булачак, Алла боерса!
Күптән түгел Уфада хәйрия концерты узды. Кызганыч, зал тулып бетмәде, тик шулай да күпмедер акча җыелды. Тик яман шеш турында сүз барганда, 1-2 миллион акча бөтенләй дә акча түгел. Айсылу очрагыгында сөяк миен күчереп утырту ярдәм итәчәк.
Без - кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Афәтле яңалыкны ишетү белән улым җитди ир-атка әйләнде, көн-төн борчыла. Ирина белән мин дә тынычлана алмыйбыз".
Айсылуга сәламәтлек теләп калабыз! Синең белән бар да яхшы булсын, матуркай!
Комментарийлар