16+

Филүс Каһиров: "Киек каз юллары" җырын Артур Хәсәнов белән икәү җырлаячакбыз"

Филүс Каһировның “Киек каз юллары” җырын башкарган Артур Хәсәнов турында ишетми, күрми калган кеше сирәктер. Артур мобилизациягә эләгеп, әлеге җырны построение вакытында башкарган. Видеоязмасы яшен тизлегедәй таралды, аның моңлы тавышы һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.

Кичә “Мәйдан” каналының Укытучылар көненә багышланган концертында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров та бар иде. Концертта Филүс соңгы атнада тагын да популярлашкан әлеге җырын да башкарды.

“Артурның видеосын күргәч тә, аны эзләп таптым. Ул минем якташым икән, Башкортстаннан. Артур исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, бу җырны концертларымда икәү дуэт итеп башкарачакбыз. Бу хакта үзенә дә әйттем”, - диде Филүс.

Артур Хәсәнов әлеге вакытта Пензада. Ә “Киек каз юллары” җырын ул үзе эшли торган Мәдәният йортының сезонны ачу концертында җырларга тиеш булган. Тик җырны ул сәхнәдә түгел, ә хәрби киемнән мобилизацияләнгән егетләр каршында башкарды.

Артурның исән-сау әйләнеп кайтуын телибез! “Киек каз юллары”н Филүс-Артур дуэты башкаруында да ишетергә насыйп булсын!

Язмага реакция белдерегез

38

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн-сау эйлэнеп кайтып,бу жырын куп тапкырлар сэхнэдэ башкарырга насыйп булсын Артурга!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Йорэклэргэ утеп керерлек жырлый балакай..? Исэн -сау туган якларына эйлэнеп кайтып,кабат шул жырны тынларга язсын???

      • аватар Без имени

        0

        0

        АМИН АМИН АМИН ?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Искиткеч тавышлы , бик тэ матур жырлыйкузлэрдэн яшьлэрне чыгарды Артур . Сау- сэламэт , исэн- сау эйлэнеп кайтыгыз егетлэр???

          • аватар Без имени

            0

            0

            Амин.

            Мөһим

            loading