“Фәридә-Алсу” дуэты солисты, Татарстанның атказанган артисты Фәридә Әхмәтшинаны кайчан гына очратсам да, йөзендә һәрвакыт – елмаю. Беркайчан беркемгә җылы сүзен кызганмый. Тормышның ямен күреп яши белүче чын-чынлап бәхетле җырчы, әни һәм хатын-кыз ул.
– Фәридә, нинди гаиләдә үстең? Әти-әниең кемнәр?
– Әтием гомер буе Башкортстанның Бакалы районында эпидемиология өлкәсендә баш табиб булып эшләде. Җиңел хезмәт түгел, эше җаваплы. Эштән кайткач, әнием ашларын әзерләгән арада, хромка гармунын кулына алып бию көйләрен уйный иде. Без гаиләдә дүрт кыз, иң өлкәне – мин. Әти өздереп уйнаган бию көйләренә биергә ярата идем, үземчә – җырлый-җырлый бии идем. Әнием дә аш бүлмәсеннән безнең ансамбльгә кушыла иде. Әти-әнием күңелләре белән бик моңлы кешеләр, аларның мәхәббәтле канатлары астында миңа җырчы булырга насыйп булгандыр инде, башкача мөмкин дә түгел иде. Матурлыкта үстем, әни бик оста итеп табын әзерли иде. Эстетика ягыннан әнигә охшаганмын. Әтием катушкалы магнитофон алып кайткач, бәхетемнең чиге юк иде. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларын, киноларда ишеткән популяр җырларны кабат әйләндерә-әйләндерә тыңлый идек. Бакалы районының музыка мәктәбендә укый башлагач, тормышым тагын да ямьләнде. Районның беренче секретареннән миңа пианино сатып алдылар.
– Гаиләгездә тагын җырчылар бармы?
– Әтиемнең Биектау районы Юртыш авылында яшәүче бертуган сеңелләре дә гармунда җырлый-җырлый уйный иде. Хәлидә апа белән Хәлисә апа уйный башласа, бөтен эш туктый иде. Аларның дуэт булып үзебезчә җырлаулары каныма сеңгән, күрәсең. Хәлидә апам начар авыру белән китеп барды. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын. Бергә күңелле итеп яшәгән мизгелләрне шундый сагынам. Хәлидә апаның әйткән сүзләре әле дә истә. “Нәнәм, син безнең затлы – Үтәкләр нәселебезнең бердәнбер җырчысы, атаклы кешесе. Вазифаң җаваплы, зур тәҗрибәле кешеләр арасында яшисең, иҗат итәсең. Йөзгә кызыллык китермичә, үз юлыңнан атлап, уңышларың белән безне сөендереп тор! Синнән бар да була!” – дип мине һәрвакыт канатландырып тора иде, мәрхүмкәем. Ул Мәскәүдә Плеханов исемендәге Жиңел сәнәгать институтын тәмамлап, Иске Татар бистәсендә Мәрҗани мәчете каршында урнашкан ашханәнең җитәкчесе булып эшләде. Җомга намазыннан соң кергән бабайларны сыйлап, ашатып җибәрә иде. Хәлидә апа киң күңелле, мәрхәмәтле, авторитетлы кеше иде. Аны искә алу рухына дога булып ирешсен.
– Тормышта нинди зур югалтуларың булды?
– Дәү әниемнең вафаты – иң зур югалтуым. Дәү әниләр бик якын була бит ул. Без аның белән 25 ел бергә яшәдек, бергә уразалар тоттык. Мин студент чакта авыз ачарга ашлар әзерләп, тәрәзәдән карап мине көтә иде. Аны сәхәргә уята идем. Маратымны да беренче күрүгә үз итте, аның баянда уйнаганын яратты. Без гастрольдә булганда, Саматым белән Фәрхәтемне үстерергә булышты. Әле үзе иҗатка да тартыла иде, җаныкаем, җырлар чыгара иде. Янында алмагач күрсә дә җырлады: “Бу дөньяда кыз баланы кызганучылар сирәк, шуңа күрә үз-үзеңне тота белергә кирәк...” Уйнап-шаярып сөйләшергә яратты, юмор хисле булды. Дәү әнине озак яшәтергә теләсәм дә, бездән генә тормый шул...
– Иҗат кешесе төшенкелеккә еш бирелә, диләр. Дөресме?
– Төшенкелеккә бирелергә яратмыйм, тормышның позитив якларын эзлим һәм табам. Әтием шулай өйрәтте. Төшенкелеккә вакытымны әрәм итәсе килми. Дөнья бит шундый матур! Күрә генә белергә кирәк. Үземне югары вибрацияләрдә тотырга тырышам: көйләр язам, тәмле ризыклар пешерәм, театрга йөрим, күңелгә охшаган музыканы тыңлыйм, хыялланам, планнар корам.
Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Ачык,нурлыйэзегез белэн кешелэрне шатландырыгыз! Унышлар, бэхет телим сезгэ!
0
0