16+

Гөлнара Тимерҗанова тагын бер бәби табарга җыена

- Тормышымда әллә ни үзгәрешләр юк. Яңа елга әзерләнеп йөрибез. Айзифа гел минем белән. Миннән калмый да, калдырыр кеше дә юк. Җырчы нәрсә белән шөгыльләнә инде?! Җырлар яздырабыз. Планда - клиплар. Сыйфатлы, матур эчтәлекле клип төшерәсе килә. Каен төбенә басып кына түгел, ә башка төрле форматта. Һәм мәхәббәт турында булмаячак....

Гөлнара Тимерҗанова тагын бер бәби табарга җыена

- Тормышымда әллә ни үзгәрешләр юк. Яңа елга әзерләнеп йөрибез. Айзифа гел минем белән. Миннән калмый да, калдырыр кеше дә юк. Җырчы нәрсә белән шөгыльләнә инде?! Җырлар яздырабыз. Планда - клиплар. Сыйфатлы, матур эчтәлекле клип төшерәсе килә. Каен төбенә басып кына түгел, ә башка төрле форматта. Һәм мәхәббәт турында булмаячак....

- Тормышымда әллә ни үзгәрешләр юк. Яңа елга әзерләнеп йөрибез. Айзифа гел минем белән. Миннән калмый да, калдырыр кеше дә юк. Җырчы нәрсә белән шөгыльләнә инде?! Җырлар яздырабыз. Планда - клиплар. Сыйфатлы, матур эчтәлекле клип төшерәсе килә. Каен төбенә басып кына түгел, ә башка төрле форматта. Һәм мәхәббәт турында булмаячак. Хәзер кайсы гына клипны алма, нигездә - мәхәббәт, ир-хатын мөнәсәбәтләре.
Айзифа белән тик кенә, кул кушырып утырып булмый. Шулкадәр шук кыз, мультиктагы Машаны да уздыра. "Шуңа барып тотынмаса ярар иде", - дип кенә уйлап куясың, ә ул инде шуны эшләп тә куя. Гиперактив бала. Идел андый булмады. Ул берүзе утырып уйный, әйткәнне тыңлый иде.
2 яшьлек Айзифа компьютерның нәрсә икәнен белә, ХХI гасыр балалары шундый буладыр. Ютубны табып ала ул. "Г" хәрефенә баскач, минем клиплар чыга. Шуларны куша, бии, безне дә биергә чакыра.

Кыз бала әнисе булу нык рәхәт. Куеныңа кереп яраттыра, үзе сине нык итеп кочаклый. Шул минутларда тормышның бар мәгънәсе балаларда икәнен аңлыйсың. Кыз бала кечкенәдән әнисенең ни эшләгәнен күреп, ул да өйдә тәртип булдырмакчы: табак-савыт та юасы килә, кер дә чайкарга тели... Абыйсы киемен теләсә-кайда ыргытып бәрсә, аны йодрыгын күрсәтеп сүгә.
Мин нык усал әни. Ләкин ул усаллыктан файда юк. Хәзерге балаларны кычкырып кына җиңеп булмый. "Ярамый", - дип күпме генә әйтмә, ул барыбер үзенекен эшли. Кызлар әле ялагайлыгы белән "ала". Айзифага ачулансаң, ул үпкәләп, борылып китми. Хәйләкәрләнеп, яныңда бөтерелеп йөри. Моны мин начар сыйфат дип әйтмим. Миңа калса, андый кешеләр тормышта беркайчан да югалып калмыйчаклар.

Мин генә түгел, гаиләдә әтисе дә усал. Әмма гел чыбыркы дигән сүз генә түгел, прәннеге дә эләгә. Тик әлегә тормыш иптәшем эш буенча Мәскәүдә яши, әлбәттә, кайтып киткән арада кызыбызга карата усаллыгын күрсәтми. Юмарт, күчтәнәчкә нәрсә сорый - шуны алып кайта. Айзифа аңа үзе скайптан шалтыратып тора. Анда да сагынышып, яратышып кына сөйләшәләр. Шуңа да, тәрбия эше әлегә минем җилкәгә генә төшә. Ике бала белән генә чикләнмәскә иде. Бераз эшләп алгач, тагы да бер бала алып кайту теләге бар".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading