Татар эстрадасының популяр җырчысы, Казан шәһәр филармониясе солисты Гөлназ Гафурова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.
– Гөлназ, ислам диненә ничек килдең?
– Кечкенәдән зур әнинең догаларын тыңлап, өйрәнеп үстем. Әнә шулар һәм әти-әни тәрбиясе сеңгәндер дип уйлыйм. 19 яшьтә беренче тапкыр ураза тоттым. Намазны бераз соңрак укый башладым. Әмма яулык ябарга әзер түгел идем.
– Ни өчен?
– Вакыты килеп җитмәгән булгандыр, күрәсең. Яңа тормышка аяк басу дулкынландырды. Икеләнү булды. Шул вакытта Аллаһы Тәгаләдән: “Синең ризалыгың белән генә эшлим, дөрес юл күрсәт миңа”, – дип сорадым.
– “Яңа” Гөлназны сәхнәдә ничек кабул иттеләр?
– Эштә яхшы кабул иттеләр, хезмәттәшләремә, җитәкчеләремә бик рәхмәтлемен. Яулык белән беренче тапкыр сәхнәгә чыккач, тамашачы гаҗәпләнеп карады. Матур, җылы сүзләр килеп иреште. Иң кызыгы шул: мин укыта торган рус мәктәбендә башка милләт балалары да җырларга йөри. “Татар телендә җырлыйсы килә”, – дип теләк белдерүчеләр күп булды. Сүз уңаеннан, “Шаян ТВ” каналында яңгыраган “Туган тел” җырын минем укучылар башкара. 12 баланың 2-3е генә татарлар, калганнары – үз теләге белән татарча җырларга өйрәнгән рус балалары. Моңа бик сөендем, чөнки бүген хәтта татар балаларының да татарча җырлыйсы килми.
– Дингә килүчеләрнең күбесе тормышта төрле сынау узган кешеләр...
– Барысы да яхшы, Аллаһка шөкер. Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтемне шушы адымым аша белдердем. “Сез рәхмәтле булсагыз, мин сезне тагын да зурлармын”, – дигән Аллаһы Тәгалә. Мин бу могҗизаны бүген дә күрәм. Сынау дигәннән, вак-төякләре була инде аның. Зур сынау, югалтулар күрергә язмасын.
– Дингә килү өчен нинди гадәтләреңнән башка тартырга туры килде?
– Кечкенәдән эчми, тартмый торган тәртипле кыз булып үстем. Миңа дөрес тәрбия биргәннәре өчен әти-әниемә рәхмәт.
– Балаларың догалар беләме?
– Исламда әти-әни баласына өйрәткән дога – мәңгелек һәм саваплы.
– Берничә җирдә эшлисең дип беләм.
– 2008 елдан музыка мәктәбендә балалар укытам. Үзем эшли торган Казан шәһәр филармониясе каршындагы балалар филармониясе ансамблен җитәклим. 28ләп бала шөгыльләнә. Алар җырлый, бии, төрле уен коралында уйный. Без төрле бәйгеләрдә, республика күләмендәге зур чараларда катнашабыз, зур җиңүләр яулыйбыз. Моннан тыш, аерым-аерым проектлар күп. Шуларның берсе – “Салаватик”. Бу - “Салават күпере” журналы оештырган проект. Журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова бергә эшләргә тәкъдим ясагач, бик теләп ризалаштым. Күптәннән шундый форматтагы проект өстендә эшләргә хыяллана идем. Аллаһы Тәгалә үзе юлыма чыгарып куйды. Аллаһының могҗизасы шунда: уйлаган теләкләрем чынга аша. “Салаватик”лар белән 20гә якын клип төшерелде, 2 концерт куелды. Анда барлыгы 6 бала, алар балалар филармониясе ансамбленнән сайлап алынды.
– Үз балаларыңа вакытың каламы?
– Үземнекеләр дә төрле түгәрәкләргә йөри. Улым Мөхәммәт тә, кызым Җәннәт тә җыр-моңга сәләтле. Улым музыка мәктәбендә укый, фортепианода уйный. Ул хоккейга, бокска, бассейнга йөрде. Техника белән кызыга. Ишегалдында үзенең остаханәсе бар, шунда мәш килә. Кызым дәү әнисе кебек үк биергә ярата. Ул Казан шәһәр филармониясе каршындагы “Казан” балалар студиясендә бию белән шөгыльләнә.
– Бу тормышта теге яки бу гамәлең өчен үкенгән чакларың булдымы?
– Юк. Үкенерлек булмаслык итеп яшәргә, үкенечле гамәлләр кылмаска кирәк. Ә инде үкенгән очракта, барысын да үзгәртергә мөмкин. Иң мөһиме – күңелең яхшы нияттә булсын. Аллаһы Тәгалә һәркемгә иман иңдерсен.
Әңгәмәнең башын әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар