16+

Гөлназ Сәфәрова: "Кәһвәдән тулысынча баш тарттым"

Танылган алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова үзе турындагы кызыклы мәгълүматлар белән даими таныштырып тора. Гөлназ шуларның чираттагыларын бәян итте.

1. “Шәм кабызырга һәм өрергә яратам”.
2. "Кәһвәдән тулысынча баш тарттым".
3. "Швабраны бөтенләй кулланмыйм".
4. "Бал корты чакса, аллергия чыга".
5. "Өйдә утырырга яратам, тик “өй тавыгы” дигән сүзне, бигрәк тә аны негатив мәгънәдә кулланганда, яратмыйм". 
6. "Даталарга исем китми. “Мөнәсәбәтләребезгә 1 ай” яки “беренче тапкыр үбешкән көн” һәм башкаларны истә калдырмыйм".
7. "Туган көнемне яратмыйм".
8. "Мин - патологик чиста кеше".
9. "Исләрне бик яхшы тоям. Урамда барганда, хушбуйның исе буенча аның нинди марка икәнен әйтә алам. Өйдә еш кына: “Нинди ис бу?” - дип өйне җилләтәм".
10. "Үзем ышана торган хорафатлар җыелмасы бар. Аларның күбесе коточкыч мантыйксыз". 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading