16+

Гөлнара Тимерҗанова: “Алар өчен үзем оялам”

15 марта 2025, 10:02
2055
0
5
Уку өчен 4 минут

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанов белән озак аралашмадык.

Гөлнара Тимерҗанова: “Алар өчен үзем оялам”

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанов белән озак аралашмадык.

Хәл-әхвәлләрен белеп, тормышындагы яңалыклары турында сөйләшеп алдык.

– Гөлнара апа, нинди эшләр белән мәшгуль сез?

– Миңа 29 майда 50 яшь тула. Юбилей концертына әзерләнәбез. Яңа җырлар иҗат итеп, клиплар төшерәбез, гастрольләр графигын төзибез. Шөкер, эшләр кайнап тора. Казанда юбилей концертын 30 октябрьгә планлаштырабыз. Мине якын иткән иҗатташ дусларым, җырчылар да катнашачак. Оештыру эшләре бик күп. Костюмнар әзерләү, мәйданчыкларны сөйләшеп кую үзе ни тора.

– Халыкны ничек шаккаттырасыз?

– Халыкны шаккаттырырга кирәкмидер дә. Әле күптән түгел генә Буада концерт куйдык. Халык гади, ихлас концертларга сусаган икән. Үземнең иҗат төркеме белән милли уен коралларын да программага кертеп җибәрдек. Җанлы концерт эшләргә тырышам. Тамаша ошамаса, халык залдан чыгып китә. Шөкер, бер тамашачы да концерттан чыгып китмәде. Бу – күрсәткеч. Кайда гына барма барыбер халык җыела. Тугра тамашачыларым булу сөендерә. Аның шул оештыру эше генә катлаулы. Бу юнәлештә мин беренче ел гына түгел. Беркайчан концерт директорлары булмады. Барысын үзем эшләдем.

– Кызыгызга ничә яшь инде? Ул әтисе белән аралашамы?

– Кызыма 10 яшь. Әтисе белән аралашып торалар. Ул бит кызым белән түгел, минем белән аерылды. Бала әтисе белән аралашырга теләсә каршы килеп булмый. Нәрсә дисәң дә, ул аның әтисе. Алар бик яхшы мөнәсәбәтләрдә. Үскәч, ник аерылганыбызны үзе аңлар әле. Әлегә аның өчен әти дә, әни дә бертигез кадерле.

– Шәхси тормышыгызда уңай үзгәрешләр бармы соң? Сез йөзек киеп төшкәч, кияүгә чыгарга уйлыйсыз дигән сүзләр дә булды.

– Ял итәргә баргач, йөзек киеп фотога төшкән идем. Янәшәмдә генә сатучы басып торган, ул да фотога кергән. Шушы сурәтне социаль челтәрләргә урнаштырдым. Мине котлый башладылар. Бу бары тик шаярту гына булды.

– Димәк, сөйгән ярыгыз юк?

– Танышырга теләүчеләр күп. Әле шунысына шаккатам, күбесе 30-35 яшьлек егетләр. “Әйдәгез дуслашыйк, аралашыйк. Табигатькә каршы килеп булмый”, – диләр. Алар өчен үзем оялам. 50гә җиткән хатын-кызга шулай дип язалармы? Андый хәлдән соң мин нинди йөз белән яшәргә тиеш? “Ник өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызларга язасыз?” – дип сорадым. Берсе: “Гел өлкәнрәк яшьтәгеләргә тартылдым. Яшьтәшләр белән кызык түгел, сөйләшергә темалар юк”, – ди. Дөрес, бүгенге көн белән генә яшәүче, җилбәзәк хатыннар да бар. Әмма мин андый кешеләр рәтенә кермим. Ирләрнең өлкән яшьтәге хатын-кызларга язулары җаваплылык алырга теләмәүләре белән дә бәйле. Танылган кешеләргә танышу тәкъдимнәре еш киләдер инде. Берәр нәрсә килеп чыкса, шул язган кеше дә таныла бит. Минем эш номерлары социаль челтәрләрдә бар, күпләр чыгышлар буенча шалтыраталар. Әмма “танышыйк” дип әйтүчеләр дә бихисап.

– Өлкәнрәк яшьтәге ир-ат белән танышыр идегезме?

– Юк бит алар. Маңгаема белдерү элеп куя алмыйм бит инде. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Насыйп булса, булыр. Өметләр белән генә дә яшәп булмый, тормышны алып барырга кирәк. Бәлки, картлык көнемдә тиң ярымны   очратырмын. Әлегә андый кеше юк.

– 50 яшькә җитәсез, нинди үкенечләрегез бар?

– Бернинди үкенеч тә юк. Тормыш юлыма анализ ясыйм да, бик күп максатларыма ирешә алганмын дигән нәтиҗәгә киләм. Мин гап-гади колхозчылар гаиләсендә туып-үстем. Аллаһка шөкер, Казанга укырга керергә дип килдем, укыдым. Сәхнәдә чыгыш ясыйсым, халыкка таныласым килде. Анысына да булды. Бу барысы да Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләре. Саулык-сәламәтлектән аермасын инде. Аллаһ: “Яраткан кешемне сынармын”, – дигән. Минем тормышымда да сынаулар күп булды. Җиңеп чыктым, югалып калмадым, шөкер. Авырлык килгәндә дә башымны күтәреп алга атладым. Ике балам, тамашачым яраткан хит җырларым бар. Тормышка үпкәм юк.

– Изге Рамазан ае да бит әле. Сез дә ураза тотасыз дип беләм.

– 18 еллап ураза тотам инде. Мөмкинлек булганда ураза тотарга кирәк. Бу Аллаһка якынаю вакыты. Никадәр аңа якынрак булсаң, шулкадәр бәхетлерәк тормышта да яшисең, яхшы кешеләрне очратасың. Эчке яктан чистарынып, үпкәләрне җибәрә торган ай. Тоткан уразалар кабул булсын иде. Без бит үзебез өчен генә түгел, нәселебез каршында да җаваплы. Минем кылган гөнаһларым балаларыма калса, нишләрмен? Кешене рәнҗетмичә, дөрес яшәргә тырышырга кирәк. Вакытында гафу үтенеп, вакытында кешене кичерергә зарур.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading