16+

Хатын-кыз күңелендә йөрткән идеаль ир нинди була ул?

Ә нинди була соң ул чын ир заты? Без гүзәл затларыбызга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. Алинә Гиззатуллина, «Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе, Су спорт төрләре дөнья чемпионатына Татарстан вәкиле: Идеаль ир затын көчле, тәвәккәл дип күз алдыма китерәм. Ул янәшәңдә булганда тормышның бар авырлыкларына да чыдыйсың, бер нәрсә дә куркыныч...

Хатын-кыз күңелендә йөрткән идеаль ир нинди була ул?

Ә нинди була соң ул чын ир заты? Без гүзәл затларыбызга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. Алинә Гиззатуллина, «Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе, Су спорт төрләре дөнья чемпионатына Татарстан вәкиле: Идеаль ир затын көчле, тәвәккәл дип күз алдыма китерәм. Ул янәшәңдә булганда тормышның бар авырлыкларына да чыдыйсың, бер нәрсә дә куркыныч...

Ә нинди була соң ул чын ир заты? Без гүзәл затларыбызга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Алинә Гиззатуллина, «Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе, Су спорт төрләре дөнья чемпионатына Татарстан вәкиле:
Идеаль ир затын көчле, тәвәккәл дип күз алдыма китерәм. Ул янәшәңдә булганда тормышның бар авырлыкларына да чыдыйсың, бер нәрсә дә куркыныч түгел. Ир-ат физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле булырга тиеш дип саныйм. Теләсә нинди очракларда да аңа таянып булсын. Ир заты тыныч, кеше алдында үз-үзен тота белгән, курку белмәс, батыр, шул ук вакытта кайгыртучан да булырга тиеш. Идеаль ир солтанын менә шундый әкияти принц кебек күз алдына китерәм мин.

Люция Хәмитова, Татарстанның атказанган артисты:
- Һәр кешенең үз идеалы буладыр инде. Минемчә, ир кешенең тышкы кыяфәтенә караганда, аның эчке, рухи дөньясы мөһимрәк. Ул акыллы булырга, сәнгать белән кызыксынырга тиеш. Ир баланы үстергәндә ата-анасыннан бирелгән тәрбия дә бик мөһим. Ата кеше - гаиләдә авторитет. Бала һәрвакыт атасыннан үрнәк ала бит. Шуңа да ана кеше дә йортта атаның бөеклеген, аның тормышта зур роль уйнаганын күрсәтергә тиеш. Атасы улына яхшы үрнәк күрсәтсә, улы да шундый булып үсә.

Альбина Кыямова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе:
- Ир-ат көчле булырга, янәшәсендәге хатын-кызны хөрмәт итәргә, аны кимсетмәскә тиеш. Ир кеше - гаиләнең терәге, шуңа да ул якыннарын да сакларга, тормыш кыерсытуларына бирешмәскә тиеш. Актив, перспектив, эш сөючән булуы да мәҗбүри. Һәм иң мөһиме, әлбәттә инде, ул ир яратырга, үз хисләрен сиңа кызганмаска тиеш.

Гөлназ Сәфәрова, "Татар радиосы" ди-джее:
- Иң беренче чиратта, ир-ат акыллы булырга тиеш, акыл булгач, аның материаль яктан тәэминлеге дә була инде. Тышкы кыяфәткә игътибар итмим дип әйтә алмыйм, шуңа да икенче урында аның тышкы кыяфәте тора. Өченчедән, ир-атның харизмасына игътибар итәм. Кайбер кешеләр үзләренә ниндидер бер энергетикасы белән тартып китерә. Хатын-кыз, гомумән, ирне үзенең атасына охшаганны сайлап ала диләр. Минем очракта да шулай булды. Кияүгә чыкканчы берәр авыр ситуациядә калсам, һәрвакыт әтидән киңәш сорый идем, хәзер инде икеләнә торган очракта иремә мөрәҗәгать итәм.

Ләйлә Дәүләтова, шагыйрә, җырчы:
- Минем өчен ир кеше белән күңелле булырга тиеш. Безнең холкыбыз да, эчке, рухи халәтебез дә охшаш булса, тагын да әйбәтрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading