16+

Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында чокынмагыз!

Йолдызлар кабызучы «Барс-медиа» ширкәтеннән чираттагы «мөгез»: октябрьдә «Кабатла» дип аталган проект тәкъдим итәләр.

Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында чокынмагыз!

Йолдызлар кабызучы «Барс-медиа» ширкәтеннән чираттагы «мөгез»: октябрьдә «Кабатла» дип аталган проект тәкъдим итәләр.

Бу - федераль каналлардагы «Один в один», «Точь-в-точь» тапшыруларының чыбык очы. Татар җырчылары йөз-кыяфәтләрен үзгәртеп тормыйча (моңа бик күп акча кирәк), 11 парга бүленеп, бер-берсенең хитларын башкара.

Сез Алсу Әбелханованың Индива җырын, Булат Нигъмәтуллинның Илмира Нәгыймова хитын башкаруын күз алдына китерәсезме? Хәер, китерергә дә кирәкми, октябрь ахырында күрә алачаксыз. Ләйсән Гыймаева, Хәмдүнә Тимергалиева белән парлашып, баянга «Галигә барам әле»не сузып җибәрергә тора. «Ләйсән, булдыра алырсызмы икән?» - дип, очрашуга җыелган журналист халкы шикләнеп тә куйды. Әмма Гыймаева үз көченә ышана. Ике блондинка - Бәширә Насыйрова белән Ландыш Нигъмәтҗанова да бер-берсенең репертуарына «кереп чыгачак».

Проектның авторы, алыштыргысыз алып баручы Гөлназ Сәфәрова аңлатуынча, алар, бер карашка, туры килми торган әйберләрне туры китерергә булган. Сикерә-сикерә биюче Фирдүс Тямаевка Раяз Фасыйховның лирикасын башкарырга туры килә. Ә Раяз Фасыйхов «Дусларга» җырын сикереп башкарырмы, үзенчә күрсәтерме? Проект турында сөйләшү әкренләп кенә татар эстрадасының авырткан нокталарын барлауга күчте. Кайбер кызыклы һәм кыю фикерләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Йомырка эчмә - коньяк эч

Гөлназ Сәфәрова:

- Проектның идеясе менә нәрсәдән килеп чыкты. Былтыр Ринат Рәхмәтуллин үзенең сольный концертын оештырып, бер көн кала авырып китте, килә алмады. Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Ленар Сәйфиев һәм башка танылган җырчылар Ринатның хитларын башкарып, концертны коткарды.

Бәширә Насыйрова:

- Бу проектны бер картлыкта, бер яшьлектә буларак кабул итәм, буыннарны тоташтыру сыман чара. Яшьләр олырак җырчыларның иҗатына яшь буынның игътибарын җәлеп итә ала, безнең буын исә үзебезнең яшьтәге кешеләргә яшьләр репертуарын ирештерә. Без Ландыш белән дуслар, дип әйтә алмасам да, яхшы мөнәсәбәттә. «Барс-медиа»дагы яшьләр бик тәртипле, бик матурлар, олыны олы итә беләләр, һәрвакыт миңа киңәшләрен бирәләр. Ландыш күз явын алырдай матур булуы белән игътибарны җәлеп итә. Аның репертуары да үзенчәлекле: заманча, кызларча, дәртле. Миңа аның җырлары күптән ошый.

Ландыш Нигъмәтҗанова:

- Без Бәширә апа белән бер-беребезне күптәннән беләбез, аралашабыз, яратабыз. Балачактан ук, нишләптер, Бәширә апаны тыңларга ярата идем. Ул бөтен җырларны шундый җиңел башкара, авызны ачып кына тора. Бөтен җыр­ларын яттан белә идем... хәзер дә беләм. Нәрсә киясемне төгәл әйтә алмыйм, планда берничә костюм бар, ләкин кыска түгел, «Парлы мендәрләр» җырына андые туры килми.

Журналист:

- Тавышыгызны икенче бер җырчыныкына охшату өчен, нинди ысуллар кулланырга җыенасыз? Әйтик, кайбер кешеләр йомырка эчә.

Хәмдүнә Тимергалиева:

- Йомырка эчү дигән нәрсә бөтенләй дөрес түгел. Сарысы тавыш ярыларына килеп эләктеме - беттең, җырлый алмыйсың. Йокы, тынычлык һәм мунча кирәк. Сөт кайнатасың, бал саласың, азрак кына суытып йотасың да сөйләшмичә ятып йок­лыйсың. Йомырка эчү эчкече җырчылар өчен хас нәрсә.

Алсу Әбелханова:
- Тавышны ачу өчен, коньяк эчеп алырга мөмкин, ләкин аның тискәре ягы да бар - икенче көнне тавыш бетә.

Хәмдүнә Тимергалиева:

- Хәзерге артистлар җиңел яши. Без авылдан авылга трактор чанасына утырып йөри идек. Иң яхшы транспортыбыз - мал йөртә торган «Беларус» арбасы булды. Бөтенләй тавыш беткән вакытларда, концертны коткару өчен, чәйгә коньяк сала идек. Берәр кая барганда, кичтән бәрәңге пешертә идек. Шуны баш белән капланып сулыйсың да, икенче көнне тавыш уяна. Элек клублар ягылмый, кайсыберләрендә боз каткан булыр иде. Салкын клубта җылы чәй, сөт эчәргә ярамый.

Журналист:

- Бер җырчының икенче җырчы җырын башкаруына ничек карыйсыз?

Хәмдүнә Тимергалиева:

- Әлеге проект сәхнәдә мөгез чыгару буларак кына кабул ителә. Дөрес, бездә кеше репертуарында чокынган артистлар бик күп, үзенекен эшләү кулларыннан килми. 47 ел буена бөтен Россияне дер селкетеп эшләгән Хәмдүнәнең репертуарында да казынырга оятлары җитә. Әзер ипине ашау җиңел бит ул. Аллаһ боерса, шушы проектта беренче тапкыр кеше җырын башкарачакмын. Зөһрә Сәхабиева «Җидегән чишмә»не башкарганнан соң, шул җырны күпме кеше җырлап карады, әмма халык Зөһрәдән башка беркемне дә кабул итми.

Фирдүс Тямаев:

- Һәр җырчының үз стиле. Мөнир Рахмаев биеп йөри, әмма баянга чыгып җырлаганын күргәч шаккаттым.

Бәширә Насыйрова:
- Минем турында да: «Әй, Бәширә озын җырлар җырлый инде», - диләр. Чынлыкта, репертуарымда заманча, темплы җырлар күп. Берничә җыр буенча гына фикер йөртергә ярамый.

Халык концертка Ельцин заманында йөрмәскә өйрәнгән

Гөлназ Сәфәрова:
- Дөресен әйтергә кирәк, проектта катнашырга чакырган кайбер җырчылар, нишләп әле мин кеше җырын башкарырга тиеш, дип, борыннарын җыерды. Кайбер олырак артистлар искечә фикер йөртә. Фәлән җырчы белән безнең стильләр туры килми, диләр. Безгә бит, киресенчә, сезнең кеше җырын үз стилегездә башкару мөһим, дип аңлатып карадык, ләкин барыбер баш тарттылар.

Фирдүс Тямаев:
- Хәзер кеше концертларга йөрми...

Хәмдүнә Тимергалиева:
- Йөргән кешегә йөриләр. Ельцин вакытында, халыкны эшкә җәлеп итәр өчен, җитәкчеләр концертларны сатып алып, халыкка күрсәтә башлады. Халык шуңа күнегеп бетте, концертларга йөрмәү шуннан килә.

Гөлназ Сәфәрова:
- Тамашаларны төрләндерергә телибез. Татарларда хәзер концертлар ничек эшләнә? Җырчыларны җыялар да тамашаның исемен генә үзгәртәләр: татарча солянка, көзге моңнар, җәйге моңнар, кышкы моңнар, биик әле, җырлыйк әле... Тамашачы буларак, мине бу туйдырыр иде. Шоу элементлары күрәсе килә. Хәмдүнә ападан Ландышны эшләтеп чыгара алыр идек, ләкин алай майтара алмыйбыз, финанс мөмкинлекләребез чик­ле.

Фирдүс Тямаев:
- Зур шәһәрләрдә, бигрәк тә Казанда концерт ясасаң, миллионнар эшләп булмый, рекламага, аппаратурага, залны арендалауга акча күп китә. Кайбер кешеләр безнең турында: «Вәт, акчаны эшләп тә карый», - дип уйлый.

Ләйсән Гыймаева:
- Минем образ иң кызыклысы, чөнки Хәмдүнә апа Тимергалиеваның «Галигә барам әле» җырын башкарам. Эчемдә «җенле Хәдичә» утыра, шушы җыр белән аны чыгарасым килә. Репетиция вакытында чыгышымны Хәмдүнә апага күрсәтәчәкмен.

Хәмдүнә Тимергалиева:
- Бу җырда иң мөһиме - авыз тиз эшләп торырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading