Илмир Ямалов – Тукай районы Мусабай завод авылында туып үскән. Бүген Казанда яши, өч бала әтисе. "Үзем мөселман, ләкин минем өчен мәчеткә дә, чиркәүгә дә кереп чыгу авырлык тудырмый. Минемчә, кешене дин дә, милләт тә бүлми", - ди Илмир.
Скопировать ссылку
Илмир Ямалов – Тукай районы Мусабай завод авылында туып үскән. Бүген Казанда яши, өч бала әтисе. "Үзем мөселман, ләкин минем өчен мәчеткә дә, чиркәүгә дә кереп чыгу авырлык тудырмый. Минемчә, кешене дин дә, милләт тә бүлми", - ди Илмир.
– Илмир, син белемең буенча кем?
– Музыкант. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният сәнгать көллиятенең оркестр бүлегенә укырга кердем. Ул вакытта миңа унбиш яшь, буем бик бәләкәй иде. Вахтада эшләүче апалар: “Кем малае син, кайсы укытучының баласы?” – дип мине бинага кертмиләр, монда студент булып укып йөргәнемә ышанмыйлар иде. Училищены тәмамлагач, 2007 елда Казан дәүләт мәдәният институтының театр бүлегенә укырга кердем. Ярты ел укыганнан соң, үзем өчен бер кызыклы әйбер ачыкладым: булган белемем белән бу университетта автомат рәвештә укып була икән, чөнки көллият, техникум, училище белемне 100% көчлерәк бирә. Күпмедер вакыт үткәч, тормышымда яңа юнәлеш барлыкка килде – фольклор. Моның турында аерым сөйләп китәсем килә: февраль аенда “Сорнай” ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев белән таныштым, ул мине үзенең ансамбленә чакырды. Уен коралларында уйный беләм, грамматика ягым да көчле, бары тик сәхнә тәҗрибәм генә юк иде. Шулай итеп, ике атна эчендә барысына да өйрәнеп, “Сорнай” белән беренче тапкыр чыгыш ясадым. Гастрольләргә йөри башладык, башым белән фольклор дөньясына чумдым. Беренче курсны тәмамлаганнан соң, университетта театр бүлегеннән фольклор бүлегенә күчтем. Магистратура белән аспирантураны да тәмамладым әле.
– “Сорнай” ансамбле белән юлларыгыз аерылдымы?
– Әйе. 2012 елда мин бәйрәмнәр алып бара башладым. Параллель рәвештә, ансамбль белән шулай ук бәйрәмнәрдә, туйларда чыгыш ясый идек. Иң начар һәм иң яратмаган әйберем – ул кешенең өметен акламау. Һәм бу ике эшне берьюлы алып бара алмаячагымны аңлагач, берсен генә сайларга туры килде, кайсысын сайлаганын чамалыйсыңдыр инде.
– Белүемчә, син “Риваять” ансамблендә дә эшләгәнсең. Монысы кайчанрак булды?
– “Сорнай”дан китеп, бер ел узгач, күңелем барыбер фольклор ягына тартылганын аңладым. Шунда “Риваять” ансамбле җитәкчесе Руслан Габитов үзе миңа тәкъдим белән чыкты. Бу ансамбльдә шунысы яхшы – һәрбер кешенең дә үзенең өстәмә һөнәре, башка эше бар һәм без бер-беребезне алмаштыра алабыз. Чарага чыга алган кешеләр – чыга, мәҗбүри түгел. Бүген дә мин “Риваять” ансамблендә эшлим.
– Илмир, ничек тамадалык итә башладың һәм ни өчен бу һөнәрне сайладың?
– Әйткәнемчә, 2012 елда беренче тапкыр бәйрәмнәргә чыга башладым. Башта тавыш көйләүче генә булып йөрдем, шунда үземә ноутбук алып, музыкаль база тупладым. Ул вакытта әле интернет юк, башкаларның музыкасы дискларда гына иде. Шунысы кызык: тавыш көйләүче булып утырганда, мин башка алып баручыларның мәҗлестә ничек эшләгәннәрен күзәтеп бардым: ничек алып баралар, нәрсәдән башлыйлар, нинди юмор кызык, ә нәрсәләрне, киресенчә, сөйләмәсәң яхшырак. Шулай итеп, аларның тәҗрибәсендә үземнең беренче программам төзелгәндер дә инде. Ә ни өчен бу һөнәрне сайладым дигәндә, шул ук вакытта инде моның акчалы эш, алга таба да бу өлкә чәчәк атачак, кешеләр бәйрәмнәрсез яши алмаганын чамаладым.
– Синеңчә, тамада, ягъни мәҗлес алып баручысы нинди булырга тиеш?
– Үз эшеңне яратырга кирәк, дип әйтәләр бит, безнең профессиядә бу әз генә башка төрле: үз эшең аша кешеләрне яратырга кирәк. Иң беренче чиратта, син психолог һәм үзең дә психик яктан ныклы булырга тиеш. Чөнки төрле кешеләр була: текә абзыйлар, тәкәббер ханымнар. Алар сиңа: “Ераграк кит”, – дип әйткән очракта да, син аларга елмаеп: “Әйдәгез, шул хөрмәткә җырлыйбыз”, – дип әйтергә тиеш. Әлбәттә, үз бәяңне төшерергә ярамый, ләкин син бу эшкә алынгансың икән, аны җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Кәефең бармы, юкмы – бу мөһим түгел, син күп әйберләргә күз йомып, кеше күңелен күрергә тиеш.
– Илмир, үзеңнең командаң бармы?
– Бар, быел үземнең ивент-агентлыгын ачып җибәрдем. Командамда өч кенә кеше бар: ди-джей Илсур Шәйдуллин, администратор кызыбыз Альбина һәм мин. Агентлыгыма, әлбәттә, 50-60 кеше дә алып була, ләкин аның кирәклеген күрмим. Бүген без барлык куелган мәсьәләләрне дә үтибез.
– Бер бәйрәм уздыру өчен күпме акча аласың?
– Заказга карап, аның мәҗлесе дә төрле була бит: кайбер җирдә аппаратурасыз алып бару гына кирәк, кайбер җирдә уен коралларында да уйнарга сорыйлар, башка бер җирдә җыр да кирәк. Тавыш, экран һәм ут кына кую кимендә 120 мең сум, ләкин анысы да бит кемгәдер кирәк, ә кемгәдер юк. Шуңа күрә мин синең бу соравыңа төгәл генә җавап бирә алмыйм.
– Ә бер айга ничә мәҗлес үткәрәсең?
– Монысы да төрлечә. Җәй айлары, әлбәттә, аерыла. Уртача күпмедер –санаганым юк. Мәсәлән, бу сентябрь аен алсак, 15 чарада эшләдек. Әле шуны әйтергә кирәк: без хәзер халыкара дәрәҗәсенә чыктык. Быел җәй көне Казахстанда матур гына бер юбилейда эшләп кайттык.
– Илмир, син бик күп уен коралларында уйный беләсең. Бу сәләт каян килде?
– Гомумән, музыкага мәхәббәт туганнарымнан күчкәндер: җырчы апаларым бар, әнием – баянда, ә әтием хромка гармунда уйный иде. Ләкин шунысы кызык: мин 5нче сыйныфтан бирле баян классына йөрдем, Алабугада да баян буенча укыдым, әмма баянны күрә алмый идем. Баянга мәхәббәт ун ел узгач кына туды. Ә башка уен коралларына килгәндә, миңа алар барысы да кызык һәм мин аларны тиз үзләштерәм. Сәхнәдә 17 уен коралын кулланган бар.
Комментарийлар
0
0
Татарстаннын Самый мощный тамадасы
0
0