16+

«Ильмира Нәгыймова башкаруында җыр башкача яңгырый»: “Мәхәббәт шушыдыр” җыры тирәсендә бер бәхәс

«Мәхәббәт шушыдыр” дип җырлый Лилия Хәмитова, әмма бу җыр янында бик үк мәхәббәтле булмаган хәл килеп чыкты бит әле. Лилия Хәмитованың легендар җыры бүген дә актуальлеген югалтмый, хәтта аны башкару өчен бәхәсләр дә туа.

«Мәхәббәт шушыдыр” дип җырлый Лилия Хәмитова, әмма бу җыр янында бик үк мәхәббәтле булмаган хәл килеп чыкты бит әле. Лилия Хәмитованың легендар җыры бүген дә актуальлеген югалтмый, хәтта аны башкару өчен бәхәсләр дә туа.

Популяр дуэт Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов “Мәхәббәт шушыдыр” җырын яңартып, барлык музыкаль мәйданчыкларга урнаштырдылар. Бу хәл февраль аенда ук булган иде. Күптән түгел генә Ильмира Нәгыймова социаль челтәрендә “Мәхәббәт шушыдыр” җырын башкарган өзекне керткән. Бу хәл Абитовларны берникадәр борчуга салган күрәсең, шуңа күрә Азат социаль челтәргә мөрәҗәгать белән чыккан:
– Кемнәрдер беләдер, кемдер белмидер – Ильмира Нәгыймова социаль челтәргә “Мәхәббәт шушыдыр” җырын яздырып чыгырган. Минем аңлавымча, бу яңа җыр буладыр, чөнки студиядә яздырылган. Кичә дусларым, җырчы дусларым шалтыратып: “Нишләп алай эшләде икән?” – дип сорыйлар. Ә мин белмим. Нишләп ул җырны сайлаганын да белмим. Нишләп нәкъ ул җырны сайлаган икән, ретро җырлар беткәнме икән? Аз да түгел бугай җырлар, бүтәнен дә яңартып була. Без күптән түгел генә чыгардык бит бу җырны, 1-2 ел көтеп торырга мөмкин иде. Ләкин без чыгарган артыннан ук түгел бит инде. Мин моны бер дә аңламадым... Әйе, бу җыр безнеке түгел, Лилия апа Хәмитованыкы, без аңа берничек тә хуҗа була алмыйбыз. Әмма безнең җыр булмаса да, бу җырга күп көч куйгач, бөтен мәхәббәтебезне биреп чыгаргач, популяр артист безнең арттан шул ук җырны чыгаргач, нык “обидно”. Мин моңа берәр нинди аңлатма бар дип өметләнәм, – ди Азат. Видео астына җырчы: “Хөрмәтсезлек. Ильмира Нәгыймова урынында мин алай эшләмәс идем”, – дип язган. 

Бу видеоязмадан соң, социаль челтәрдә кешеләр өчкә аерылды. Кемнәрдер Абитовларны яклый, кемнәрдер Нәгыймова башкаруын ошата, ә башкалар исә Лилия Хәмитовадан да матуррак җырлаучы юк ди. 

Комментарийларда Абитовларны Ильмира Нәгыймова хисабына күтәрелергә теләве турында да язалар: “Үзләрен ничек күрсәтергә белмиләр. Нәгыймова исеме аша күтәрелеп китәсегез килә. Чыгарыгыз яхшы җырлар һәм җырлагыз. Мин Гөлсиринне күрше авыл кызы буларак беләм, әмма матур тавышлы артист буларак түгел”, – дип белдергән бер язылучы. 

Бу арада хейт дулкынына эләккән Гөлсирин Абдуллинаның түземлеге беткән күрәсең. Ул хейтерларына җавап итеп: “Әстәгъфируллаһ! Мине сындырасыгыз киләме? Җырлый белмисең, чиныйсың, бөтен җырны бозасың, мондый җырчы буламыни? Аның ямьсезлеге…
Юк! Мине тиз генә үзегезнең пычрак сүзләрегез белән сындыра, күзгә карап төкерә алмассыз”, – дигән.

Ильмира Нәгыймова бу хәлгә бернинди аңлатмалар бирмәде. 

Бу хәлгә иң объектив һәм дөрес аңлатманы табар өчен Лилия Хәмитова белән хәбәргә чыктык. 
– Май аенда ТНВ каналы яңа тапшыру әзерләү турында хәбәргә чыктылар. Аның шартлары буенча без һәрберебезнең бер җырын сайлап башкарабыз. Миңа “көндәш” итеп Ильмира Нәгыймованы тәкъдим иттеләр. Ильмира минем “Мәхәббәт шушыдыр” җырын, ә мин аның “Сары розалар” җырын сайладым. Ильмира бу җырны шушы тапшыруда гына җырларга тиеш дип аңлавым. Абитовларга килгәндә, алар бер тапкыр бу җырны сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ул вакытта рөхсәт бирмәдем, чөнки җыр әле репертуарымда. Гомумән, ул репертуардан төшеп кала торган түгел, “Мәхәббәт шушыдыр” җырына  – 24, “Буран дулый”га  – 25 ел инде. Аннан остазлары Винера Ганиева шалтыратты: “Роберт Миңнуллинга багышланган кичәдә җырласыннар әле”, – дип әйтте. Бу җырны оркестрга шул концертта гына җырлыйлар дип аңладым. Бер тапкыр җырлаудан бернәрсә дә булмас, дидем. Дөресен генә әйткәндә, Винера Ганиева кебек абруйлы җырчыга каршы да килә алмадым. “Винера Ахатовна ход конем булды бу”, – дидем. Яңа ел адыннан Гөлсирин хәбәргә чыгып: “Лилия апа без җырны ясаттык, студиядә яздырдык. Сезгә тыңлап карарга бирәсебез килә", – диде. Менә шул вакытта мин дә хәзер Азат Абитов халәтенә кереп алдым. Бәлкем, мин дөрес аңлата белмәгәнмендер. Шулай да, бернинди үпкә белдереп, социаль челтәрләргә чыкмадым. Ярар, җырны яздыргач, җырласыннар инде дип уйладым. Аннан Оскар Усманов белән хәбәргә кереп, аның фикерен дә тыңладым. Ул каршы килмәгәч, без башкарырга рөхсәт бирдек. Дуэт җырлагач, җыр башкача яңгырады. Мин бу хәлне факт итеп кенә кабул иттем. Ә Ильмира Нәгыймовага килгәндә, бу тапшыруга әзерләнү процессы. Ул җырны концертларда башкарып йөрмәс дип уйлыйм, чөнки моның өчен башка килешү әзерләргә кирәк. Җырга хокуклар барысы да миндә инде күптән. Нәрсә әйтәсем килә, Ильмира Нәгыймова башкаруында җыр башкача яңгырый, һәркемнең үз моңы бар. Миңа ошады, – ди Лилия Хәмитова.

Азат Абитов көткән аңлатма шушы була. Җырчылар юкка гына кайгырган икән. Бу хәлне бәхәс дип тә атау кыен, аңлашмау гына.  Социаль челтәрдәге язылучылар да: “Җырларны җырлар өчен язалар! Төрле кеше төрлечә җырлый! “Авыртмаган башыгызны” авырттырып йөрмәгез”, – дигәннәр.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading