16+

Ильмира Нәгыймова: «Сеңлемне алып килдем операциягә»

Җырчы Ильмира Нәгыймова бертуган сеңлесен операциягә алып килгән. Бу хакта ул социаль челтәрендә әйткән.

Ильмира Нәгыймова: «Сеңлемне алып килдем операциягә»

Җырчы Ильмира Нәгыймова бертуган сеңлесен операциягә алып килгән. Бу хакта ул социаль челтәрендә әйткән.

– Дуслар, без Казанда. Сеңлемне алып килдем операциягә. Иртәгә йөрәгенә 6нчы тапкыр ясата. Кардиостимуляторны алыштырабыз, – дип сөйләгән иде җырчы.
Апасын хастаханәгә озатышырга Ильмира Нәгыймованың кызы Ясминә дә килгән. Сабый әнисенең сеңлесен кочаклап елый: “Ясминә борчыла. Апалары икенче әниләр кебек бит”, – ди җырчы.

“Операциядән чыккач, шалтыратырмын Ясминә”, – дип елый-елый хушлаша сеңлесе дә.

Бүген Ильмира Нәгыймова операциянең уңышлы үтүен әйтте: “Сеңлем белән барысы да яхшы. Безнең өчен борчылганыгыз, җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Барыгызга да исәнлек телибез”, – диде Ильмира Нәгыймова.

Фото: социаль челтәрләр

Язмага реакция белдерегез

7

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аны нэрсэгэ кызларынны алып барыга сон андый жиргэ? Эйткэч булган бит, больница га керэсе. Артыгын кылана лар инде. Сенлесе нэ унышлар, сэламэтлжнсен, арты хэерле булсын дияргэ кала

    Мөһим

    loading