16+

Илнар Сәйфиев: “Хәлне белүче булмады диярлек”

“Талбишектә үстем мин дә, сизелми мени бер дә?”– дип моңланучы җырчы Илнар Сәйфиев сәхнәдән читләшеп торды.

Илнар Сәйфиев: “Хәлне белүче булмады диярлек”

“Талбишектә үстем мин дә, сизелми мени бер дә?”– дип моңланучы җырчы Илнар Сәйфиев сәхнәдән читләшеп торды.

Баксаң, Илнар яңа җырлар чыгарып, янәдән сәхнәгә кайта икән. Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев белән хәбәргә чыгып кайда югалганы, тормышында нинди сынаулар булуы турында белештек. 

- Сез бик ачык кеше. Бу сыйфат сезгә комачауламыймы?
- Юмартлык, ачык күңеллелекне кешеләр ни өчендер көчсезлек дип кабул итә. Элек барысына да ачык йөз күрсәтергә тырыша идем, аннан файдаланучылар күп булды инде. Бөтен кешене якын күрү мине сындыргандыр.  Олыгайган саен кешеләр турында билгеле бер нәтиҗәләр ясыйсың, тик кешелеклелекне онытмасак иде. Зур дәрәҗәле урыннарда эшләүче затларны гына алыйк. Кайберләрен лаеклы ялга чыккач искә алучы да, шалтыратып хәлен белүче дә юк бит.

- Сезнең хәлне белүче булдымы?
- Хәлне белүче булмады диярлек. Чын дусларның кем икәнен менә шул вакытта аңлыйсың инде. Хәлемне белешкәннәрне саный башласаң,  бер кулымдагы бармакларны да бөгеп бетерә алмаячакмын. Якын дус - берәү генә була, калганнар танышлар гына дигән нәтиҗәгә килдем. “Кайда югалдың соң?”- дип борчылып сораучылар бик аз булды.

- “Сәхнәдән читләшүнең сәбәбе - гаиләгә якын булу теләге”, - дигән идегез. Бу карар җиңелләрдән бирелмәгәндер?
- Балаларымның үскәнен күреп каласым килде. Бу вакыт бер мизгел кебек бик тиз узып китә бит. Шулай ук үземне бүтән өлкәдә сынап карыйсым да килде. Төзелештә дә, сатып-алу бизнесында да эшләп карадым. Гади эшче дә, оештыручы, җитәкче дә булдым. Әмма бу өлкәләр “минеке” түгел инде. Кайда гына эшләсәм дә,  бар күңелем сәхнәдә булды. Чын күңелдән яраткан һөнәрең белән шөгыльләнү - олы бәхет икән. Сәхнәдән читләшү тормышымда булган сынауларымның берсе. Чыннан да, бер эш тә җиңел бирелми. Тик, нишләптер, халык сәхнәдә чыгыш ясауны эшкә санамый. “Артистлар акчаны җиңел эшли”, – диләр. Костюмнар, җыр яздыру, сәхнә кору, төркем булдыру өчен чыгымнар зурдан. Бер чыгышка миллионнар тотыла, әле бит бу акчаны кире кайтарырга да кирәк. 

- Сәхнәдән читләшкән арада эстрада тормышын күзәттегезме?
- Социаль челтәрләр, телевидение аша  күзәтеп бардым, әлбәттә. Сәхнәдә чыгыш ясамыйча торган вакыт эчендә эстрада үзгәргән икән. Элек бар артистлар белән дус, бердәм булырга тырыша идем. Бергә җыелып, яңа проектлар тормышка ашыру теләге белән яндым. Тик бар артистлар белән яхшы мөнәсәбәттә булуыма ачулары килүчеләр дә булды. Мин юмарт кеше, тик бик таләпчән. Элек низаглар чыкканда барысын да җайлап-майлап җибәрә идем. Хәзер исә, кешенең күзенә карап дөресен бәреп әйтәм. Иҗатымны яңарткач, артистлар арасында булган көндәшлекне тоеп алдым. Араларында бер-берсен күрә алмаучылары бихисап, көнчелек бик көчле. Видеога төшкәндә барысы “дуслар”, ә чынбарлыкта... Мин моны курыкмыйча әйтәм, артистларның үзләренә дә бу фикерне җиткерәм. Хәзер миңа начар мөнәсәбәттә булганнардан читләштем. Начар эмоцияләр, гайбәтләр белән бер уртаклык та булуын теләмим. Моңа бәйләп бер хатирә искә төште әле. Бервакыт Әлфия апа Авзалова белән мәҗлестә чыгыш ясадык. Миңа Казанга кайтырга кирәк иде. Шулвакыт Әлфия апа: “Улым, Казанга кайтсаң мине онытма инде яме”, - дип сорады. Шулай Әлфия апа белән юл буе сөйләшеп кайтырга насыйп булды. Шулвакыт ул: “Сәхнә зур - барыбызга да урын җитә. Аны бүлергә кирәк түгел”, - дигәне исемдә. Чыннан да, бу сүзләр күңел түренә кереп калды. Аллаһ Тәгаләдән бирелгән сәләтемне кулланмау дөрес булмас, шуңа күрә яңа көчләр белән янәдән сәхнәгә кайттым.

- Ябыгуыгызның сәбәбе сәламәтлеккә зыян килү белән бәйле түгелме?
- Артык авырлыкның сәламәтлеккә начар йогынтысын әйтергә дә кирәкмидер, бу хакта барыбыз белә. Бөтен серләрне ачып бетерәсем килми. Тик яшьли әтисез калгач, капчык белән бәрәңгесен, фуражын, икмәген ташырга туры килде инде. Тукай районы Биклән авылында үстем, тумышым белән Апасның Урта Биябаш авылыннан. Җәйләрен әби-бабай янына кунакка Апаска кайта идек. Кечкенә булсам да, янәсе дәү әнигә булышам дип авыр әйберләр күтәрдем. Артык авырлык күтәрү сәламәтлек өчен эзсез үтмәгән икән, олыгайгач, яралар үзләре турында белгертә башлады. Үземне кулга алып, дөрес туклану һәм спорт ярдәмендә 86 килограммнан 67гә кадәр ябыктым. Хәзер дә үземне формада тотам. 

Дәвамы бар
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading