Халык күңеленә ул «Талбишек» җыры белән килеп керде. Һәр кеше йөрәгенә үтеп керерлек тема, ул җырны яратмый мөмкин түгел.
Ә Илнар Сәйфиевнең моңлы тавышын?! Аңа да битараф калып булмый. Кыскасы, җырчы ягымлылыгы, сөйкемлелеге, халыкчан мәгънәле җырлары һәм сандугачтай тавышы белән тиз арада үзе янында тамашачысын җыйды.
- Илнар, гаиләгез белән таныштырып үтсәгез иде.
- Хатыным - Ләйсән, кызым - Ләйлә. Ләйсән банкта хисапчы булып эшли, әлеге вакытта декрет ялында. Без аның белән бергә уйнап үстек, ул минем беренче мәхәббәтем. Ничә ел бергә яшибез, сайлавымда ялгышмаганыма һәрчак инанам гына. Ләйләбезгә 2 яшь тә 4 ай. 2014 елның 1 июнендә туды ул, Балалар көнендә. Һәр айның беренче көнен бик якын кабул итәм, «Менә, кызым тагы бер айга үсте», - дим. Кызымны бик яратам, гастрольләргә китеп, берничә көн күрмәсәм, еллар узган кебек. Баланы Ләйсән үзе карый, няня ялламыйбыз. Баланы башка кешегә ияләштереп, күңеленә яра саласы килми. Миңа калса, бала янында әни булырга тиеш. Эшләребез килеп чыга икән, әбиләренә калдырып торабыз. Анда да озакка түгел, 2-3 сәгатькә генә, куна калдыру турында сүз дә бармый. Чөнки безнең бала белән буласыбыз килә, кызыбыз да янында әти-әни булуын тели.
Ләйлә исеменә килгәндә, аны Ләйсән дә уйлап йөргән булган, мин дә күптәннән: «Кызыма Ләйлә дип кушар идем», - дигән идем. Зәвык, уй-фикерләребез туры килде. Аннары, Ләйсән белән уртак «Ләй» кушымчалары бар, Ләйлә Илнар кызы дип әйтү дә матур яңгырый.
- Эстрадага нинди яңалык алып килдем дип саныйсыз?
- Айдарны да, Салаватны да кабатламаган яңа тавыш. Тагы - яңа тема. Элек, беләсез, коляскалар булмаган, һәр йортның түрендә талбишек эленеп торган. Бездә мин тибрәлеп үскән бишек әле дә бар. Аны бик оста куллы кеше яхшы итеп ясаган булган. Дөрес, еллар үтү белән, ул искергән инде. Мәрхүмә дәү әнием: «Менә шушы бишектә тибрәтеп үстердек без сине, улым», - дип әйтә торган иде. Мин аны кадерләп саклыйм һәм «Талбишек» җырын башкарганда нәкъ шул бишегемне күз алдыма китерәм.
Гомумән, мин мәгънәсез җырлар җырларга яратмыйм. Көе ничек кенә матур булмасын, шигырен ошатмасам - ул җырны сайламыйм.
«Талбишек» минем кулыма үзе килеп эләкте һәм ул бүгенге көнгә кадәр минем визит карточкам. Кайчан гына, кайда гына башкарма - тамашачы алкышларга күмә. Матур шигыре өчен Роберт Миңнуллинга рәхмәтем чиксез. Мин аңа һәрчак шалтыратып, хәлләрен белешәм, иҗат кичәләрендә чыгыш ясыйм.
- Эстрада юлыннан киткәнегезгә әниегез каршы булмадымы?
- Энем белән мине җырчы итү әнинең көчле теләге иде. Кадерлемә барысы өчен дә рәхмәтлемен. Әти үлгәннән соң, башкага кияүгә чыкмады, безнең белән шөгыльләнде, безне кеше итте. Исеме - Миләүшә, аңа быел 60 яшь тулды. Күптәннән лаеклы ялда булуына карамастан, әле дә җиң сызганып эшли. Гомер буе укытучы булып эшләде, бүгенге көндә ДЦП авырулы балаларны укырга, язарга өйрәтә. «Көнем бушка үтми, балаларны җәл, аларга ярдәм итәсем килә», - ди. Бүгенге көндә энем Ленар белән бергә Казанда яшиләр.
- Җырчы буларак танылуыгыз кимүдән курыкмыйсызмы?
- Юк инде, ник куркыйм? Моңа бар җырчы да әзер булырга тиеш. Мәңгелек легенда, һәрвакыт популяр булачакмын дип санамыйм. Бүгенге көндә эстрадада төрле чаклар булып тора. Йолдыз чире белән авырмыйм, аңа карата иммунитетым нык. Көндәшлектән дә курыкмыйм, һәр җырчының үз образы, үз тамашачысы, һәр җырчы - шәхес. Менә яшь җырчыларны бераз җәл. Алар әле барын да аңлап бетерми, амбицияләре көчле, һәркайсында - йолдыз чире. Әйе, бүген синең залың тулы, әмма киләчәк - бер Ходай кулында.
- Эстрададан да тыш шөгылегез бармы?
- «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз», - диләр бит. Җыр-моң белән генә тамакны туйдырып булмый бүген. Кредит заманы, авыр вакытлар хәзер. Зал тутырып концерт кую җиңелдән түгел. Иҗат ул - минем рухи байлыгым. Башка төр тармак белән шөгыльләнмәгән җырчы да юк хәзер. Шәхсән миңа килгәндә, тик тормыйм, сату, төзелеш өлкәсендә дә эшләрем бар. Әмма моның хакта мактанып сөйләргә яратмыйм.
- Картлыгыгызны ничек күз алдына китерәсез?
- Әлфия апа, Илһам абыйлар күз алдына килә... Аларда матур картлык дип әйтер идем: тамашачы әле дә булса дәррәү алкышларга күмә. Салават, Хәния апалар да 55не узды. Алар да матур итеп иҗат итүен дәвам итә. Ничә яшькә кадәр җырлармын, анысын әйтә алмыйм, әмма тамашачыма хезмәт итәргә мин һәрчак шат. Соңгы көнемә кадәр тормышымның җыр белән үрелеп баруын телим. Әлбәттә, бик күп балалар, балаларның балалары янымда булсын иде.
- Ялларыгызны ничек уздырасыз?
- Җәен еш кына табигатькә чыгабыз, коенырга, кызынырга йөрибез. Чит илгә әле чыкканыбыз юк, балабыз да кечкенә. Миңа калса, баланың сәламәтлеге безнең мохиттә ныгырга тиеш. Бәлки киләсе елда, Ләйләгә 3 яшь тулгач, берәр илгә барып та кайтырбыз. Ләйсән икенчегә авырга узмаса инде. Тагы бәбәй артыннан бару планга кертелгән.
- Соңгы вакытта сезне иң сөендергән вакыйга?
- Әлбәттә, кызым тууы. Күптән әти булырга хыялланган идем. Үз оябызны үзебез корып, шул ояга Ләйләбезне алып кайттык. Миңа калса, иң сөендергән вакыйгалар бары тик гаилә белән генә бәйле була ала. Фатир алу, машина яңарту берничек тә мөһимрәк була алмый. Әлбәттә, тормышта да үсешләр булырга тиеш. Эштәге уңышлар, исемнәр алу - ул да күңелле, әмма гаилә туу, бала туу тагы да күңеллерәк дип әйтәсем килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар