16+

Илсөя Бәдретдинова игезәк әбиләргә бүләк ясады

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың Казанда узган өстәмә концертына Лаеш районыннан игезәк әбиләр килде. Ак яулыклы әбиләр сәхнәгә менеп, Илсөягә чәчәк белән күчтәнәч тапшырды.

“Ел да концертыңа киләм. Уңышлар сиңа, сау-сәламәт бул, балаңның рәхәтен күр. Бик яратам сине. Быел менә игезәгем Асияне дә алып килдем”, - диде әбиләрнең берсе.

Илсөянең әбиләрне календарь белән генә җибәрәсе килмәде, күрәсең. “Флешка уйната торган әйберегез бармы?” – дип сорады ул әбиләрдән. “Балаларыгызда бардыр. Тыгып куясыз да, җырлый да җырлый, җырлый да җырлый ул”, - дип Илсөя әбиләргә җырлар флешкасы бүләк итте. “Шундый матур күренеш. Килгәнегез өчен бик зур рәхмәт. Киләсе елга сәхнәгә чыкканыма 20 ел була. Бик матур юбилей программасына әзерләнәбез. Киләсе елга да килегез әле, яме”, - диде Илсөя Бәдретдинова.
 
Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading