16+

Иркә: «Гаиләм дә, мин дә бик нык арыдык»

Җырчы Иркә социаль челтәрендә язылучылары белән тормышындагы соңгы вакыйгалар белән бүлеште.

Иркә: «Гаиләм дә, мин дә бик нык арыдык»

Җырчы Иркә социаль челтәрендә язылучылары белән тормышындагы соңгы вакыйгалар белән бүлеште.

Иркә сүзләренчә, аның һәр адымын  диярлек күзәтүчеләр бар. Әлегә ул бу кешенең исемен әйтми. 

-  Бу язманы яздырыргамы юкмы дигән уйлар еш кына килде. Шундый нәтиҗәгә килдек, бәлки моны кешечә аңлаткач, кешеләр аңларлар. Соңгы арада бигрәк тә Питрәч концертыннан соң, минем эш машинасы артыннан бер машина күзәтеп йөри башлады. Аңа кадәр башка машиналарның да күзәтүләрен сизгән идек, болай гына дип уйладык. Кайда гына барсам да, шул 159 регионнан машинаны күрәбез. Номерларын, машина маркасын яздырдык, әлбәттә. Машинаның хуҗасы - вакытлыча хуҗасымы белмим. Кафега кереп утырсам да, минем арттан кереп утыра һәм күзәтүне дәвам итә. Әлбәттә, мин гаиләмне, сәламәтлегемне, төркемемне, машиналарны сакларга тиеш. Андый очраклар элек тә булды, дәшми калдым. Дәшмичә утыру җитәр дип уйлыйм. Йә бүгеннән күзәтүне туктатасыз, йә  хокук буенча эш итәбез. Җитте, төрле шоу-бизнес уеннарын уйнау да җитте, төрле яклап мине кысуыгыз да җитте. Мин беркемгә дә  тимим, үз юлым белән барам, иҗатымны дәвам итәм. Нәрсә эшләсәгез дә иҗатымны дәвам итәчәкмен. Яшәгез, эшләгез, үсегез. Үзегезнең кул астында булган кешеләрегезне миңа каршы җибәрергә кирәк түгел. Гаиләм дә, мин дә бик нык арыдык. Бу инде әллә ничә еллар дәвам итә. Бүтән бу темага кайтасы килми. Без бала-чага түгел. Сез дә 40 тирәсендә, миңа да 40 яшь тулып киткән. Һәрбарчагызга бәхет телим. Бәхетле кеше, күңеле белән, йөрәге белән үскән кеше мондый әйберләрне эшләми. Аллаһ Тәгаләдән көн саен сезгә мин бәхет телим. Бәхетле булыгыз һәм үзегезнең юлыгызны дәвам итегез, - дип сөйли Иркә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

6

4

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    нигэ полициягэ бармый икэн.бэлки ул кешелэрнен интернетта казынып утырырга. бу язманы укырга вакытлары юктыр. артистларда пиар дигэн нэрсэ дэ бар. кая карама шушы язма килеп чыга. эгэр куркыныч икэн полициягэ барырга кирэк....

    • аватар Без имени

      2

      0

      нигэ полициягэ бармыйсыз. артисларда пиар дигэн нэрсэ бар. гаилэнэ балаларына авырлык килсэ точно полициягэ йегерэсен.

      Мөһим

      loading