16+

Иркәнең концертта кия торган күлмәкләре юлда төшеп калган

Башкортстан якларына концертлар куярга юл тотканда җырчы Иркә белән күңелсез хәл була.

Иркәнең концертта кия торган күлмәкләре юлда төшеп калган

Башкортстан якларына концертлар куярга юл тотканда җырчы Иркә белән күңелсез хәл була.

Машинаның өстенә беркетелгән багажнигы ачылып, костюмнар юлда төшеп кала. Бу киемнәрне Иркә концертта киясе булган.

-  Сокуры дигән авылны үткәннән соң сулга, Опухово ягына борылдык. Без барганда машинабыз өстендәге багажник ачылып, костюмнарыбыз төшеп калган. Безне туктаттылар, киредән борылдык. Костюмнарны юл буена алып куярга тиешләр иде. Тик бер машина алып киткән безнең костюмнарны. Ул багажникта минем концертка киеп чыга торган костюмнар иде, нәкъ менә минекеләр, - дип сөйләде Иркә социаль челтәрендә.

- Машинаның номерларын беләбез. Тик кайсы юнәлештә хәрәкәт итүен белеп бетермибез. Опухово ягыннан сулга борылганмы яки Казан ягынамы? Анда безнең костюмнарыбыз. Әлбәттә, без кайнар линиягә шалтыраттык. Тик үзегез беләсез, андый әйберләр тиз генә эшләнми. Бәлки, безгә кемдер ярдәм итәр, - дип Иркә машина номерларын социаль челтәрендә урнаштырган.

Кыйммәтле костюмнарны югалтса да, җырчы төшенкелеккә бирелмәгән, кызы Айсылу белән хәбәрләшкән.

- Иртәнге 6да юлга кузгалганнар иде. Менә шундый күңелсез хәл булды шул. Багажниктан ике костюм төшеп калган. Әни иртән шалтыратып хәбәр итте. Өйдә калган костюмнарны әзерләп куярга кушты. Костюмнар табылмаса, башкаларын кайтып алырлар иде. Ярдәм итә алучы танышларыбызга шалтыраттык, шулай машина йөртүчене таптык. Костюмнарны алган машина йөртүчесе белән хәбәрләштек, күрешү урынын билгеләдек. Әле үзем дә дулкынланудан сөйләшенгән урынны бераз бутаганмын. Кыскасы, костюмнарны алдык. Барысы да яхшы тәмамланды. Бу вакыйга 2 сәгать эчендә хәл ителде, барлык ярдәм иткәннәргә рәхмәт әйтәсебез килә. Костюмнарны тапмаган булсак та, концертны үткәрми калу мөмкин түгел. Залда аншлаг, буш урыннар юк, тамашачылар көтә, шуңа күрә концерт һичшиксез узар иде, - дип белдерде Айсылу. 

Язмага реакция белдерегез

3

2

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading