16+

Халыкча җырлый торган халыкчан җырчы иде

“Килеп чыкса каршыңа адашып, Кара урманнарда ак болан, Мылтык төбәп, син куркытма аны, Син рәнҗетмә аны, сак кылан...”

Халыкча җырлый торган халыкчан җырчы иде

“Килеп чыкса каршыңа адашып, Кара урманнарда ак болан, Мылтык төбәп, син куркытма аны, Син рәнҗетмә аны, сак кылан...”

Бу юлларны Гөлшат апа Зәйнәшева “Ак болан” шигырендә Хәмдүнә Тимергалиевага багышлап, ул җырласын өчен язган. Мин дә аның баштагы еллардагы чыгышларын боланга охшатып, ак күлмәк киеп, болан тавышлары чыгарып җырлаганын хәтерлим.

Бер төркем татар эстрадасы артистларын эштән кыскартып, филармония фәрман чыгаргач, җырчының тавышын “татарның Мордасовасы” дип атап мәкалә чыгарган идем. Хәзер җырчының 70 яшьлек юбилее уңаеннан уйга калдым: нигә ул татар Мордасовасы булсын?! Аның татар җырчылары арасында үз йөзе, үз аһәңе, үз моңы, беркемне дә кабатламый торган тембры, үзенчәлекле башкару осталыгы бар ләбаса.

“Хәмдүнә Тимергалиева халык җырлары алымнарын Ходай биргән көр тавышы белән югары профессиональ биеклектә башкара. Кара урманда адашып калган канатлы ак боланны хәтерләтә җырчы. Шундый аһәңнәре белән үзе сыман боланнарны янына чакырадыр төсле. Заманның усал, кырыс җилләренә каршы очканда канаткайларың талмасын, Хәмдүнәкәй!” – дип 1995 елның 21 апрелендә “Шәһри Казан” газетасында язган булганмын...

“Моң патшалары белән күмелгән татар дәрьясы Хәмдүнә күңеле аша фонтан булып бәреп чыкты... Хәмдүнә татарның ачы хәсрәтен, мең еллык югалту кайгысын җыр көймәсенә төяп безгә өләшеп йөри. Татар халкына Хәмдүнә кирәк, халык яшәгәндә Хәмдүнә дә яшәячәк. Чөнки Хәмдүнә татар җырчысы, татарның моңы, бәллүр күз яше, яшене! – дип яза Әхмәт Гадел. – Сез татар дигән диңгез төбенә төшеп, аның серләрен белә-күрергә теләсәгез, Хәмдүнәне тыңлагыз!”

...Хәмдүнәнең юбилей концертына билетлар алдан ук сатылып беткән булса да, балкондагы соңгы рәттә бер билет табып бара алдым. Фойеда таныш кешеләрне эзләүдән башладым – бер җырчыны һәм журналисттан башка танышларны тапмадым дисәм – Екатеринбургтан килгән Фәвия Сафиуллина һәм 18нче хастәханә табибы Рөстәм Бакиров очрады. Сүзне алардан башлыйк әле.

Татарстан республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары һәм Татар конгрессының җитәкчесе урынбасары Фәвия Сафиуллина: “Хәмдүнә апа Илһам абыйлар, Әлфия апалар рәтендә торырлык җырчы. Хәзерге вакытта җиренә җиткереп Ходай биргән талантны халыкка тапшыручы ул. Андый тумыштан бирелгән талантка укып булмый. Аның һәр җырын аягүрә басып, олы хөрмәт белән каршы ала тамашачы. Халык мәхәббәтен болай гына яулап алып булмый. Хәмдүнә апаның таланты уникаль дияр идем, беркемне кабатламый торган үз йөзе, үз моңы бар. Хәмдүнә апаны юбилеенда катнашып котлар өчен Екатеринбургтан тиклем килдем. Җырчыбызның якты йолдызы эстрадабыз күгендә озак еллар якты янар дип ышанабыз”, – дигән иде ул.

18нче шәһәр хастәханәсе табибы Рөстәм Бакиров: “Хәмдүнә апаны яратмаган, җырларын тыңларга теләмәгән кеше юктыр дип саныйм. Татар халкының горур моңлы җырчысын яшь чактан ук беләбез, аның белән горурланабыз. Без бит инде Бизнә авылы егетләре – Хәмдүнә апа безнең сорау буенча да, үзенең теләге белән дә авылыбызга кайтып үзенең тавышын, теләкләрен җырлары белән җиткереп килә. Ул гади дә, гали дә, аның белән җайлы аралашырга. Ул тормышының төрле чакларында безнең хастәханәгә килә, үзенең хәлләрен, теләкләрен әйтә, җырларын бүләк итеп, үзенә шифа алып китә. Һәрвакыт аңа изге теләктә калам”, – диде.

Җыр сау булса – без дә исән-сау булырбыз, дип, Татарстанның халык артисты, концертны алып баручы Татарстанның халык артисты Фердинанд Саләхов асыл җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваны сәхнәгә чакырды. Җырчының визит карточкасы булган “Җомга көе” яңгырады. Үз тамашачысы аны сөеп каршы алды, озак алкышларга күмде. Моннан да артык бәхет була ала микән җырчы өчен! “Кайтып булмый үткәннәргә” дип, әти-әниләргә җыр аша рәхмәтен белдерде...
Юбилей концертында Хәмдүнәнең сәхнәдәш дуслары, дәвамчы шәкертләре матур теләкләре белән аның репертуарыннан да, үз җырларын да бүләк иттеләр. Венера Ганиева, шәкертләремне үз группасына алып, сәхнә серләренә өйрәтә, дип җырчыга рәхмәтен белдерде. Котлаучылар күп булды. Әллә мин абайламый калдыммы – Мәдәният министрлыгыннан котлаучыны күрмәдем. Мондый хәлләр бездә хәзер була торган күренеш... шаккатасы юк.

...1976 елдан бирле Казан филармониясендә хезмәт иткән Хәмдүнә күкрәктән чыккан көр тавышы белән үз тормышын, үз язмышын җырлый сыман. Әйе, җырлый-җырлый елый, җырлый-җырлый көлеп алга бара җырчы. Башкортстанның Борай районының Котлыяр авылында җырлы-моңлы гаиләдә туып үсә, хәлле, тырыш, рухи яктан көчле Тимергали нәселеннән булган кызга Аллаһы Тәгалә тимер кебек ныклык, галилекне дә жәлләмәгән. Әтисе Сәетгали бабай кулыннан гармунын төшермәгән. Сәхнәдә бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев туган як көйләрен тальян гармунда сузып җибәргәч, зал “Ах!” итеп, сокланып, хуплап утырды.
Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чыгыш ясаган Ринат Закиров Хәмдүнә Тимергалиеваның егерме елдан артык Конгресс юлламасы белән татарлар яшәгән күп төбәкләрдә булуын, иҗатының байлыгына басым ясады. Конгрессның чит регионнарда яшәүчеләр белән элемтәдә, халыкны берләштерүдә Хәмдүнәнең роле зур икәнен ассызыклады.

Концерт шулай жор-шаян сүзләр белән дәвам итте. Үз сүзен кистереп әйтә белүе белән танылу алган олугъ җырчыбыз шаяртуларга бик бай. 2017 елны фонограммага җырлаучыларга каршы көрәш тә игълан иткән булган икән. Табигый сәләт, зиһен-зирәклек, мөкәмәл ишетүгә ия җырчының репертуар төзелеше дә төрлелектән, матурлыктан тора. Аның тормышындагы һәм иҗатындагы сагыш-гамнәре гомум кешелекнеке белән тоташа.
Ул үзен төрле жанрда сыный, бертөрлелек аңа хас түгел – попмузыканы да, танго, джазны да, халык көйләрен дә бертигез биеклектә җырлый алган җырчы. Киеренке булган шәхси сәбәпләр дә аны сәхнәдән аермады, иҗатын туктатмады – авыр вакытларында да яңа җырлар тупларга, репертуарын баетырга вакыт-көч тапты. Ул башкарган “Эскадрон”, “Ялгыз каен, “Сары чәчәк өзмәгез”, “Чияле тау” һәм башка җырларны тыңлап халык ләззәтлеп яшәде... Үзе әйткәнчә – “Ялгыз каен” җырын аңа Илһам Шакиров өйрәткән, бу озын җырның көе дә, сүзләре дә мәшһүр җырчыбызныкы булган икән.
Артист кием белән дә халыкка яңалык алып килә. Хәмдүнәнең ике сәхнә костюмы филармониянең фойесындагы күргәзмәсенә дә куелган иде. Боланга охшаган ак күлмәге һәм милли татар кызы костюмнары. Юбилей концертында да бары тик затлы, заманча костюмнар гына булуы артистның килешле итеп киенә белү осталыгына ия булуы турында сөйли.

Хәмдүнәнең моңы, башкару осталыгы сере мине күптән кызыксындырып килде. Татарстанның халык артисты дигән исем үзе үк әйтеп торадыр сыман – ул халыкча җырлый торган халыкчан җырчы. Кабатланмас яңгырашы буенча төзәтүгә бирелми торган, көчле, күкрәк резонаторы өстенлек алган тавыш. Җырлау тыны үзләштерелгән – иркен киң сулыш, бигрәк тә озын көйләрдә. Күренекле әдибебез Н.Исәнбәт: “Моң ул халыкның күңел ихтыяҗын үти. Җырчының осталыгы озын көйләрне җырлый белүендә сынала”, – дигән иде. Озын көйләрне ул чаманы белеп кенә, бормалы урыннарны үтә дә “моңландырмый” гына башкара. Ә кыска көйләрдә тыны бер, хәтта ике куплетка да җитеп куя. “Галигә барам әле” дә аның тын алганын да сизмисең... табигый дә, гади дә, ихлас та. Күп кенә җырларын ул үз интерпретациясендә, мәсәлән, “Җомга”ның куплетларын төрлеләндереп (вариацияләп) башкара.

Хәмдүнәне Стәрлетамакның мәдәният училищесыннан бирле беләм дияргә була. Баянда уйнап утырган чакларын бик еш күрергә туры килде. Уку йортының сәхнәсендә дә чыгышларын тыңлаганым булды. Училищеда хор дирижерлык бүлегендә өч ел укыганнан соң ул Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Әмма әтисе вафат булу сәбәпле авылга кайтырга мәҗбүр була. Хәер, табигатьтән, тумыштан чарланган башкару манерасына күп еллар уку бәлки файдага да булмас иде. Филармониядә үз төркемен оештырганчы аңа баштагы елларда И.Шакиров, Г.Рәхимкулов, Э.Җәләлетдинов, З.Нурмөхәммәтов төркемнәрендә чыгыш ясарга туры килә. Филармониядә иң күп табыш китергән җырчылардан Хәмдүнә була һәм оператор В.Лапшин ярдәмендә беренче аудиокассета чыгаручы да ул. Атказанган исеме дә башбирмәс холыклы, ирек сөючән җырчыга 11 ел хезмәт куйганнан соң гына бирелә.

Репертуарына тирән мәгънәле, җан азыгы булырдай җырларны сайлап, ихласлыгы белән тамашачы күңелен яулап ала белә иде ул. Үзе юмор яраткангадыр, бәлки, юмор белән сугарылган шаян җырлар аңа бигрәк тә килеште.

Хәмдүнә җырларны башкаруында, сәхнәдә үз-үзен тотышында бунтарьлык, гыйсьянчылык сыйфатлары да юк түгел. Һәрвакыт халыкның үзе тапкан яңа җырларын башкарганда, төрле формада үзенчә көтелмәгән башкару манерасы килеп чыга, сәхнәне дер китереп шоу ясый белә. Шуны әйтәсем килә – аның иҗаты милләтебез характерының бер чагылышы булып тора...

Филүсә Арслан,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading