16+

“Хатын белән өч тапкыр талашып, аерылыштык”

Зөлфәт Казан малае булса да, бик матур итеп татарча аралаша. Артист бит ул димәгез, сәхнә артында русча сөйләшкән артистлар аз түгел хәзер.

“Хатын белән өч тапкыр талашып, аерылыштык”

Зөлфәт Казан малае булса да, бик матур итеп татарча аралаша. Артист бит ул димәгез, сәхнә артында русча сөйләшкән артистлар аз түгел хәзер.

Тинчурин театры “Галәм. Әгъләм” спектакленең премьерасына әзерләнгәндә, бу тамашада катнашачак Зөлфәт Закиров белән күрешеп-сөйләшер җай чыкты.

– Зөлфәт, кем өйрәтте сезне шулай саф татарча сөйләшергә?
– Әти минем Актаныш районыннан. Әни тумышы белән Кукмарадан, әмма аңа өч яшь булганда Казанга күченгәннәр. Әти ягыннан да, әни ягыннан да дәү әти-дәү әниләр гел татарча гына сөйләшә иде. Әни һөнәре буенча табиб. Ул эштә русча, өйдә русча да, татарча да сөйләште. Әти исә татарча гына.
Миңа өч яшь чамасы вакытта әти мине Актанышка алып кайтты. Беренче хәрефләрем шунда чыккандыр. Җәй айларында әти белән Актанышка кайта идем.
Дүрт яшьтә балалалар бакчасына йөргәндә: “Улыгыз русча сөйләшә, фикер йөртә алмый”, – дигәннәр. Һәм бакча мине “боза” башлады.

Мәктәптә русча укысам да, дәү әни-әтиләр белән татарча сөйләштем.
Казан театр училищесына кергәндә татар телем бик көчле түгел иде. Чөнки мәктәп программасында татар балалары җиңелчә генә укый. Рус балаларын интектерәләр, ә татар балалары утыра шунда. Бүген мәктәптә ниндиерәк системадыр, әмма миңа калса мин укыган вакыттан әллә ни аерылмыйдыр.

Училищеда Рәшит Муллагалиевич (Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Рәшит Заһидуллин – Авт.) курсына эләктем. Рус төркеменә кермәкче идем. Миңа тататр группасына керергә тәкъдим иттеләр. Рәшит Муллагалиевич безгә: “Мин русча сөйләшсәм, сез татарча җавап кайтарырга тиеш”, – диде.
Мәскәүгә укырга киткәч, татарча сөйләшмәдем. Мәскәү телне оныттырды. Казанга кире кайткач, Рәшит Заһидуллинга килдем. Башымда күп сораулар туа иде. Режиссер: “Борчылма, бер елдан нормальләшә ул”, – диде. Шулай булды да. Укыдым, өйрәндем. Хәзер укырга бик вакыт җитеп бетми.

– Белүемчә, әтиегез артист һөнәрен сайлавыгызны теләмәгән. Ничек күндерә алдыгыз?
– 2005 ел. Сәхнәдә “Гөлшаян” спектакле. Шул премьера әтинең фикерен үзгәртте. Беренче курста әллә ни аралашмадык. Премьерадан соң әти: “Әйе улым, аңладым, бу синең урын”, – диде. Соңыннан башланды инде: “Мәскәүгә барырга кирәк”. Ә минем планда Мәскәү юк иде. Әйе барып карыйм, керсәм керәм – булмаса юк дип йөрдем. Башта бюджет урыныны булса гына керергә иде исәп. Түләүледә бер елы 150 мең. Дүрт ел укырга кирәк. Әйдәгез, бирегез миңа ул акчаны, машина алыйк, дим. Юк. Әни бик тиз җиргә төшерә. “Барасың, укыйсың!”. Шуның белән бетте.

– Мәскәүне ташлап, Казанга ни сәбәпле кайтырга булдыгыз? Үкенмәдегезме?
– Эш урыны булмады. Ул вакытта Мәскәү театрларында эш урыны табу авыр иде. Артистлар контракт системасы белән эшләмиләр иде әле. Кеше эшкә кергән икән, ахыргача шунда. Күп кенә өлкән артистлар урын тотып йөри. “Егетләр, урын юк бит, алыр идек”, дип режиссерлар турыдан әйтә иде.
Дүрт ел монда укыгач, дүрт ел Мәскәүдә укыгач, тагын әти-әнинең җилкәсендә яшәргәме инде? Бу минем башка сыймый иде. Ул вакытта булачак тормыш иптәшем белән без очрашып йөри генә идек. Аңа Мәскәүдә перспективалар шунда ук ачылды. Фатирын да тәкъдим иттеләр, эшен дә, моннан бер биш тапкыр күбрәк хезмәт хакын да. Миңа син Казанга Айгөл аркасында кайттың, диючеләр дә булды. Юк. Алай түгел. Ул миңа үзең уйла, әгәр дә калыйк дисәң, калырбыз, диде.

Ничек инде, ул акча эшләр, ә мин “шабашкаларда” йөрерменме? Кечкенәдән әти белән әни дәүләт эше булырга тиеш дип, “тукып” үстерде. Һәм мин аларга рәхмәтлемен. Пандемия вакытында миңа шул дәүләт эше ярдәм итте. Мәдәният министрлыгына, Мәскәүгә, Казанга, Президентыбызга рәхмәтлемен.
Хәзер кайбер вакытта Мәскәүдән кире кайтуыма үкенгән вакытлар да була. Андый мизгелләр соңгы ике ел эчендә барлыкка килә башлады.

– Бу нәрсә белән бәйле?
– Режиссер булмавы. Әлегә баш режиссерыбыз юк бит. Дөрес, эшсез тормыйм, зарланмыйм.
Сезон азагында бераз арыганлык та бардыр. Гаилә мәшәкатьләре дә аз түгел. Гаиләм белән йорт сатып алып, шунда күчендек. Өченче балабыз — улым туды.

– Иҗади кешеләр бик нечкә күңелле була. Сез еш үпкәли торган кешеме?
– Кайбер нәрсәләрне өстән генә үткәреп җибәрәм. Кайберләре “чәнчеп” ала. Үпкәләү дә түгел, үз-үзеңне “ашау”дыр ул.

– Ашау дигәннән. Артист булып эшләп кенә гаиләне туендырып буламы?
– Әгәр дә син бер эштә эшләсәң – авыр. Моның өстенә кино, мультфильмнарга тавыш яздырсаң, роликларда төшсәң, проектларда катнашсаң, туйлар-юбилейларда эшләсәң, чаралар алып барсаң — була. Әмма моңа ирешер өчен осталыкны син театрда арттырасың. Укыганда студентларга без сәләтне ничек арттырырга мөмкин икәнен өйрәтәбез генә.

Әгәр син тормыштагы күренешне сәхнәдә дә шулай күрсәтеп, тамашачы сине караганда үзен, танышын яисә якын кешесен танып ала икән, димәк, син нәтиҗәле эшләгәнсең. Ә 10-15 минуттан телефонга кереп китә икән инде, анда нәрсәне дөрес эшләмәдем икән дип уйлый башлыйсың.

– Ә тамашачының телефонда утыруы сәхнәдә уйнаучы артистның ачуын китерәме?
– Булгалый. Артистта аек баш, салкын акыл һәм кайнар йөрәк булырга тиеш. Әлбәттә кешегә мин начар уйныйм дип әйтеп булмый. Әмма үз кимчелекләрен артист аңларга тиеш. Әгәр дә җыр белән дус булмаган килеш, мин җырлыйм дию бер дә дөрес түгел. Студентларга да әйтәм: үз минисуыңны плюска әйләндерергә кирәк.

– Ә коллективта көнләшү бармы?
– Юк дип әйтә алмыйм, бардыр. Сизгәнем булмады. Бу кешенең үзеннән дә тора. Кемдер һөнәр өлкәсендә түгел, икенче берәүнең тормышыннан көнләшергә мөмкин.

– Дусларыгыз бармы? Аларны ничек сайлыйсыз?
– Күп дусларым бар дип әйтә алмыйм. Тормыш иптәшем минем иң якын дустымдыр. Әнием дә минем хакта ул белгән кадәр белми. Талашсак талашабыз, көлешсәк көлешәбез. Аны берәү дә белми. Ә театрдагылар минем хезмәттәшләрем. Иптәшләрем бар. Ярдәм итәргә дә кеше табып була. Әмма җанны ачып салырлык, терәк булырдай андый дусларым юк.

– Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?
– Бу бик кызык булды. Без икебез дә Казанда, күрше урамнарда диярлек торганбыз. Ә танышуыбыз Мөслимдә булды. Хезмәттәшләрем Илфак Хафизов белән Альбина Хөсәинованың туенда таныштык без. Илфак белән бер төркемдә укыдык. Ә Айгөл белән Илфак дуслар булган, бер түгәрәктә биегәннәр. Айгөл медицина көллиятендә укыса да, сәнгатькә тартылган.

Туйга кайтканда таныштык, ничектер бик җиңел аралаша башладык. 18 июльдә мин аңа очрашырга тәкъдим иттем, әмма Мәскәүгә китәчәгемне кисәттем.
Матур гына йөрдек, бер дә талашмадык дигән кешеләргә ышанмыйм. Өч тапкыр талашып, аерылыштык. Өченчесенә утырып сөйләштек. Кем тормышны ничек күрә, шуны ачыкладык. Фикерләребез бер төрле икәнен аңлаганнан соң, 18 декабрьдә ЗАГСка гариза бирдек. Өч ел очраштык. 2014 елда туебыз узды.
Төрле чаклар була. Иң мөһиме – кызып китү түгел, әйтәсе сүзеңне уйлап әйтергә. Әйткәннән соң да матур гына гафу үтенергә, яисә кешегә вакыт биреп, яңадан сөйләшергә кирәк. Һәм тагын бер нәрсә — талашсаң да бер ятакка ятып йокларга!

– Арагызда көнләшү бармы?
– Юк. Ул минем, мин аның һөнәренә кысылмыйм. Премьера чыккач кына ул мине тәнкыйтьли ала.

– Еш тәнкыйть сүзләре ишетәсезме?
– Була. Ул минем премьераны һәм 10-20 нче спектакльләрне карарга ярата. “Ай, шыттырдың инде. Текстыңны да белмисең бит син”, дияргә мөмкин.

– Хатыныгызда үзгәртергә теләгән сыйфатлар бармы?
– Юк. Ә ул минем тәмәкене ташлатты. Тоттың да кешене үзгәрттең түгел. Ничек кенә парадоксаль булмасын, ир кешене хатын-кыз ир итә. Ир үзе уңышка ирешә алмый, аның артыннан “төртеп” торучы кирәк. Хатыны яисә йөргән кызы булмаса, димәк, бар инде балам, эшлә инде дип артыннан йөрүче әнисе була. Табигать шундый.

Бала тугач та, хатын-кыз шунда ук үсеп китә. Ә без, әтиләр, әле бер ярты ел моның нәрсә икәнен аңламый торабыз.
Айзилә тугач, минем беренче ярты ел шулай булды. Мин бер тапкыр гына аны юындырдым. Айгөл аны хәзер дә сөйли. Ярты ел тугач, бала утыра башлагач, әти икәнемне чынлап аңлый башладым. Айзатны инде мин акыл белән кабул иттем. Аны да без аздан гына югалтмый калдык. Температурасы күтәрелеп озак ятты, өянәге башланды. Көч-хәл белән хастаханәгә килеп өлгердек. Анда аңа бер яшь тә 1 ай иде.
Шул чагында аңладым: дөнья куабыз, дөреслек артыннан чабабыз. Ә бәхет бит анарда түгел! Менә ул синең гаиләң! Мин кем өчен яшим? Балаларым өчен! Айзат белән шундый хәл булганнан соң минем кыйммәтләрем бөтенләй үзгәрде.

“Беренче мәхәббәт” спектаклендә Харис абыйның образы шундый фраза әйтә: “Улым, беренче 25 елы гына авыр аның, калганы по нактанному бара”, – ди. Гаилә тормышының беренче ун елы авырдыр, бәлки. Анан соң җайлашасың. Иң мөһиме — суынмаска. Тишек ыштаннан йөрсә дә, аны яратырга кирәк.
Артистларның гаиләләре шуңа таркаладыр да. Театрга яшь кызлар килә. Яңа “ит” дип әйтсәк тә була. Алар икенче төрле. Үзләрен күрсәтергә тели. Егетләрдә кан уйнап ала. Уйнасын ул, әмма сәхнәдә генә.
Онытмаска кирәк, синнән кем кеше итте? Яңа килгән кызмы, әллә сине белгән хатыныңмы? Беләм, кайбер кешеләргә яңа хисләр кирәктер. Әмма үзем андый әйберләргә бик тискәре карыйм.

– Өч балалы гаилә хәзер күп балалы санала. Ничек өченсене алып кайтырга уйладыгыз?
– Пандемия вакытында буш вакыт барлыкка килде. Ял итеп булмады, “эшләдек”. Аллаһы Тәгалә биргән икән, ризыгын да, акчасын да бирер. Айгөл курыкты бераз. Баланы үзе тапты. Айзатны тапканда мин “ярдәм” итткән идем. Монысына да бармакчы идем, коронавирус сәбәпле кертмәделәр.
Иң мөһиме – сәламәт булыйк! Калганы була аның!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый ачык,искренный кеше.Бэхетле яшэгез!

    Мөһим

    loading