Шәһри Казан

Хәния Фәрхинең кечкенә кызы гаиләсендәге кечкенә сер булудан узган яңалык билгеле булды

Хәния Фәрхинең кече кызы Алсуның гаиләсендә күңелле яңалык бар. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр иткән.

– Безне кечкенә серебез кечкенә булудан узды.🙈❤️ Без тиздән әти-әни булабыз, Алла бирса🙏🏼, - дигән ул.

Реклама

Бәби көтүе турында Алсу әле генә хәбәр итсә дә, аның инстаграмдагы язылучылары инде күптән моны гоманлаган булган. Алсу  үзе дә: "Күпләр инде күптән чамалады, менә шундый игътибарлы минем язылучыларым, - ди. Булачак әни баланың җенесенә һәм исеменә кагылышлы сораулар белән аптыратмаска кушкан. Бу хакта ул тууга хәбәр итәчәк. Ә хәзергә аңа саулык-сәламәтлек теләп, исән- имин бәби табуын теләп калыйк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: