16+

Кирам Сатиев: "Балачакны искә төшерсәм, күзгә яшьләр килә..."

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев – гаять киң кырлы шәхес. Ул – виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Моңа өстәп китаплар яза, институтта студентлар укыта. Халык телендә аны гармуннар патшасы дип йөртәләр.

Кирам Сатиев: "Балачакны искә төшерсәм, күзгә яшьләр килә..."

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев – гаять киң кырлы шәхес. Ул – виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Моңа өстәп китаплар яза, институтта студентлар укыта. Халык телендә аны гармуннар патшасы дип йөртәләр.

– Кирам абый, балачагыгыз ничек узды?

– Без тугыз бала – дүрт кыз, биш малай үстек. Ашаган ризык бәрәңге булды. Дүрт почмаклы өйнең яртысын мич алып торды, әткәй белән әнкәй – караватта, без – балалар салкын идәндә йокладык. Аның заманы шундый иде. Кандалалы өйдә яшәгәннәрне искә төшерергә яратмыйм, күзгә яшьләр килә. Безнең Актаныш якларында урманнар юк, шул сәбәпле, ягарга утын да булмый иде. Каен урманы бар иде, ләкин аны кистермәделәр. Ул урман Сабантуйларында, гомумән, ерактан кайтучылар өчен ял итү урыны булды. 7-8нче сыйныфта укыганда, әни белән икәү сыер җигеп утынга бара идек. Ул чакта ат юк дәрәҗәсендә, аны сирәк бирәләр иде. Ат бирсәләр, әткәй белән урманга утынга бара идек. Ат бирмәсәләр, әткәйнең йөзе шундук үзгәрә иде. “Сәгадәт, сыерны җик, ат бирмәделәр”, – дип коры гына әйтә иде.

– Ни өчен әтиегез сыерны үзе җикмәде?

– Мин аның җавабын үзем дә еллар үткәч кенә белдем. Бүре ачтан үлсә үлә, әмма печән ашамый. Печән ашаса, ул сарык белән тигезләшә, аның дәрәҗәсе төшәчәк. Әткәй армиядә хезмәт итеп, еракларда эшләп кайткан бик акыллы, зыялы кеше иде. Бик оста итеп гармунда уйный иде ул. Ике абыем да гармунда уйнады. Безнең өстәлдә, ягъни иң кадерле, иң дәрәҗәле урында ризык белән гармун тора иде. Ризык та, гармун да ашъяулык белән каплана иде. Уйный белгән кешегә генә гармунга кагылырга рөхсәт иде.

– Гармунда уйнау сәләте әтиегездән күчкән, димәк?

– Бәлки шулайдыр да. Әмма мине моңа өйрәтүче булмады. Клубка барып, шунда җыелган гармун уйнаучыларны карый идек. Бер-берсен уздырып уйныйлар иде. Без – бәләкәй балаларны куалар, ә без барыбер тәрәзә аша карый идек. Шуларны тыңлап өйрәндем. Ул вакытта авылда нота белүче дә юк иде. Ә минем бик тә ноталарны өйрәнәсем килде. Шуннан соң әткәй Әлмәттәге музыка училищесы турында белешкән. Дүрт ел шунда һәм биш ел Казан дәүләт консерваториясендә белем алдым. Укытучыбыз рус кешесе иде – Антонов Дмитрий Константинович. Рус телен белмәсәм дә, аның сөйләвен йотлыгып тыңлый идем. Аңлап бетермәгәннәрне язып аңлата иде.

– Сез дөрес тәрбия алдым дип уйлыйсызмы?

– Әлбәттә. Мәктәп тәрбия бирергә тиеш дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Юк, мәктәп тәрбия бирергә тиеш түгел. Мәктәпнең вазифасы – белем бирү. Тәрбияне гаилә һәм урам бирә. Белем яки тәрбия генә җитми. Кеше бөтен яктан үсәргә, камилләшергә тиеш. Гаиләдәге 9 баланың өчесе – югары белемле, бишебез дә армия сафларында хезмәт иттек.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading