16+

Лилия Муллагалиева: «Артистларның балалары да тумыштан артист»

Хәтерләсәгез моннан берничә ел элек җырчы-әниләр “Әниләр һәм бәбиләр проектын башлап җибәргән иде.

Лилия Муллагалиева: «Артистларның балалары да тумыштан артист»

Хәтерләсәгез моннан берничә ел элек җырчы-әниләр “Әниләр һәм бәбиләр проектын башлап җибәргән иде.

Бик үзенчәлекле, җылы проект булып истә калды ул. “Әниләр һәм бәбиләр” концерт-проектының төп катнашучылары – Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Шәйхетдинова, Лилия Муллагалиева, Зәмирә Рәҗәпова һәм Гүзәл Идрисова. Уйлашканнар да әлеге проектка яңа сулыш бирергә уйлаганнар. Бу уңайдан җырчы Лилия Муллагалиева белән җәһәт әңгәмә корып алдык.

– Быел илебездә гаилә елы. Бу проектыбыз гаилә темасы, әни һәм бала арасында мөнәсәбәтләргә багышланган иде. Бишебез дә 2016 елда бала табып берләштек. Быел әлеге проектны дәвам итмәү – хата булыр иде. Узган еллардагы концертларыбыз бик эчтәлекле, кызыклы үтте. Аны әниләр көне, 8 март бәйрәмнәрендә гел телевидениедән күрсәтеп тордылар. Ә балаларыбыз үсеп бетә язды инде! Аларның да үз һөнәрләре бар. Гомумән, бу елны аерылышучы парлар аз булсын иде. Без гаилә елында гаилә кордык дип искә алырлык булсын.

– “Әниләр һәм бәбиләр”дә катнашкан балалар быел 1 сыйныфка китте. Сезнең хисләрегез нинди?
– Минем баштан узган хәл бит инде. Тәҗрибәм бар, дип әйтә алам. Һәр бала аерым бер дөнья бит. Ильяс укуга бик җаваплы карый, хоккейга да йөргәч, тәртибенә зарланып булмый. Аның күбрәк беләсе, өйрәнәсе, белем аласы килә. Тырыша, балам, күз тимәсен. Укытучылары, мәктәбе дә яхшы. Без дә балага русча әйтмешли, мотивация биреп торабыз. Яхшы билгеләре, уңышлары өчен куанабыз. Программалары көчле булгач, бераз арып та китә. Бу балалар безгә караганда күпкә башлырак дип тә уйлап куярсың (көлә). Безнең 1 сыйныфта укуыбызны һәм Ильясның программаларын чагыштырырлык та түгел. Балалар бит укырга кергәндә үк белемле. Иң мөһиме – сау-сәламәт, бәхетле булсыннар. Уңыш елмаеп торсын. Тормыш катлаулы, укуда гына эш түгел. Гаиләләребез дус-тату булсын. Проекта катнашучыларга да бердәмлек, гаилә бәхете телим. Барыбер тормыш булгач, ачысы да, төчесе дә була. 

– Быел проекта нинди яңалыклар көтәргә соң?

– Балаларыбыздан гына торган инструменталь ансамбль чыгышы булачак. Һәрберсенең үз сәләте бар. Кызыклы концерт эшлибез. Балаларыбыз үсте инде, хәзер аларны сәхнәгә күтәреп чыкмыйбыз, үзләре йөгереп чыга. Килегез, шәп булачак!

– Балаларыгызның җырчы булуына каршымы?
– Үзләре теләсә, бер дә каршы түгел. Җырласыннар, сәхнәдә булсыннар. Сәнгать кешене тәрбияли, куркып кеше артына качып яшәргә ярамый. Балаларым үз сүзләрен, фикерен төпле итеп җиткерә алсыннар дип тырышабыз. Кеше арасында, коллективта үскән кеше беркайчан югалып калмый. Артистларның балалары да тумыштан артист инде. Аларның тормышы артыннан тамашачы күзәтә, бу да җаваплылык. 

– Гастрольләргә киткәндә балалар кем белән кала?
– Алар бер-берсен караша (көлә). Әтиләре гел янәшәдә. Балаларны ияртеп тә йөрттек инде. Олылары сәхнә артында үсте. Кечеләрен бер дә иярткәнем юк. “Әниләр һәм бәбиләр” булмаса, сәхнә артындагы күңелле шау-шуны күрми дә калырлар иде. 

– “Әниләр һәм бәбиләр”дә катнашучы балалар үзара дусмы?
– Һәр баланың түгәрәкләре, укуы бар. Гел очрашып торырга вакыт та җитми. Проектны яңарту очрашуларга сәбәп булды, шөкер. Балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр саклана. Алар да репетицияләргә күнекте инде. Бүген чарада чыгыш ясарга җыенганымны күргәч: “Ә без җырламыйбыз мени?” – дип озатып калдылар. Балаларның иң күңелле вакытлары, тәмен тоеп калсыннар.

Фото: https://vk.com/lmullagalieva

Язмага реакция белдерегез

6

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading