Шәһри Казан

Лилия Гиматдинова: "Нәрсә белән чирләгәнен әнинең үзенә әйтмәдек"

Чаллы кызы Лилия Гиматдинова балачактан бирле җырласа да, сәхнәгә соңлап кына чыга. Һәм моның билгеле сәбәпләре бар. Бүген сезгә Лилия белән ачыктан-ачык әңгәмәне тәкъдим итәбез.

– Лилия, гаиләдә өч кыз үскәнсез. Әти-әниең сезгә нинди тәрбия бирде?

– Беренче балалары кыз булгач, мине һәм бигрәк тә төпчек сеңлемне малай дип көткәннәр. Әмма шулай язылган булгандыр, әти-әни өч кызлы булды. Өчебез дә хезмәт сөючән булып, дус-тату үстек. Әти-әни безне һәрчак татар телендә сөйләшергә өндәде. Без кечкенә чакта Чаллыда рус телле балалар бакчалары гына бар иде. Әни татар телендә эшләүче балалар бакчаларын саклап калу, яңаларын ачу өстендә эшләде.

– Карап торышка син – тыйнак. Чынлап та, шулаймы?

– Элек тыйнак идем, хәзер инде алай ук түгел. Холкым белән әнигә охшаганмын. Ягъни үткен һәм әрсез (көлә). Сүз уңаеннан, бу сыйфатлар миндә сәхнәгә чыккач барлыкка килде. Ә кыяфәтем буенча, мин әнинең әтисенә охшаган, ул да шундый ук аксыл чәчле булган. Кызганыч, мин аны белмим, ул яшьли үлгән. Гомумән, безнең гаиләдә күпләр япь-яшь килеш китеп бара. Бабай – 43, әби 58 яшендә, әнинең бертуган абыйсы да 58дә, әни үзе 62 яшендә вафат булды.

– Әниең – Дилбәр апаның китүен бик авыр кичердең...

– Бу темага сөйләшергә әле дә авыр миңа. Әниемне бик сагынам. Аның яман чир белән авырганын белү аяз көнне яшен суккандай итте. Сау-сәламәт йөргән җирдән кинәт чирли башлады. Әти белән әни әтинең авылы – Мөслим районы Нарат-Асты авылында йорт салды. Шуны салып бетерәбез дигәндә генә әни чирләп китте. Хәтерлим, ике ел элек май бәйрәмнәрендә бакча эшләрендә булышырга дип алар янына авылга кайттым. Шунда әни баш авыртуына зарланды. Аннан соң ул тикшеренде, анализлар тапшырды. Инде май ахырында әнигә куркыныч диагноз куйдылар. Әле март аенда гына туган көнен үткәргән идек, бик күп планнар корган идек...

– Табиблар бер дә өметләндермәдеме?

Реклама

– Әнидә яман чирнең дүртенче стадиясе иде, күп дигәндә, ике ай яшәячәк диделәр. Башындагы шеше йомырка хәтле булган. Әни өч атна эчендә үзгәрде, хәтере начарланды, кешеләрне танымады. Нәрсә белән чирләгәнен үзенә әйтмәдек, әти белде. Июнь аенда Казанда әнигә операция ясадылар. Сигез сәгатьлек операциядән соң, реанимациядә әнинең башына кан савып инсульт булды. Әни урын өстендә ята торган авыруга әйләнде. Үзе теләгәнчә, әнине Чаллыга алып кайттык, шунда чиратлашып карадык. Әнине дәвалау өчен кая гына мөрәҗәгать итмәдем. Хәтта Израильгә дә яздым. Ләкин берсе дә өметләндермәде.

– Операциядән соң озак яшәдеме?

– Табиблар ике ай гомере калды дисә дә, әни бер ел яшәде. Без аны яңадан сөйләшергә, торырга, йөрергә, яшәргә өйрәттек. Аның яшисе килде, ул өметен өзмәде. Ничек кенә авыр булса да, сиздермәде, яшәргә тырышты. Эшләгән чагында да шундый тырыш булды, беркайчан үзен кызганмады, пенсиядә дә эшләде. Инде көзгә ул барысын да аңлый башлады. Хәтта нәрсә белән авырганын да аңлады, химия терапиясе ала иде. Ләкин без бу хакта сөйләшмәскә тырыштык. Узган ел мартта туганнар белән туган көнен үткәрдек, аннары хәле начарлана башлады. Май, июнь айларында ул сүнгәннән сүнә барды, бөтенләй сөйләшмәде. 2 июль көнне әни мәңгегә күзләрен йомды. Күңелдә төер калды. Әйтерсең лә, әнигә нидер бирми калдык сыман...

– Әтиеңнең хәле ничек?

– Аңа да бик авыр. Шушы ел эчендә әти бик арды, талчыкты, ябыкты. Хәзер генә үз хәленә кайта башлады. Әнине сирәк булса да төштә күрәбез. Күптән түгел апаның төшенә кергән. Имеш, телефоннан сөйләшәләр икән. “Ничек соң анда, әни?” – дип сораган апа. “Шундый әйбәт монда”, – дип әйткән әни. Кәефе күтәренке булган. Миңа да шулай елмаеп төшкә керә.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Газетаны сату нокталарында сорагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: