16+

Ләйлә Дәүләтова: “Юк кына сәбәп аркасында аерылыштык... Сине сагынудан башкаларга тартылам”

Ләйлә Дәүләтованың инстаграм битендә язган әлеге посты күпләрдә кызыксыну уятты. Кем белән аерылышкан, ни булган?

Ләйлә Дәүләтова: “Юк кына сәбәп аркасында аерылыштык... Сине сагынудан башкаларга тартылам”

Ләйлә Дәүләтованың инстаграм битендә язган әлеге посты күпләрдә кызыксыну уятты. Кем белән аерылышкан, ни булган?

Анысын ул үзе тәфсилләп яза. “Очрашырбыз дип шашынган йөрәгем, бозга әйләнгәндәй булды. Вакытлыча гынадыр дип өметләнәм. Сине сагынудан башкаларга тартылам. Ләкин алар синең кебек түгел. Рәхәт түгел. Дөньямны онытып яратырлык түгел. Нәкъ җырдагыча. Син түгел ул. Син түгел.
Мине гашыйк итү бик кыен шул. Мин яратсам, бөтен йөрәгем белән яратам. Шуңа күрә үзем генә яшимдер...
Бәлки син дә мине сагынасындыр. Кочаклауга чыркылдап көлә торган юләр кызны сагынмый калмассың әле!..
Сиңа багышлап никадәр шигырьләр яздым. Синең янда, синең кочакта һәрвакыт фотога төшәргә ярата идем. Юууук. Башкалар сыман кешегә күрсәтер өчен түгел. Беркемгә дә күрсәтмәдем диярлек. Шулкадәр супер фотолар булсалар да. Арада бик үк киенмәгәннәре дә бар.? Интим фотолар. Андый фотолар сер булып сакланырга тиеш...
Хәтерлисеңме, беркем дә күрмәгәндә икәүдән-икәү генә фотосессия ясаган идек. Кем белә, бәлки берәрсе читтэн генә күзәткәндер дә. Бәлки күз тигәндер...
Эх, нәни кызым да бик яраткан иде шул Сине... Синең кочакта үсте бит. Бәлки балам шулкадәр яратканга күрә мин сиңа гашыйк булганмындыр. Аңа ничек аңлатырга да белмим...
Әлегә башка очрашмыйбыз, дигәч, шаккатты. Аңлыйм... Синең минем кебекләр күптер. Бәлки мин синең меңнән береңдер...
Бары тик бердәнбер булырга яратсам да, бу очракта мин берни дә эшли алмадым.
Сине яратмыйча мөмкин түгел шул..."

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Юк кына сэбэп аркасында аерылыштык... Очрашырбыз дип шашынган йорэгем, бозга эйлэнгэндэй булды ?? Вакытлыча гынадыр дип, ометлэнэм... Сине сагынудан башкаларга тартылам... Лэкин , алар синен кебек тугел...Рэхэт тугел...Доньямны онытып яратырлык тугел ? Нэкъ жырдагыча. Син тугел ул...Син тугел... Мине гашыйк иту бик кыен шул...Мин яратсам ботен йорэгем белэн яратам..Шуна курэ узем генэ яшимдер... Бэлки син дэ мине сагынасындыр ? Кочаклауга чыркылдап колэ торган юлэр кызны сагынмый калмассын эле!... Сина багышлап никалэр шигырьлэр яздым? Синен янда , синен кочакта хэрвакыт фотога тошэргэ ярата идем...Юууук...Башкалар сыман кешегэ курсэтер очен тугел...Беркемгэ дэ курсэтмэдем диярлек...Шулкадэр супер фотолар булсалар да ....Арада бик ук киенмэгэннэре дэ бар ?? Интим фотолар ....Андый фотолар сер булып сакланырга тиеш... Хэтерлисенме, беркем дэ курмэгэндэ икэудэн -икэу генэ фотосессия ясаган идек? Кем белэ , бэлки берэрсе читтэн генэ кузэткэндер дэ.. Бэлки куз тигэндер.... Эх, нэни кызым да бик яраткан иде шул Сине...Синен кочакта усте бит...Бэлки балам шулкадэр яратканга курэ мин сина гашыйк булганмындыр ? Ана ничек анлатырга да белмим ... Элегэ башка очрашмыйбыз , дигэч, шаккатты ? Анлыйм...Синен минем кебеклэр куптер .Бэлки мин синен меннэн берендер... Бары тик бердэнбер булырга яратсам да , бу очракта мин берни дэ эшли алмадым. Сине яратмыйча момкин тугел шул... Эх... Бэлки син мине ботенлэй оныткансындыр? Мине уйлап та карамыйча элеге мизгеллэрдэ башкалар кочагындадыр... Бергэлэп тан атканын кузэтэсездер ? Алар да шулай бэхеттэн исереп селфи ясыйдыр... Конлэшудэн йорэгем ярыла кебек ? Сезнен дэ минем хэлдэ калганыгыз бармы Дусларым? Анлыйсызмы мине ? Эллэ инде сез дэ минем кебек дингезне сагынасызмы ? Нилэр уйлавыгызны язып жибэрегез эле яме! Йорэгем тынычлансын... #лейладавлетова#поэтесса#телеведущая #человекпраздник#человекрадость❤? Язгыным ошаса , Сездэн лайк ❤ Хэм Сезнен комментарий ....

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

 

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading