16+

МакSим: "Айдан артык комада ятуыма ышанмадым"

Җырчы МакSим аңына килгәннән соң, инстаграмда беренче постын урнаштырды. 

МакSим: "Айдан артык комада ятуыма ышанмадым"

Җырчы МакSим аңына килгәннән соң, инстаграмда беренче постын урнаштырды. 

“Барыгызга да сәлам, мин кабат сезнең белән!

Беренче чиратта, минем өчен борчылган һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Бу, чынлап та, минем өчен бик мөһим. 52нче хастаханә табибларына, хезмәткәрләренә рәхмәт. Бу – гомеремне саклап калган үз эшенең чын осталары. Марьяна Анатольевна, Елена Николаевна, Денис Петрович, Зинаида Юрьевна – бик зур рәхмәт сезгә! Минем өчен борчылып, дога кылуыгыз мине теге дөньядан тартып чыгарды.

Бүген мине реанимациядән палатага күчерәләр һәм, ниһаять, мин барыгызга да шәхсән рәхмәтемне әйтә алам. Табиблар миннән “комада күпме вакыт яттың дип уйлыйсың?” дип сорагач, мин ике көн дидем. Айдан артык вакыт узганга ышанмадым.

Мин әле дә көчсез. Йөргәндә, башым әйләнә. Әмма тиздән өйгә кайтып, гаиләмне кочаклармын дип өметләнәм. 

Табиблар күпмедер вакытка очулардан, чыгышлардан тыелып торырга кушты. Үпкәләр үз хәленә кайтмыйча, борчырга ярамый. Бу дөньяда яшәвем өчен мин сезгә, барлык табибларга, Ходаема рәхмәтлемен. Авырлык белән булса да, мин сулыйм", - дип язган МакSим.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading