16+

Марат Гәрәев "Барс Медиа"ны коткарып калуның бердән-бер юлы барлыгын әйтте (ВИДЕО)

"Барс Медиа"да туган гауганың әле очы-кырые күренми. Элеккеге "барс"лылар үзләренең видеомәрәҗәгатьләре белән татар эстрадасының бөтен пычрагын чыгарып селкеделәр.

"Барс Медиа"да туган гауганың әле очы-кырые күренми. Элеккеге "барс"лылар үзләренең видеомәрәҗәгатьләре белән татар эстрадасының бөтен пычрагын чыгарып селкеделәр.

Бүгенге көндә әлеге оешмада нинди хәлләр майтарылуын һәм аны ничек коткарып булуы турында Марат Гәрәев сөйләде. Аның сүзләре язылган видеоны Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграмга урнаштырган.

"Компания һәм минем исемем, кызым Динә турында бик күп гайбәтләр йөри. Мин чынлыкта нәрсә барганын сөйләргә булдым. 21 ел шул компаниядә эшләгән һәм аның белән идарә иткән кеше һәм әти буларак бу минем өчен бик авыр, әлбәттә. Компаниянең ничек эшләвен мин беләм. Иркә бик зур тәэсир ясый һәм кызым белән манипулировать итә. Иркә үз ихтыяҗларын канәгатьләндерә, үз максатларын күз уңында тотып эшли. Аңа уңыш, иҗат, ресурслар кирәк. Кызым исә моны аңламый һәм күрми. Шундый җырчының татар медиа төркеме белән идарә итүе мине канәгатьләндерми. Ул барысын да кысрыклап чыгара. Бу акционерлар белән компанияне саклап калып булмый. Аны дәүләт кенә саклап кала ала ", - дигән фикердә Марат Гәрәев.

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Детский сад, а Иркэ молодец ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Монда Иркэ акцеанер булып чыга бит инде! Димэк ул Иркэ, компаниягэ Акча кертеп Тора!!! Шулаймы?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кемне юкка чыгарачаклар,кемне кутэрэчэклэр ,бары талант булу гына Хэл итэ инде.менэ тиздэн безгэ иркэ килэ,билетлар беткэн,без бит узебез алабыз билетны иркэне яратып,беркеше мэжбур итми,без барс медианы знать не знаем.гайбэтегез кирэкми,кемнен ижадын яратабыз шул артистка йорибез,йориэчэкбез Алла Бирсә!узара дуслашыгыз инде!!!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ииии.... ике туган арасындагы нинди наив көрәш... Мин тагын Ландышның сөйләгәннәрен үз сүзләредер, чындыр дип тыңлап утырам... Көлке инде. Үз кызыгыз да каршы чыккач, Сез кайбер җырчыларны кулланырга булгансыз, аңлавымча. Мин гел әйтәм, акча - шайтаннан, ул - туган белән туганны маңгайга маңгай китерүче көч. Дөнья 3 көнлек, рухыгызга дога кылырлык кешеләр калдырыгыз артыгыздан, тынычланыгыз, дип телим.

          Мөһим

          loading