Гел каядыр ашыгабыз, йөгерәбез, ә үзебезнең саулык турында уйлый белмибез.
Ара ераклыгы дигән төшенчә юк сәнгатьтә. Җырчы кайда гына яшәмәсен, моңнары киң даирә халык хөкемендә. Күңел халәтеңә аваздаш икән – җырларын үлеп яратасың! Әнә бит Марат Шәйбаков Уфада яшәде ни дә, Казанга кунакка килде ни, иҗатына күңел гашыйк. Ләкин без аны җырчы сыйфатында гына күреп ялгышабыз, ул белемле баянчы, бер дигән тальянчы, оста гармунчы, курайчы, кирәксә, самавыр морҗасыннан да көй чыгаручы үтә дә талантлы!
Сыната язды...
Тормышка куанып, булмышына сокланып яшәгәндә әллә ни булды: үлем чигенә килеп басканын үзе дә сизми калды, безне дә куркуга салды. Реанимациядә яшәү өчен көрәшкән көннәре артта калса да, тынычланырга иртәрәк, алда тернәкләнү чоры – көч җыярга, савыгып җитәргә кирәк. Марат белән элемтәгә керүебез дә шул нияттән: хәлләрен белештек, көн итмәккә карашы үзгәргәнен сизенеп, фикерләре белән уртаклашуын үтендек.
– Гел каядыр ашыгабыз, йөгерәбез, ә үзебезнең саулык турында уйлый белмибез. Югыйсә табылган маллар да күптәннән җитеп ашкан, булганының рәхәтен күреп, бер-береңне кадерләп яшисе! Реанимациядә ятканда шул хакта күп уйландым, күңел тула да күздән туктаусыз яшь ага, еладым рәхәтләнеп... Якыннар килгәч тә елата, балаларны җитәкләп килеп керде хатыным. Сүз әйтә алмыйм, реанимациядә ясалма сулыш аппаратына тоташтырып куйдылар. Күздән мөлдер-мөлдер яшь ага, җебеклекне күрсәтәсе дә килми, күңел үзенекен итә...
– Саулыкның кайчан сынатасын беребез дә белмибез шул.
– Йөгереп эшләп йөргән җирдән бит. Сентябрьдә 3 көн Свердловск якларында концертларым иде. 13се көнне көндезге сәгать берләрдә юлга кузгаласы. Группа мин яшәгән йорт янына җыела бит инде, килеп җиттек, төш әйдә, диләр. Подъезд төбендә болар. Йөгереп төштем генә, күкрәкне яндырып кысып та алды. Басып торырлык чама юк, чүгәләдем. Нәрсә икәнлеген дә аңламыйм әле, уем белән инде концертта мин, сәхнәдә. Әзрәктән җибәрде бу. Автобуска кереп утырдым, киттек кузгалып. Болай булса ничек барып җитәрмен, ничек җырлармын икән дигән шик килеп керде күңелгә. Күпме генә бардык икән, тагын кысып алды, тирләтә башлады. Болай булмый дип, таныш табибка шалтыраттым, ә ул тиз генә хастаханәгә барырга кушты. Без килеп туктаганда табиблар ишек төбендә көтеп торалар иде. Алар беренче ярдәмне күрсәттеләр дә икенче хастаханәгә озаттылар. Анда инде туры операция өстәленә салдылар. Бот төбеннән коронография ясап, йөрәккә стенд куйдылар. Кан тамырының бер җирендә 80 процент кан тыгылган диделәр. Реанимациядә 3 көн тоттылар. Телефонсыз! Яшь буынны орышкан булабыз, үзебезгә дә ансыз яшәү бик авыр икән. Дөньясыннан суырып алып читлеккә япкан сыман. Палатага чыгарылгач 10 көнләп ятканмындыр. Аннан туры шифаханәгә җибәрделәр. Шулай тиеш диделәр. Әлегә авыр күтәрергә дә, эшләргә дә ярамый. Йөгереп эшләп йөргән җирдән кинәт туктадым да калдым, 120 көнлек больничныйда мин.
– Көтмәгәндә тез астына китереп суккан чирне ни сәбәпле якалаган дип аңлаттылар соң?
– Ашаудан, эш белән ялның үз вакытында булмавыннан. Экология дә сәбәпче инде. Үз башыңа төшмәгәч кенә белмисең, мондый чиргә юлыгучылар белән хастаханәләр шыгрым тулы икән. 70 яшьлек кешеләрне ярар инде дим, ә бит 45, 30 яшьлекләр дә буа буарлык. Дөньяда яшәүнең рәхәтен дә тоймыйча чабабыз, юкка борчылабыз – берсе дә мөһим түгел икән. Чынлап та, сәламәтлек – иң зур байлык. Башың авыртса да табибка барырга, тикшеренергә кирәк икән, шуны аңладым. Төртеп екканчы сузып йөрисе түгел. Чир дигәне бездән күпкә көчлерәк.
Авыл егетләре бирешмәс!
– Марат, авыл егетләре генә ни күрсә дә бирешмидер, миңа калса. Авылның хезмәт тәрбиясе тормышка балачактан чыныктыра.
– Эшләп үстек, әйе... “Минем улларым тау әйләндерәләр!” – дип горурлана иде әти. Без гаиләдә исәннәре – алтау! Абый, ике апам, энекәшләрем бар. Ә иң олы абыебыз – Фәнзәл сабыйдан вафат. Калганнарыбыз шөкер, имин генә җир җимертеп яшәп ятабыз. Кызганыч, әти белән әни генә юк. Әти бигрәк инде, 64 яшендә үлеп китте. Ул да менә йөгереп йөргән җирдән... Совхозда данлыклы комбайнчы иде, кышларын фермада кочегар булып та эшләде. Март ае иде, фермадан төшкән дә... Әни: “Әтиең: “Чәй куя тор, хәзер керәм!” – дип ишегалдында өстен кагынып калды, энеләрең чишмә суына чыгып киттеләр. Эт өргән тавышка, аптырап чыксам – әтиең ята, шул арада җан биреп тә өлгергән”, – дип сөйли иде. Әтине еш искә ала иде ул. Әти мәрхүм бик пөхтә кеше иде, эштән кайткач, өс-башын какмыйча, беркайчан да бусагадан атлап кермәде. Минем хәрби хезмәттән соң Стәрлетамакта укып йөргән чак. Отчет концерты куярга йөрибез, оркестрда төп баян партияләре дә миндә. Әтинең бертуган энесе телеграмма суккан. Кинәт кенә китереп бирделәр. Әтиең үлде, дигән сүзләрне 30 мәртәбә укыдым, ышанмадым. 25 ел буе тузан эчтем, дип сөйли иде әти, элеккеге “СКД-6” кабинасыз комбайнда эшләде, тимер кебек нык кеше, ышанырлыкмыни? Әни дә изге үлемнән китте. Мин ел саен күп артистлар алып кайтып, “Саумы сез авылдашлар!” дигән авыл бәйрәмен үткәрәм. Ул елны да бәйрәмгә дип өерелешеп кайттык. 28 нче июль көнне зурлап бәйрәм үткәрдек, 29ы көнне кунакларны озаттык. 30 июль җиләккә бардык. Әни әйбәт кенә йөрде, җырлый-җырлый җиләкләр җыйды. Күптән намазда булса да ул елны әни уразага кермәде, 77 нче яше белән бара иде. Кайткач, моңсурак утырып торды – гел күз алдында. Аннары мунча кереп чыкты. Хәлем әллә нишләп тора әле, диде дә ятты. Әллә соң кан басымың күтәрелдеме, дип янына тезелештек. Юктыр, икенчерәк әле хәлем, диде дә, бүлмәсеннән бер генә минут
– Кайчакларда үлем алды хәбәре килеп ирешә дә соң...
– Әни үләр алдыннан бер авылдаш апа төш күргән, ахырдан килеп сөйләделәр. Авылга кемнәрдер килеп кергәннәр дә, безгә бик матур җырчы кирәк, диләр икән. Менә мин матур җырлыйм, артист итеп үземне алыгыз, дигән теге апа. Юк, безгә матур җырлаган җырчы кирәк, дип безнең әнине эзли киткәннәр. Төшләр бик хак керә, исләрең китмәле...
– Бүгенге тормышларыгызны күрергә җитешмәүләре кызганыч...
– Әти үлгәндә мин студент, энекәшләрем әле мәктәптә генә укыйлар иде. 1994 ел ул. Апаларны гына кияүгә бирергә өлгерделәр. Әти бик тырыш, авылда иң беренчеләрдән “Москвич” машинасы, телевизор сатып алган кеше.
– Җырлы гаиләдә балалар да җыр-моң белән тәрбияләнә.
– Кич җиттеме әти белән әнигә концерт куя идек. Кечкенәдән! Баянда уйнап, баян белән җырлап без бик күп конкурсларда, смотрларда катнаштык. 8 нче сыйныфта укыганда телевидениедән дә килеп төшерделәр. Римма исемле апам бик матур тавышлы, баянда да уйный. Элек абыем да баянда өздерә иде. Хәзер бармак буыннарым катты, ди, баянны сирәк ала кулына. Төпчек энекәшем дә бик көчле баянчы, үзе шул тиклем матур җырлый. Баянчыга укыса да ул юлдан китмәде, Себердә эшләп йөри, нефтьче. Нәселебез калын, бер елны бөтенебез җыелышып авылда концерт куйдык, җырламаган кеше юк бит бездә. Әни исән иде әле. Авыл гөрләде инде!
– Өйдә үскәндә нинди уен коралы бар иде?..
– Элек бездә иске гармун булган. Апалар аны, бик тузанга баткангамы инде, суга салып юганнар да, мичкә киптерергә куйганнар. Теге гармун суда җебегән. Иртән кипкәндер, дип, алып уйнасалар, тузан суырткыч кебек пыш-пыш өреп утыра икән. Әни минем белән йөкле чагында, бездән 15 чакрым гына ераклыктагы Караидел районына барып, апаларга “Беларусь” гармуны алып кайткан. Апалар шул гармунда уйнадылар, ә миңа әниләр соңрак “Чайка” гармуны алып бирде. Әтинең бертуган энесе Оренбург шәһәрендә яши иде, кунакка кайткач, бераз төшереп ала да күңеле тулып, ай, энем матур уйныйсың ла, мин сиңа баян алып бирәм дип елап җибәрә иде. Сүзендә торды бит! Берсендә дәрестә утырам, хат ташучының кызы: “Марат, сиңа зур гына бер тартма белән нәрсәдер килде!” – ди. Менә өйгә тарта күңел! Очтым өйгә, әти алып кайткан — баян!.. Өр-яңа! Мәктәпкә баргач та шул баянны гына уйлап утырам, тизрәк кайтып уйныйсы килә. Дәрес бетүгә чабам өйгә, пионер галстугын да салмыйча уйнарга утырам, ашау онытылды, дәрес кайгысы калмады. Өйрәнәм, өйрәнәм... Бер-ике атна дигәндә уйнап та киттем. Өемдә ике баяным бар минем, икесе дә бүләк. Берсе менә шушы, икенчесен Себердә яшәүче бик якын дустым Наил абый Марданов бүләк итте. Туган көненә баянымны күтәреп барган идем, абау Марат, баяның бигрәк алама әйдә мин сиңа бер баян бүләк итәм, дигән иде, мин аны шаяра дип уйладым. Шалтырата бу. Нинди баян кирәк, ди. Белмим, мәйтәм. Телең белән әйтеп сорарга бигрәк кыен бит. Өч мәртәбә шалтыраткандыр. Алып кайтты, утырып еладым – ап-ак, итальянский баян! Бәясе бер миллион тәңкәдән артык.
– Баянчыга укып оттырмагансыз.
– Сигезенчене бетергәч, Сәнгать училищесына киттем. Урман хуҗалыгы министрлыгында эшләүче туганым Гайсә абый, үзем сөйләштем, сине укырга алалар, дигәч тә үсендем. Рус теленнән имтиханы әйбәт кенә бирдем. Икенчесе сольфеджио. Музыка мәктәбендә укымаган, нәрсә икәнен дә белмим. Кереп утырдык. Фортепьянода берәү уйный, калганнар кәгазьләренә нәрсәдер язалар. Ә мин нәрсә язасын да белмим. Күрше өстәлдәге егеттән сорыйм – диктант, ди. Кәгазем буш булмасын дип, до, ре, ми, фа соль..., дип бөтен нотаны язып чыктым да илтеп тапшырдым. Икенче көнне билгеләрне килеп карасам – берле! Икеле дә түгел. Күңел төште. Апа белән кайтып киттек. Юлда туганыбыз, ник кердең ул имтиханга дип орышты инде. Кире борылмадым. Унынчыдан соң Стәрлетамак мәдәният техникумында белем алдым. Тормыш җиңел генә бармый шул, төрле сикертмәләрен кичәсең. Ләкин иң мөһиме саулык, менә шунысыннан язарга язмасын.
Комментарийлар