16+

Менә сиңа мә: Җәвит – Яшка, Салават – Сашка?!

- Тиздән юбилеем, 55 яшь тула. Аны зурлап, гыйнвар башында, Филармониядә уздырырга иде. Бик күп кунаклар чакырылган, күңелле бәйрәм булырга тиеш. Чараның үзенчәлеге - кичәне дустым, курсташым, якташым Салават Фәтхетдинов алып барачак. "Кара әле, Яшка, синең туган көнеңне мин алып барыйм әле", - дип, үзе тәкъдим итте. Ә бит Сашканың...

- Тиздән юбилеем, 55 яшь тула. Аны зурлап, гыйнвар башында, Филармониядә уздырырга иде. Бик күп кунаклар чакырылган, күңелле бәйрәм булырга тиеш. Чараның үзенчәлеге - кичәне дустым, курсташым, якташым Салават Фәтхетдинов алып барачак. "Кара әле, Яшка, синең туган көнеңне мин алып барыйм әле", - дип, үзе тәкъдим итте. Ә бит Сашканың үзенең туган көннәрен, гаилә бәйрәмнәрен уздыру гел минем җилкәгә төшә. Мин аларны һәрвакыт зур теләк белән уздырам.

Яшка һәм Сашка кушаматлары студент елларыннан ук килә. Исемнәрне кыскартып, янәсе, заманчалаштырып әйтүебез. Башта без бергә Стәрлетамак мәдәни-агарту уилищесында укыдык, аннары - Казанда. Хәләлләребез Зөлфия белән Ләйсән дә курсташлар, алар Уфада Сәнгать институтында белем алдылар. Дистәләгән еллар гаилә дуслар булып яшибез, Аллага шөкер. "Артистлар арасында чын дуслык бармы?" - дигән сорауга авыз тутырып: "Әйе!" - дип җавап бирә алам.

Җәвит белән Зөлфия Салаватның әнисе янында

Безнең өчен Яңа ел башланды дип әйтсәм дә була. Көн дә - "Голобой огонек" съемкалары, әле менә Уфадан яңа кайтып төштек. Бәйрәм алды кәефе бар, эш, һәрвакыттагыча, күп. Быел да Яңа елны өйдә каршы алабыз. Зөлфия белән өйләнешкәннән бирле читтә каршы алган юк, һәрвакыт өйдә без. Ел буе гастрольләрдә йөрү җитә, гаилә бәйрәмен балалар белән уздырасы килә.

"Кыш Бабайдан нәрсә сорар идең?" - дисез. Нәрсә? Әлбәттә, бәхетле картлык. Матди бер әйбер дә кирәкми, гомер буе эшләп җыйганы җитәр. Иң мөһиме - Аллаһы Тәгәлә булганын тартып алмасын. Барчабызга да сәламәтлек насыйп булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading