Реклама
- Кызыклы Яңа еллар тормышымда күп булды... Безнең якта «Йортка Яңа ел кертү» дигән йола бар.
Төнге 12не сукканнан соң йортка беренче булып ир-ат керсә, шуны яхшыга юрыйлар иде. Яңа елны алып кергән кешегә күчтәнәч, акча биреш. Классташым белән бу көнне озак көттек. Планнарыбыз - бөтен авылны йөреп чыгарга. Көтеп утырабыз 12 тулганын. Арыган булганбыздыр инде, йоклап киткәнбез. Уянсак, иртәнге сәгать биш. Елыйсылар килде! Күчтәнәч тә, акча да юк дигән сүз. Бер ел буе көтеп, 12 тулганда гына йоклап кит инде!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз