16+

Мирсәет Сөнгатуллин: “Хатыным белән Әлфия Авзалова таныштырды”

Редакциябезгә мөхтәрәм кунак - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин килде. Форсаттан файдаланып, Мирсәет абый белән әңгәмә кордык.

Мирсәет Сөнгатуллин: “Хатыным белән Әлфия Авзалова таныштырды”

Редакциябезгә мөхтәрәм кунак - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин килде. Форсаттан файдаланып, Мирсәет абый белән әңгәмә кордык.

- Мирсәет абый, сезнең кебек җырчылар турында “җырлап туган”, диләр...

- Бишектән үк булмаса да, мәктәптән бирле җырлыйм. Җырларга ояла идем, үземне начар эш эшләгән кебек хис итә идем. Шуңа да качып-посып җырладым. Өйдә кеше булмаса, өйдә, ә болай урманга барып җырлый идем. Урманның яңгырап, кайтаваз бирә торган аланы бар, менә шунда бара идем. Хәзер ул алан юк инде. Ә инде бишенче сыйныфта авыл клубында җырладым. Кемдер урманда җырлаганымны ишетеп укытучыларыма: “Урманда җырлап йөрмәсен, безгә җырласын”, - дигән. Шулай итеп, 29 октябрьдә Комсомол көне уңаеннан оештырылган концертта “Чистай вальсы”н берничә тапкыр җырлаттылар. 

- Сез гомерегез буе укыгансыз. Ул белемнәрнең тормышта кирәге чыктымы?

- Музыка училищесында укырга теләдем. Мине анда кабул иттеләр, әмма училищеның яшәргә тулай торагы булмады. Бу проблема бик күп талантларга аяк чалгандыр дип уйлыйм. Мин – авылдан килгән малай буларак, әбиләргә фатирга кереп яшәүне бөтенләй аңламадым. Нәтиҗәдә мин анда укымадым. Төшенкелеккә бирелгән мәлемдә урамда бер якташым очрап, Дәрвишләр бистәсендәге һөнәри-техник училищесына чакырды. “Анда барысы да бар”, - диде. Шунда урнаштым, ташчы һөнәрен үзләштердем. Бер ел эшләгәннән соң, Чехословакиягә армиягә киттем. Хәрби хезмәттә дә җырларга туры килде. Мәйданда Г.Тукайның “Тәфтиләү” җырын җырладым. Шунда яшәүче татарлар күз яшьләре белән тыңлады, соңыннан кочаклап рәхмәт әйтте. Армиядән кайткач, Чаллыда автокранчыга укыдым. Бу һөнәр буенча да эшләдем. Бервакыт Чаллы Сабан туенда чыгыш ясаганнан соң, яныма Нәҗип абый Җиһанов килде. “Синең музыкаль белемең бармы?” - диде. “Юк, Нәҗип абый”, - дидем. “Сиңа укырга кирәк. Тавышың әйбәт, син – Илһам Шакиров кебек зур артист буласы кеше”, - диде. Шулай итеп, Казан дәүләт консерваториясен тәмамладым.

- Сез татар халык җырларыннан төзелгән җыентык белән “Интеррекорд” Бөтендөнья рекордлар китабына кердегез. Анда ничә җыр бар?

- 205 татар халык җыры. Мөнәҗәтләр дә бар. Татарның ничә халык җыры барлыгын әйтеп булмый, чөнки аларның саны бик күп. Миндә генә дә татар халык җыры тупланган 15ләп китап бар. 

- Бервакыт Татарстанда милли фольклор үзәге ачарга теләвегез турында әйткән идегез. Хыялыгыз чынга аштымы?

- Тормышка ашмады. Милли фольклор үзәге ачылса, анда барлык милли һәм моңлы музыка уен кораллары булырга тиеш. Балалар кечкенәдән үзләре теләгән уен коралында уйнарга өйрәнер иде. Бала татар моңын аңласа, ул татар телен беркайчан да онытмаячак. 

- Балалар дигәннән, улыгыз Алмаз Мәскәүнең Зур театрында эшли. Еш күрешәсезме?

- Күбесенчә җәй көне - аның отпуск вакытында күрешәбез. Ул татар, рус, итальян, француз һәм башка телләрдә җырлый. Алмаз белән Казанда гына түгел, авылларда да концертлар куйдык. Дуэт җырларга да теләк бар.

- Тормыш иптәшегез Кадрия ханым белән сезне Әлфия Авзалова таныштырган, диләр...

- Әйе, Мәскәүдә концерттан соң таныштык. Кадрия анда тамашачы буларак килгән иде. Әлфия апа Авзалова белән Вафирә апа Гыйззәтуллина Кадрияне белә иде. Алар безне таныштырды. “Энекәш, менә сиңа нинди кыз бала! Син өйләнмәгән, ул да кияүдә түгел” - диде Әлфия апа. Кадрия – Нижгар татары. Бер күрүдән ошаттым аны.

- Сез – Әлки егете. Туган авылыгызга кайтып йөрисезме?

- Җай чыккан саен кайтырга тырышам. Туган нигездә гаиләсе белән бертуган энем яши. Өч баласы Казанда урнашты. Узган ел районның 90-еллыгына кайттым. Әлки районы Якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева – бик тырыш кеше. Концертлар, очрашулар еш булып тора. Районнан чыккан танылган шәхесләрне чакыра. Былтыр районыбызның Якташлык җәмгыяте активлык буенча Татарстанда икенче урын алды.

- Заманында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев сезгә фатир биргән. Әле дә шунда яшисезме?

- 1989 ел иде. Мәскәүдә “Бәйрәм” ансамбле белән җырлап йөргән чак. Бу ансамбль белән СССРның татарлар яшәгән бөтен төбәгендә концерт куйган идек. Бервакыт Минтимер Шәрипович белән очраштык. “Казанга кайтасы килә, ләкин яшәргә урын юк”, - дидем. “Булышырбыз, кайт”, - диде. Гариза яздым. Инде берничә айдан ике бүлмәле фатирлы булдык. Фатир кечерәя башлагач, яңадан Минтимер Шәриповичка мөрәҗәгать иттем. Аның ярдәме белән элиталы йорттан зуррак фатир бирделәр. Минтимер Шәрипович - әдәбият, сәнгать әһелләренә ярдәм иткән шәхес. Аның кебек җитәкчеләр күбрәк булсын иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Җомга саен догалар укыганда, аңа да, Сәкинә апага да, гомумән, якыннарыма багышлап догалар укыйм. 

- Тормышыгызда югалтулар күп булдымы?

- Әти-әнине югалту иң үкенечлесе булды. Әни 2009 елда китте. Әти 2015 елда мәрхүм булды. 

- Татар сәхнәсендә якын дусларыгыз бармы?

- Татар халкында күпме артист бар, барысын да яратам, хөрмәт итәм, һәрберсенә уңышлар телим. Татар халкы яшәсен, татар җырлары яңгырасын. Һәрбер артист үзенчә матур җырлый, җырларга тырыша. Халык күңеленә уелып кергән, тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган җырларны онытмасыннар иде.

- Эстрада – гайбәт оясы. Кайчандыр сезне Зилә Сөнгатуллина белән йөри, дип сөйләделәр. Гайбәтләрне ничек кабул итәсез?

-  Зилә белән уртак чыгышларыбыз күп булды. Төрле шәһәрләргә бардык. Уннан артык дуэтыбыз бар. Гайбәт сүзләр башта күңелгә тия иде, нервыландырды. Хәзер дә сөйлиләр. Тик хәзер игътибар итмим, юкса яшәргә дә кирәкми. Әкрен генә иҗат белән шөгыльләнеп, исән-сау яшәргә язсын. 

- Әдәби әсәрләр укырга яратасызмы?

- Әлбәттә, укыйм. Татар әдәбияты – бик бай. Өемдә дустым Камил Кәримовның берничә китабы бар, шуларны укыйм. Казахстан язучысы Равил Гозәеров китапларын укып барам. Артур Конан Дойл иҗаты да ошый. Татар телендә чыгучы газета-журналларны яратып укыйм.  

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X