16+

"Мәйдан" концерты: Илсөя Апаста черки "ашаган", Ришат Фирзәр була язган, апалар Асафны сагынган

25 август көнне Апаста “Мәйдан” телеканалының тәүге Open Air концерты узды. Open Air ачык һавада зур концерт дигәнне аңлата. Татарстан өчен яңалык булмаса да, “Мәйдан” каналы тарафыннан ул беренче мәртәбә уздырылды. Шуңа да бик яхшы, сыйфатлы итеп әзерләнгәннәре күренеп тора иде.

"Мәйдан" концерты: Илсөя Апаста черки "ашаган", Ришат Фирзәр була язган, апалар Асафны сагынган

25 август көнне Апаста “Мәйдан” телеканалының тәүге Open Air концерты узды. Open Air ачык һавада зур концерт дигәнне аңлата. Татарстан өчен яңалык булмаса да, “Мәйдан” каналы тарафыннан ул беренче мәртәбә уздырылды. Шуңа да бик яхшы, сыйфатлы итеп әзерләнгәннәре күренеп тора иде.

“Ни өчен Апас?” дигән сорауга концерт продюсеры Ленар Кәшәфетдинов болай дип җавап бирде: “Апас районы – ул урта бер җирдә урнашкан һәм, гомумән, Апас халкы мондый тамашаларны бик ярата, шуңа күрә киңәшләштек тә, Open Air концертын Апас районыннан башлап җибәрергә булдык”, - диде. Мондый ачык һавадагы концертларны яратмаган кеше ютыр: бик күп артистларны күреп, аларның җырлавын тыңлап, биеп, рәхәтләнеп күңел ачып була, ә иң мөһиме - ул бушка.  

Чыннан да, пәнҗешәмбе булуга карамастан, халык бик күп җыелган иде. Апас районында барлыгы 19 мең кеше яши икән, ә концертка 8 меңнән артык кеше килде. Халыкның кул чабуларыннан кайсы җырчыны күбрәк яратуларын белеп була иде. Алар белән үзем дә сөйләштем: яшь кызлар Марат Яруллинны, Лэйнаны карарга килгәннәр, урта яшьтәге апа-абыйлар Ришат Фазлыйәхмәтов, Илмира Нәгыймова, Алсу-Азат Фазлыевларны көтәләр иде, олы яшьтәгеләре Асаф Вәлиев, Бәширә Насыйрова өчен килгән. 

Халыкның күңелен күреп, мондый бәйрәм уздырулары өчен “Мәйдан”га гына түгел, ә Апас районы хакимиятенә дә рәхмәт әйтәсе килә. Җәй бетте генә дигәндә, яңадан безне “Сабантуйлы” җәй башына алып кайтканнары өчен. Концерттан бераз арып торсаң, мәйданның  башка читенә барып, чәчәкләрдән ясалган күргәзмәне карап кайтырга мөмкин иде. Оештыручылар артистларны, журналистларны, “Мәйдан” каналы хезмәткәрләрен мул өстәлләр корып, якты йөз белән каршы алып, киткәндә: “Рәхмәт сезгә. Тагын көтеп калабыз,” – дип озатып калдылар. Ә хәзер, әйдәгез, тамашаның үзенә күчик.

Иң беренче игътибар иткән әйберем – ул алып баручыларның образы һәм сценарий. Алып баручылар: Ришат Әхмәдуллин, Алисә Җамалиева, Илмир Ямалов һәм Эльвира Шакирова иде. Монда башка алып баручыларны күз алдына китерергә мөмкин дә түгел: чөнки Ришат, Алисә һәм Эльвира үзләре “Мәйдан” каналында тапшырулар алып бара, ә Илмир – Open Air ише тамашаларга бик килешеп тора. Алып баручыларның образларын бик җентекләп сайлаганнары күренеп тора: бер-берсенә төсләре белән туры киләләр, кызларның башында матур итеп уралган тюрбан һәм иң мөһиме: “баналь” күлмәк түгел, ә заманча, яшьләрчә костюм һәм кроссовки кигәннәр. Әйтерсең лә, бу проектның үзенең аерым профессионал стилисты бар. Ялгышмаганмын икән. Алып баручыларның образларын тулысынча “Мәйдан” каналы җитәкчесе Диана Сафиуллина уйлаган. 

Ришат-Алисә – бер пар, Эльвира-Илмир – икенче пар, сәхнәгә аерым чыктылар. Парларның бер-берсе белән аралашу булмады. Шулай да минемчә, алып баручылар арасында сәхнәдә үзара элемтә булырга тиеш иде...

Сценарийга килгәндә, аның авторы – Эльвира Шакирова. Сценарийның үзенчәлекле булуы, башкаларга охшамаганы  җәлеп итте. Ник дигәндә, монда кеше беркайчан да ишетмәгән, бер концертта да кулланмаган, артистлар турында кызыклы фактлар бар иде. Мәсәлән, Ришат Фазлыйәхмәтовкә Фирзәр дип кушасы булуларын, әтисе эштә чакта абыйлары мулла чакыртып, Ришат исеме укытканын күп кеше белмидер әле. Менә шундыйрак кызыклы фактларга үрелеп барды бу концерт. Берничә тапкыр, халык белән уеннар уйнап, бүләкләр дә өләштеләр әле. 

Open Air концертында 20дән артык артист чыгыш ясады, ә инде бу тамашаның махсус кунагы – Илсөя Бәдретдинова һәм аның ИБ бандасы иде. Халыкның Илсөяне ничек кабул иткәнен язып торасы юктыр, бу болай да билгеле: сызгырып, чинап, озак итеп кул чабып каршы алулары, һәрбер җырының сүзләрен белеп, кушылып җырлаулары, сәхнәдән җибәрәсе килмичә, тагын өстәмә ике җыр җырлатулары – чыннан да, махсус кунак икәнен дәлилли. Илсөя - сүз эзләп кесәгә керә торган җырчы түгел. Уйламаган җирдән халыкны көлдерә белә. Апаслыларны да: "Бер черкиегезне йоттым, ышанычлы урынга тыгып куйдым. Исем-фамилиямне дә сорап тормады", - дип көлдерде.

Гомумән, Илсөянең һәм аның бандасының башка артистларда булмаган энергетикасы бар дип әйтер идем. Бүгенге көндә сәхнәне тотучы, халыкка кызык булган, үз эшен 100 проценттан арттырып эшләүче артистлар бик әз, шуларның берсе – ул һичшиксез Илсөя Бәдретдинова. Аннан соң Илсөянең үз чыгышына җаваплы итеп каравын да билгеләп үтәсе килә. Иң соңгы булып чыгыш ясаса да, Апаска ул иң беренче килеп җитте. Репетиция ясаучы бердәнбер артист та Илсөя иде.

Шулай итеп, дүрт сәгать барган бәйрәм “Мәйдан” каналының гимны һәм салют белән тәмамланды. Open Air бик шәп узса да, ахырда миңа финал җитмәгән кебек булып тоелды. Сәхнәгә артистлар чыгып, “Мәйдан” гимнын бергәләп башкарырга тиеш булгандыр дип уйлыйм. Ә, гомумән әйткәндә, концерт бөтен кешегә дә ошады, алга таба да “Мәйдан” каналына уңышлар теләп, яңадан-яңа проектларын көтеп калабыз. 

Шуны да әйтергә кирәк, Апастан соң “Мәйдан” каналының җәйге Open Air концерты Балык Бистәсендә дә гөрләп узды.

Индира

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading