16+

Назир Сабиров операция кичергән

Данир Сабировның бертуган энесе Назир Сабиров белән уйламаганда күңелсез хәл булган. Җырчы операция кичергән.

Назир Сабиров операция кичергән

Данир Сабировның бертуган энесе Назир Сабиров белән уйламаганда күңелсез хәл булган. Җырчы операция кичергән.

"11 июль көнне дус егет белән күрешкәннән соң, самокатта өйгә кайтырга чыктык. Тизлек нык иде, кисәк туктадым да, егылдым. Уң җилкәгә җайсызрак төшкәнмен. Башта бер куркынычы да юктыр, бәрелгән җир авырта инде ул дип уйладым. Шулай да табибларга барып күрсәтергә булдык, аннан 7нче хастаханәгә җибәрделәр.

Нәтиҗәдә умрау сөягенә шактый зыян килүе ачыкланды. Гипс куярга да була иде, ләкин табиблар киңәше буенча операция ясатырга булдык. Хәзер кул әкрен генә төзәлә, руль артына да утыра башладым. Банкетларны да калдырмыйм. "Мәйдан" каналына съемкага чакырганнар иде, шунда гына бара алмый калдым", - дип сөйләде безгә Назир Сабиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading