16+

Нәфисә Назарова: “Оптимист булсам да, елак мин”

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Нәфисә Назарова тумышы белән Башкортстанның Тәтешле районыннан. Аның үзенчәлекле тембрлы тавышын меңнәр арасыннан танып була.

Нәфисә Назарова: “Оптимист булсам да, елак мин”

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Нәфисә Назарова тумышы белән Башкортстанның Тәтешле районыннан. Аның үзенчәлекле тембрлы тавышын меңнәр арасыннан танып була.

– Нәфисә, үзең белән таныштыр әле. Нинди гаиләдә үстең?

– Әтием Нәгыйм Себердә зур оешмада мастер булып эшләде, әнием Рәзимә башта дәүләт даруханәсендә провизор-технолог иде, аннары район үзәгендә үз даруханәсен ачты. Бүген алар лаеклы ялда. Әти-әнием тыныч, тырыш, ярдәмчел кешеләр. Икесе дә югары белемле, энекәшем Наил белән безгә үрнәк! Без дә гел “5ле”гә укып, олимпиада, төрле бәйгеләрдә катнашып, медальләр, кызыл аттестат, кызыл дипломнар алдык. Энекәшем хәзер Уфада яши.

– Җыр-моңга мәхәббәтне кем сеңдерде?

– Әнием. Ул 3 яшемдә “Салават күпере” журналындагы такмакларны үзе белгән көйгә салып өйрәтте. Шул такмаклар белән дәү әти мине колхоз Сабан туенда җырлаткан. Мин җырлый башлаганмын да, аннары сүзләрен оныткан саен берничә тапкыр яңадан башлап җырлаганмын, көлдереп бетергәнмен. Әнием үзе сәнгать кешесе булмаса да, кызы җырлагач, минем өчен гел мәгълүмат туплады: кайда укырга керергә, нинди җырлар башкарырга, нинди конкурсларда катнашырга, ничек дөрес җырларга, клип төшерергә һәм башкалар. Ул – таянычым! Әнием, дәү әнием, энекәшем, ирем hәм бик күп туганнарыбыз да җырлыйлар. Җыелышсак, гел баянга җырлыйбыз.

– Казан – Башкортстан артистлары өчен ерактагы йолдыз кебек, һәркем аңа омтыла. Син дә Казанга килергә хыялландыңмы?

– Татарча сөйләшкәч һәм җырлагач, Казанга барырга уйладым. Татар газета-журналларын укыдым, ТНВ каналын карый идек. Кечкенә чакта үземне Татарстанда яшим дип уйлый идем, мәктәптә укыганда гына Башкортостанда икәнемне белдем. Беренче тапкыр Казанга 10нчы сыйныфта укыганда, Башкортстан турын узып, “Татар моңы” Халыкара конкурсына килдем. Килгәч тә яраттым Казанны. Барысы да татарча сөйләшә! Чәчәкләр һәм фонтаннарга бай булган чиста, матур, якты, нурлы Казан! Төрле илдәге шәhәрләрдә булганым бар, иң ямьлесе – Казан! 

– Нинди конкурслар аеруча исеңдә калды?

– Кечкенә чакта конкурсларда укытучыларым катнаштыра иде. Дипломнар, бүләкләр, Гран-при, 1, 2, 3нче урыннар – барысын да алган бар. Ә инде үсә төшкәч, конкурсларда үземне сынар өчен катнаштым. Зур сәхнәгә чыгарга өйрәнергә, ятлаган җырларымны шомартырга теләдем. Тәҗрибә тупладым, остазлар киңәшен тыңладым һәм бик күп сәләтле кешеләр белән таныштым. Иң танылган конкурслар ул – “Татар моңы” Халыкара теливизион конкурсы (2015 һәм 2017 елларда 1нче дәрәҗә лауреаты), 2019 елда Рәшит Ваhапов исемендәге Халыкара фестивалендә 2нче дәрәҗә лауреаты һәм 2018 елда Хәния Фәрхи исемендәге беренче төбәкара конкурста Гран-при алдым.

– Эстрадада кемнән үрнәк аласың?

– Барысы да үзенчәлекле. Төрле тавышлар, тембрлар, җырлар. Болын чәчәкләре шикелле барысы да үзенчә матур, бер-берсенә охшамаган һәм һәрберсенең үз тыңлаучысы. Мин дә үз тыңлаучымны эзлим. Ютуб каналыма, социаль челтәрләргә кушылыгыз, элемтәдә булыйк, киңәш-тәкъдимнәр көтеп калам! Үрнәк итеп кечкенә чагымнан якташларым Салават Фәтхетдинов һәм Хәния Фәрхи белән горурланып үстем. Мэтрларны, ретро җырчыларны, ансамблебез җырчыларын, профессиональ, дөрес җырлаган җырчыларны тыңларга тырышам. Зур диапазонга, бормалы җырлауга, матур тембрларга, техник яктан авыр җырлар башкаручыларга сокланам!

– Холкың нинди? Үзеңдә ошамаган яклар бармы?

– Мин - иркә, иркә кочакта үстем. Янәшәмдә гел яхшы кешеләр булды, һәрбересен яратам һәм рәхмәтлемен. Оптимист булсам да, елакмын, йөрәгемә якын алам. Кечкенә чагымда “Гадкий утёнок” мультфильмын караганда, әниләр телевизорны сүндереп куйганнар, чөнки мин елаганмын. Үземдә ошамаган ягым – ялкаулык. Негатив яратмыйм, андый мохиттән качарга, күзне йомарга, ишетмәскә тырышам. Ата-бабаларыбыз, укытучыларыбыз биргән белемне, тәрбияне, яктылыкны саклыйк!

– Ирең кайсы өлкә кешесе? Эшеңне аңлыймы?

- Артур – нефтьче, чит ил базары буенча өлкән технолог булып эшли. Минем кебек үк командировкаларга йөри, төрле илләрдә була. Гомумән, без икәү генә дә сәяхәт итәргә яратабыз. Ирем җыр-моңны ярата, үзе дә чиста җырлый. Мине үстерү өчен канатландыра да, тәнкыйтьли дә.  

– Нәфисә нәрсә турында хыяллана?

– Кешеләр табигатьне сакласын, бозмасын иде. Табигатькә якынрак булырга, сәяхәт итеп яшәргә хыялланам. Чирсез, кайгысыз озын гомер насыйп булсын иде барчабызга да!
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading