16+

Нурзадә: «Көйләрең бик матур килеп чыга, әрәм булып ятма, диделәр»

- Соңгы вакытта ныклап торып үземне композитор буларак ача башладым. Яңа күп җырлар иҗат ителде. Рөстәм абый Зәкуан үсендереп, куатләндереп тора үземне. Әле менә бер кочак шигырьләрен бирде дә: "Көйләрең бик матур килеп чыга, әрәм булып ятма. Үзеңнең җырлардан гына торган бер концерт оештыр", - диде. Элегрәк тә җырлар яза...

- Соңгы вакытта ныклап торып үземне композитор буларак ача башладым. Яңа күп җырлар иҗат ителде. Рөстәм абый Зәкуан үсендереп, куатләндереп тора үземне. Әле менә бер кочак шигырьләрен бирде дә: "Көйләрең бик матур килеп чыга, әрәм булып ятма. Үзеңнең җырлардан гына торган бер концерт оештыр", - диде. Элегрәк тә җырлар яза идем, әмма вакыт җитеп бетмәү сәбәпле, ныклап алынган юк иде бу эшкә. Менә хәзер сәбәп тә булды. Алла боерса көзләргә иҗатташ дусларым белән бергә үземнең җырларымнан торган иҗади концерт оештыру идеясе дә барлыкка килде. Алда Сабантуйлары, туйлар көтә. Тамада буларак унбиш еллык стажым булса да, әледән-әле мастер-классларда катнашып, үз өстемдә эшлим. Бу атнада Арча районында яшәүче әтинең 70 яшьлек юбилеен бәйрәм иттек. Ә үземнең туган көнемне Казан Сабан туенда эшләп уздырам, - диде Нурзадә "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading