Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның Казандагы концертлары быел да аншлаг белән узды. Биш көн дәвамында ул Казанны гөрләтте. 48 яшьлек туган көнен дә нәкъ менә Казан сәхнәсендә каршы алды.
Әнвәр Нургалиев тумышы белән Башкортстанның Әлшәй районы Әүрүз-Тамак авылыннан. Гаиләдә алар биш бала үскән, Әнвәр – төпчеге. Ике ел эчендә ул бертуган абыйсын, аннары әнисен һәм әтисен югалтты.
- Әнвәр, әниеңне коронавирустан үлгән диюләре дөрес булдымы?
- Юк, әлбәттә. Ул вакытта Мәскәүдә концертым булды. Ә әни хастаханәдә ята иде инде. Чирне Уфа хастаханәсенә мин алып кайткан дип сөйләделәр. Имеш, мин – әнигә, әни табибларга йоктырган. Мине гаепле итеп калдырлар. Башкортстанда изоляциядә булган иң беренче гаилә без идек. Гәрчә коронавирус белән чирләмәсәк тә. “Концерт куеп, кеше чирләтеп йөри”, дип сөйләделәр. Миңа, гаиләмә янаучылар күп булды. “Машинасын шартлатырга, өен яндырырга кирәк” дигән сүзләр йөргәч, дус егет машинамны үзенең гаражына алып барып куйды.
- Әниеңнең үлеме күңелендә нинди үкенеч калдырды?
- Иң үкенечлесе – әнине кешечә җирли алмавым. Авылга мин машинада берүзем кайттым. Гаиләмне алып кайта алмадым, чөнки күзәтү көчле булды. Роспотребнадзор, ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшереп торды. Әнине караңгыда җирләделәр. Мин килеп туктагач, кешеләр кача башлады. Алар янына якын бармадым. Шулкадәр авыр булды. “Җылы сүзләр” җыры шул вакытта туды. Изоляциядә утырганда яздырылган җыр ул. Җаныма җылы сүз кирәк иде, ә ул булмады...
- Әнвәр, син әни малае идеңме?
- Әйе. Ул исән булганда, әни миңа көч биреп торган икән. Без бер-беребезгә нык бәйләнгән идек. Әни минем халәтемне ерак арадан да тойды. “Балам төшемә кердең, хәлләрең ничек?” дип шалтырата иде. Миңа да шулай ук төшемә керә иде. Әнинең ни дәрәҗәдә җитмәвен аңлатып булмый. Үзәгем өзгәләнә. Вакыт узган саен ярам тирәнәя бара.
- Әтиең Казандагы концертың буласы көнне вафат булды. Ул концертта мин дә бар идем. Тамашачыга берни дә сиздермәдең...
- Казанга китәр алдыннан әти янына реанимациягә кердем. “Әти, көт мине”, - дидем. Әтинең үлгәнен көндезге сәгать 10да хәбәр иттеләр. Бу хәбәрне беркемгә дә әйтмәдем. Концертны ничек ерып чыкканымны хәтерләмим. Соңыннан ярсый-ярсый еладым... Әти апаларда яшәде. Шунда баргач, әллә ни уйный белмәсәм дә, әтинең баянын кулга алдым. “Кара, балакаем, син баянда әйбәт кенә уйныйсың икән” диде. Беркайчан да алай әйткәне юк иде, күңел тулып китте. “Арча көе”н уйнарга кушты. Соңгы вакытта гаиләгә күбрәк тартыла башладым. Репертуарымда моңлы җырлар артты. Алай гына да түгел, баянга кушылып моңлы җырлар башкарасы килә. Ләкин халыкка дәртле җырлар кирәк.
- Әти-әниең ничек яшәде?
- Аларның мәхәббәте көчле иде. Балалары янында булса да, ул үзен ялгыз хис итте. Әти белән әни бер-берсеннән башка тора алмады. Әни күршегә кереп китсә дә, әти сагынып көтә иде. Черем итеп алган арада да әти әнине уята иде, сөйләшергә кеше кирәк иде аңа. Мин үзем дә шулай. Концерттан соң төн уртасында кайтканда, Ирина йоклаган була. Уятам да, бергә утырып чәй эчәбез.
- Аларның бер дә сүзгә килгәне булмадымы?
- Һәр гаиләдә буладыр ул андый хәлләр. Әни үпкәләсә, берәр атна сөйләшми йөри иде. Ул шул рәвешле әтине тәрбияләгән, күрәсең. Тәрбия дигәннән, безнең өйдә һәрвакыт тәртип булды. Әти эштән кайтмыйча, ашарга утыру юк иде. Әти – өстәл түрендә, без сиртмәле караватка тезелеп утыра идек. Итнең иң яхшы җире әтигә эләгә иде. Ә хәзер башкача тәрбиялиләр – иң яхшысы балаларга, калганы ата-анага кала. Мин моны дөрес түгел дип саныйм.
- Казанда да “әниең” бар бит әле...
- Күпләр аны аңлап та бетермидер. Казанда беренче концертларымны оештырган кеше – ул Флюра апа Дәүләтшина. Безне беркем таныштырмады, үзебез табыштык. Ул – ихлас, эчкерсез. Минем өчен һәрвакыт борчылып тора. Гаиләләр белән кунакка йөрешәбез. Мин аны якын итеп әнкәм дим.
Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан.Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Газетаны сату нокталарында сорагыз.
Комментарийлар